Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавируслы кеше белән аралашканнан соң нишләргә?

COVID йоктырган кеше белән күрешсәгез, кичекмәстән табибларга хәбәр итегез.

news_top_970_100
Коронавируслы кеше белән аралашканнан соң нишләргә?
Владимир Васильев

Коронавирус йоктырган кеше белән аралашырга туры килгән очракта, кичекмәстән табибларга хәбәр итәргә һәм үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк. Бу турыда югары категорияле табиб, отоларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән «Звезда» каналы хәбәр итте.

«Әгәр сез COVID йоктырган кеше белән аралашканыгызны белеп алсагыз, һичшиксез, бу турыда кайнар элемтә яки 03 телефонына шалтыратып әйтергә кирәк. Аерым бүлмәгә изоляцияләнегез, ике атналык мәҗбүри карантинга китегез, бу вакытта урамга чыгарга ярамый. Барысын да азагынача ачыклап бетерергә кирәк. Сездән тиз арада анализ алачаклар, ул хәлнең никадәр җитди булуын һәм инфекцион хастаханәгә бару кирәкме икәнен билгеләргә ярдәм итә. Беренче шарт һәм беренче адым — тулысынча изоляция», — ди табиб.

Әгәр бу кеше гаиләсе белән бер фатирда яшәсә, аңа гаиләдәге бер кеше белән генә аралашу хәерле, башкаларга да йоктырмаска тырышырга кирәк.

«Туганнарга һәм якыннарга авыру йоктырмас өчен, ирегез яки хатыныгыз белән генә аралашыгыз, балалар белән аралашмагыз. Дистанция сакларга кирәк. Әгәр фатир кечкенә булса, балаларны башка урынга җибәрү хәерле. Аерым бүлмәгез булса, шунда кереп изоляцияләнегез», — ди Зайцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100