news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коронавирус авыруы булса, иреннәр нинди төскә керергә мөмкин?

Иреннәр зәңгәрләнсә, тиз арада ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

news_top
Коронавирус авыруы булса, иреннәр нинди төскә керергә мөмкин?
Александр Эшкинин

Бөекбританиядә Сәламәтлек саклау хезмәте табиблары коронавирус авыруының яңа билгесен ачыклаган. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәгәндә иреннәрнең төсенә игътибар итәргә кирәк. Бу турыда «Звезда» каналы хәбәр итте.

COVID-19 авыруының күп симптомнарын өйдә дә дәвалап була. Тик менә кайбер билгеләр кешегә үлем куркынычы янавын күрсәтә. Мәсәлән, организмга кислород җитмәсә, иреннәр зәңгәрләнә. Шуңа күрә табиблар иреннәрнең төсенә игътибар итәргә киңәш бирә. Шушы симптом барлыкка килүгә үк, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.

Британия белгечләре сүзләренчә, COVID-19 авыруының төп билгеләре:

  • тән температурасы югары булу,
  • коры ютәл,
  • баш авырту.

Кайбер кешеләр ис һәм тәм сизми башлыйлар, хәлсезлек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар