news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәшче Илнур Гобәйдуллин: «Авылдан трактор белән өстерәп китсәләр дә, китмәс идем»

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән татар халык мәкале нәкъ менә аның турында әйтелгән кебек. Чөнки Илнурның да һөнәрләрен санап бетерерлек түгел – көрәшче, укытучы, тренер һәм фермер. Сүзебез Кукмара районы Олыяз авылының асыл егете Илнур Гобәйдуллин турында. «Интертат» хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиева батыр белән әңгәмә корды.

news_top
Көрәшче Илнур Гобәйдуллин: «Авылдан трактор белән өстерәп китсәләр дә, китмәс идем»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илнур, сез гади көрәш белән дә, ат өстендә көрәшү – аударыш белән дә шөгыльләнәсез. Атларга мәхәббәт кайчан уянды?

Иң беренче атымны әти бер яшь булганда алып кайткан иде. Мин аны бик хәтерләмим, үземне белә башлагач, 3 яшьтән бездә атлар барлыгын хәтерлим. Әтием гомере буе колхозда мал табибы булып эшләде, атларга мәхәббәтне дә ул уятты. Дөрес итеп ашатырга, тәрбияләргә, атны Сабантуйларга, чабышларга әзерләргә әтинең ярдәме белән өйрәндем.

Ат чабышларында кайчан катнаша башладыгыз?

Беренче тапкыр җиденче сыйныфта укыганда катнаштым, Сабантуйда чаптым. Атка әти беренче тапкыр өч яшьтә утыртты. Аңарчы өйдәгеләр мине атка утыртуга каршы иде. Кайчак ярдәм итәм дип, фермага барып, колхоз атларына утырып йөри идем, яки көтүлеккә төшә идем, элек бит көтүне ат белән көтә иделәр, көтүчеләргә ярдәм итәм ди идем дә, барып атта йөри идем. Шуннан соң ярышларда катнаштым да катнаштым инде. Анда бит авырлык мөмкинлек бирергә тиеш, җиңел кеше кирәк, авырлыгым арта башлагач, атларны үзем өйрәтеп, башка кешеләрне чаптырта башладым.

Сез авылда атлар да асрыйсыз, бүгенге көндә ничә атыгыз бар?

24 атым бар. Барысы да диярлек чабышкылар, Казанда, башка шәһәрләрдә чабабыз. Татар атлары бар, һәм чиста токымлы инглиз атлары. Кемдер тәңкәләр коллекциясе, машиналар җыя, кемдер мотоцикллар белән кызыксына, безнең үзебезнең шундый чирдер инде ул, аңа акчаңны да вакытыңны да кызганмыйсың.

2 пони бар, аларны улыма дип тотам. Әтиемнең истәлеге – аларны ул үзе исән вакытта алып кайткан иде. Гел хыяллана иде, пони алсак, авыл балалары өйрәнерләр, атка тартылырлар иде, дип.

Әтиегез белән бик якын булгансыз, ул кайчан вафат булды?

Әтинең үпкәсендә начар чир иде. Тапканнан соң 3 ел яшәде, быел китеп барганына 6 ел булды. Әти гомере буе мал табибы булып эшләде, халыкка ярдәм итте, төнлә фермадан яки хуҗалыклардан ярдәм сорап килә иделәр, ул торып чыгып киткәнче, мин дә киенә-киенә аның артыннан чаба идем. Миңа аңа ияреп йөрү бик кызык иде, шулай йөреп бик күп әйберләргә өйрәндем.

Хәзер дә үзебездә атлар авыртса, күп вакытта миңа мөрәҗәгать итәләр. Чөнки мин аны укымасам да беләм. Үземне хәтерли башлаганнан бирле әтигә ияреп йөрдем, шушы җире авыртса – бу дару, башка җире авыртса – бу дару, дип истә калдыра идем. 2024 елда Казанда ат авырулары буенча курслар үткәргәннәр иде, анда бардым, 20 көн укыдым, тыңлап утырдым, бернинди яңалык та ишетмәдем. Анда сөйләгән әйберләрнең бөтенесен белә идем.

Белемегез буенча сез кем?

Белемем буенча мин укытучы, баштан Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен тәмамладым, аннары соң Чаллыда югары белем алдым. 11 ел Кукмара аграр көллиятендә укытам. Кешеләр кызыксынып сорый инде: «Ничек син һаман бер җирдә эшлисең?», – диләр. Минем белән укыган егетләр, дуслар инде берничә эш алыштырды. Ә миңа балалар белән эшләү бик ошый. Аларга үзеңнең үткәнеңне сөйлисең, үрләргә менәргә өйрәтәсең, бөтенесен авылда калыгыз дип кыстыйм.

Элек бит зур акчалар эшлибез, дип шәһәрләргә китәләр иде. Хәзер авылда да бөтен әйбер бар. Элек ул юллар булмаган, кеше атта йөргән, утын якканнар. Хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар: авылда да шундый ук шартларда, нәкъ Казанда шикелле тора аласың. Бөтен әйбер дә кешенең үзеннән тора, Казанга килеп тә, авылда кебек яшиләр, авылда да шәһәрдә кебек яшәп була.

Бер дә шәһәргә китү теләге туганы булмадымы?

Юк, төрле шәһәрләр өчен көрәшергә чакырганнары булды. Ул вакытта әти безнең белән түгел иде инде, әни: «Кит, атларыңны үзем карыйм, атна ахырында кайтырсың», – диде. Мин һәрвакыт: «Юк, мин анда тора алмыйм», – ди идем. Табигатьтә очып йөргән кошны тотып, читлеккә япсаң, ул торса, бер атна тора, аннары үлә. Мин үземне дә шулай хис итәм. Казанга килергә була, бер көнгә. Монда бөтен кеше каядыр ашыга, кырмыска оясы шикелле, бөтенесе дөнья куа. Авылда бит башкача. Кеше юлда машина белән барса да, туктап, исәнләшеп китә.

Көрәштә дә шактый уңышларыгыз бар, әлеге спорт төренә кайчан килдегез?

Көрәш белән 7 яшьтән шөгыльләнәм. Кечкенә чакта безнең авылда ике спорт төре бар иде – көрәш һәм хоккей. Мин телевизордан карап, бик нык бокска кызыга идем, ләкин районга йөрергә мөмкинлек юк иде, әти-әни эштә. Авылда көрәшкә йөри башладым. Тренерым Илсур Туфан улы Нәҗмиев ике атна калдырмыйча тренировкаларга йөргән өчен, малайларны бассейнга алып бара иде. Шунда килгәч малайлар, шулай, шулай, бассейнга барабыз, дип сөйләделәр дә, мин кызыгып киттем. Анда булган балалар бөтенесе диярлек көрәшне ташлап бетерде, мин калдым.

«Иң беренче атымны әти бер яшь булганда алып кайткан иде»

Фото: © Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте

«Бер ел урын өстендә яттым, 10 тапкыр операция ясадылар»

Сез тормышта зур сынаулар үткән кеше. Җитди җәрәхәт алып, кабат йөрергә өйрәнгәнсез, шул хакта да сөйләгез әле.

Арча педагогика көллиятендә 2 курста укыганда басуга эшкә җибәрделәр. Шунда эшләгәндә бәрәңге ала торган комбайн бәрәңге сабаклары белән тыгылды да, без аны чистарта башладык. Чистарткан вакытта комбайн кинәт эшли башлады һәм минем аякны эчкә алып кереп китте. Аягым бик нык имгәнде, шушы хәлдән соң бер ел урын өстендә яттым, 10 тапкыр операция ясадылар, аякны тимерләр белән яңадан җыйдылар. Аягым берничә җирдән сынган инде, сөякләр чалбарымны ертып чыкканын хәтерлим.

Җәрәхәт алгач, бик озак өйдә яттым, йөри алмый идем – безнең өй ике катлы, каршыда мәчет, аның кырыенда кибет, ипи пешерәләр. Кешеләр шунда йөри, гадәти генә эш бит инде, ипи алып кайту. Мин карыйм да, үземнең дә шунда чыгасы килә – булмый. Бөтен кеше әти-әнигә: «Инвалидлар коляскасы алыгыз инде, йөрмәячәк бит ул», – ди иде. Ә мин әниләр эшкә киткәч, телефоннан видеолар карыйм – аяклар эшләсен өчен нинди күнекмәләр ясарга кирәклеген өйрәнә идем. Ул вакытта тезләрем бөтенләй бөгелми, бөтен мускулларым өзелеп беткән иде.

Кукмарада пыяла шешәдә «Забава» дигән лимонад чыга. Шул шешәне баштан көненә бер сантиметр алга өтә идем, бер сантиметр артка. Шулай итеп аякны бераз селкетә башладым. Аннары әти 10 килограммлы җыела торган гантельләр алып кайтып бирде, шуны бер килограммнан куеп алга-артка тәгәрәтә башладым. Баштан әкрен генә аякны күтәрә идем, аннары акрынлап йөри башладым. Беренче вакытта йөрергә бик авыр булды, бер ел йөрмәгәннән соң аякка басасың, керпе өстенә баскан шикелле, бөтен күзәнәкләр үлеп беткән.

Шуннан соң яңадан көрәшкә кайттым, әле ул вакытта аякта тимерләр, шөрепләр бар иде, матка килеп төшәм – бик каты авырттыра. Тренерым авырттырмасын өчен өчәр мат куя иде. Баштан аксаклап, таяк белән йөри идем, тимераяк асып шугалакка барам – бер яктан өтелеп китәм, икенче кырыйга барып бәреләм. Ул җәрәхәттән соң бер ел узып бетмәгән иде әле, дус малайлар белән медосмотрга киттек. Аннан кайтканда машина белән авариягә эләктек, анда икенче аяк дүрт җирдән сынды.

Шундый яшь башыгызга күпме сынау.

Ул вакытта 17 яшь иде миңа. Әкрен генә кире тернәкләндем. Хәзер үзем тренер булып эшлим, кайбер балалар җәрәхәт алалар да, көрәшне ташлыйлар. «Миннән барыбер булмый», – диләр, аларга үземнең тарихны сөйләгәч, яңадан кабынып китәләр.

Әлеге авырлыкларны җиңәргә каян көч алдыгыз?

Аллаһы Тәгалә бирде. Әти-әнигә таныш-белешләр шалтырата да: «Шулай булган икән, йөри алмас инде», – дип сөйлиләр. Аларның елаганнарын ишетеп, үземнең эчтән: «Барыбер йөри башлыйм, кире аякка басам!», – дип уйлап ята идем.

«Бер ел йөрмәгәннән соң аякка басасың, керпе өстенә баскан шикелле, бөтен күзәнәкләр үлеп беткән»

Фото: © Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте

«Кеше сиңа каршы сөлге тотты икән – ул синең көндәшең»

Сезнең көрәштә дә уңышларыгыз шактый күп. Әлеге спортта иң авыр мизгелләр нинди?

Бар инде алар. Син гадәти көнне дуслашып, сөйләшеп йөргән кеше белән, ярышларда көндәш булу. Моңа өйрәнергә кирәк. Келәмгә керәсең икән, ул синең туганыңмы, абыеңмы, дустыңмы – мөһим түгел. Кеше сиңа каршы сөлге тотты икән – ул синең көндәшең булырга тиеш. Атсам авырттырмаммы икән, дип көрәшеп булмый. Алай булса, син беркайчан да җиңә алмыйсың. Көрәш бетте, вакыт чыкты, син көндәшеңә кул биреп, кочаклап, чыгып китәргә тиеш – шул вакытта гына матур нәтиҗә була.

Әлеге зирәклеккә өйрәнеп буламы соң?

Тренерым Илсур Туфанович шулай тәрбияләде. Һәрвакытта егет булып кал, «Син бит ир кеше!», – ди иде. Хәзер үземнең шәкертләремә дә күп әйберне ул өйрәткән дәресләр буенча бирәм. 7 яшьтән бирле шөгыльләнгәч, алар барысы да күңелгә кереп калды, төнлә уятып сорасалар да, җавап бирәсең.

Җитте инде, башка көрәшмим дигән уйлар килгәне бармы?

Юк, беркайчан да. Хәзерге вакытта Кукмара өчен көрәшәм, Сабантуйларда да чыгыш ясыйм. Көрәшне ташлап булмый бит аны, җәрәхәтләр алгач та, ташлыйм дип уйлаган идем. Өйдәгеләр дә: «Башка көрәшмә инде», – диде. Сабантуйга барасың, кеше көрәшкәнен күрәсең дә, тәннәр дерелди башлый, келәмгә керәсе килә.

