Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елена Малышева кибеткә барганда коронавирус ияртмәс өчен киңәшләр бирде

Кибеткә барганда перчатка һәм битлек, дымлы салфетка, дезинфекцияли торган чаралар булуы кирәк.

news_top_970_100
Елена Малышева кибеткә барганда коронавирус ияртмәс өчен киңәшләр бирде
"Татар-информ" архивы

Телевидение алып баручысы, табиб Елена Малышева пандемия вакытында кибеткә бару тәртибен өйрәтте. Ул үзенең кибеткә баруын видеога төшереп, инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Кибеткә керер алдыннан респиратор һәм перчатка киегез, хирурглар кия торган перчатка яхшырак, дип киңәш итә белгеч.

Кибеттәге арбаның яки кәрзиннең сабын дымлы салфетка белән сөртеп алыгыз.

Башка кешеләр белән дистанция саклагыз.

Кассада акчаны карта яки контактсыз система белән түләү хәерле. 

Домофон һәм лифт төймәләренә бармакның сөяге белән генә басыгыз.

Әйберләрегезне дезинфекцияли торган салфетка белән сөртеп куегыз.

Яшелчә һәм җиләк-җимешне кайнар су белән юыгыз.

Азык-төлек алып кайткан пакетны ташлагыз.

Сез орынган өслекләрне дезинфекцияләгез.

Перчатканы өйгә кайтып җиткәнче салмагыз, әле ишек тоткаларын тотасы, домофон һәм лифт төймәсенә басасы бар. 

Өйдә перчатканы спиртлы эремә белән эшкәртегез, аннары салыгыз.

Кулларыгызны сабын яки спиртлы чаралар белән юыгыз.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

1️⃣ Наденьте обычные перчатки или хирургические ? 2️⃣ Протрите влажными салфетками ручки тележки ? 3️⃣ Сохраняйте дистанцию с другими людьми 4️⃣ Оплачивайте покупки картами или бесконтактными мобильными системами ? 5️⃣ Кнопки домофона и лифта нажимайте косточкой пальца 6️⃣ Обработайте покупки дезинфицирующими салфетками 7️⃣ Овощи и фрукты вымойте горячей водой? 8️⃣ Избавьтесь от пакета, в котором принесли продукты 9️⃣ Протрите поверхности, к которым прикасались ? ? Вымойте руки с мылом или спиртосодержащими средствами ?? Смотрите новое видео из цикла «Малышева объясняет» в IGTV и на моём YouTube-канале MALYSHEVA.LIVE #малышеваобъясняет #запродуктами #коронавирус #еленамалышева #житьздорово #здоровье

Публикация от Елена Малышева (@malysheva.live)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100