Чабышкы атны да, машинага төягәч, ул чабасы икәнен белә, ярсып бара. Көрәшчеләр дә шулай ук, кеше көрәшкәнен күрә икән, үзенең дә көрәшәсе килә. Аяк сынып, таяк белән йөргәндә дә әти белән көрәш карарга бара идем, шунда да үтереп керәсе килә иде, чирдер инде ул.

Сез тренер булып та эшлисез, көллияттә көрәш белән кызыксынучылар күпме?

Көрәшкә 30-35 егет йөри, араларында моңа кадәр көрәшүчеләр дә бар, кайберләре укырга килгәч, кызыгып кереп китә. Шәкертләрем арасында Россия, Татарстан чемпионнары, Россия кубогын отучылар бар.

Сезнең уңышыгыз.

Минем уңыш түгел инде, үзләренеке. Мин өйрәтәм генә. Кешенең үзенең холкында булмаса, ул: «Мин җиңүче!», – дип бармаса, ни хәтле эшләсәң дә булмый. Андый балалар бар – үзләренә ышанмыйлар, тренировкада шуның хәтле әйбәт шөгыльләнәләр, ә ярышка барабыз – җиңеләләр. Алар үз-үзләрен контрольдә тота алмый. Аның өчен психологик яктан бик күп эшләргә кирәк. Кайберәүләр аерым алымнарны күзен бәйләсәң дә эшли ала, ә ярышка барабыз – килеп чыкмый, чөнки үз-үзенә ышанмый, шулай да була.

Тренер көчле психолог та булырга тиеш.

Төрле вакытлар була. Кайбер балаларның эчке дөньясына керергә бик авыр. Кайберләре киресенчә тиз ачыла, сөйли. Кайберләренең психологик травмалары, әти-әнисенә үпкәсе була, алар белән дә сөйләшергә, аңлатырга тырышам, бала эченә керер өчен бик күп көч кирәк.

Элегрәк, мин эшкә кергәндә, балалар икенче төрле иде. Еллар узган саен алар үзгәрә бара, бөтенләй башка балалар килә. Күбесе спорт белән шөгыльләнми. Беренче дәресләрдә – «Моңа кадәр нәрсә белән шөгыльләндегез?», – дип сорыйм. «Бернәрсә белән дә шөгыльләнмәдек», – диләр. Шундый яшь килеш ничек өйдә утырып була соң ул менә. Мин укыганда да, кайтып ашарга пешерә идем дә, тренировкага китә идем. Малайлар йоклап кала, мин китәм, аяк сынгач та, таяк белән дә йөрдем. Өйдә тора алмый идем.

«Көрәшне ташлап булмый бит аны»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар булса – аты булсын!»

Сез әлегә Татарстанда бик үк танылу алмаган аударыш спорт төре белән шөгыльләнәсез. Әлеге юнәлешкә ничек кереп киттегез?

Аударышны беренче тапкыр Арчада узган «Ат көне»ндә күрдем, анда минем дустым Фирдүс Халиков катнашты. Көрәшчеләр арасында бер кешегә көндәш юк иде. Шунда мин аңа «бар, бар» дип, җибәрдем. Без бер авылдан, аның да атлары бар. Шуннан соң аны Азнакайга ярышка чакырдылар. Мин дә аның белән бардым, ул Татарстан беренчелеге иде, шундагы ярышлардан соң, һәр елны катнаша башладым.

Илнур Аударыш буенча 8 тапкыр Татарстан һәм 4 тапкыр Россия чемпионы.

Мин баштан бик ояла идем, белгән кешеләр килә, егылып төшсәң, оятка калырсың дип. Ләкин бик яратып кереп киттем, ул чын көрәш шикелле. Сез анда ат белән икәү генә, икегез бер дулкында барасыз, бүтән кешеләрне ишетмисең дә.

Бүген аударыш белән шөгыльләнүчеләр күпме?

Татарстанда әлеге спорт төрен Лениногорскидан Фәрит абый Нәбиуллин башлап җибәрде. Лениногорск районында, Әлмәттә егетләр күп. Алар бер-берсенә якын, бергә җыелып шөгыльләнәләр. Без дә татар атлары алып шөгыльләнә башладык, мин студент малайларны да тартам. Ахыргы ярышка Кукмарадан 18 кеше бардык. Команда белән икенче урынны алдык.

Ә Россия дәрәҗәсендә?

Баштан катнашучылар бик аз иде. Гадәттә Башкортостаннар күпләп килә иде, ә хәзер гомумән килүчеләр бик күбәйде. Барысы да бик көчле, шөгыльләнәләр. Бардың да, җиңәсең дигән сүз түгел, чөнки бөтенесе дә тырыша. Минем максатчан рәвештә аударыш белән шөгыльләнгәнем дә юк. Һәр көн атта йөрим, шуңа ул миңа шулай җайлы биреләдер инде.

Ярышларда чит атларга утырып көрәшәсез. Аларга тиз генә ияләнү авыр түгелме? Алар сезне чит кеше дип кабул итмиме?

Ярышларда атлар җибәрә белән билгеләнә, ике ат басып тора, сиңа кайсысы чыга, шунысына утырасың. Атка утыргач, үзеңнең хуҗа икәнеңне күрсәтергә кирәк. Ат кына түгел, барлык хайваннар да, кеше үзен хуҗа итеп куймаса, сине тыңламаячак.

Атлар торган җиргә кергәч: «Кырыйда гына басып тор!», – диям, ул синең җыештырганыңны белә, читтә басып тора. Холкын күрсәтә торган атлар да була инде, берәр нәрсә булса арты белән борылып тибәргә, куркытырга, яки тешләргә мөмкин. Атка утыргач, син мине тыңлыйсың дип, үзеңне күрсәтәсең икән, сине тыңлыйлар. Төрле атлар була инде, һәрберсенең үз холкы.

Атлар җәрәхәтләгәне бармы?

Ике ел элек Арчада «Ат көне»ндә көрәшкәндә ат басып, кул сынган иде, операция ясадылар. Өйрәткәндә кабыргаларымны сындырганнары, баш мие селкенгәне бар, андыйлар гына була инде, алар «чепуха», аларны уйламыйсың да. Аңа карап, атны ташламыйсың.

Һәрбер атның үз холкы, дидегез. Ниләрдә чагыла бу?

Атны әзерләү яшь тә алты айда башлана. Әйткәнемчә, төрле атлар үзләрен төрлечә тота. Кайберләре кире була: алга да, артка да бармый. Буйсындырасың: төрле яклап килү юлларын эзлисең. Балалар шикелле инде алар, миңа нәкъ балалар кебек. Балаларга да килү юлларын эзлисең бит, атларга да шулай эзләргә кирәк.

Кайсынадыр калын тавыш белән эндәшәсең, кайсындыр яратасың, матур сүзләр белән эндәшәсең, шикәр бирәсең. Төрлесенә төрлечә мөнәсәбәт кирәк. Бияләр күбрәк нечкә холыклы була. Хатын-кызлар кебек – аларга да игътибар, гел яратырга, сыйпап торырга кирәк. Әзрәк кенә ачуланып эндәшсәң, янына да китерми торганнары була. Айгырлар инде чын егетләр шикелле – акырдыңмы син аларга, юкмы, аларга барыбер, исләре дә китми.

Татарстанда атлар белән бәйле туризм юнәлеше зур үсеш алды. Күпләр авылларда атларда йөртү үзәкләре ача, сезнең дә бу өлкәдә эшләп карарга теләгегез юкмы?

Ул бик җаваплы эш. Балалар өчен аеруча да. Минем әти дә кечкенә чакта балалар килсә, әти-әнисеннән рөхсәтне кәгазьгә яздырып ала иде. Берәр нәрсә булса, ат бит ул 600-700 килограммлы хайван. Ул чабып китәргә, кешене җәрәхәтләргә мөмкин. Ә аның өчен син җавап бирәсең.

Миңа да авылдагы малайлар киләләр дә: «Йөрим инде, бир инде», – дип сорыйлар. Мин: «Йөри алмыйсыз сез аларда, алар кеше йөртә торган атлар түгел», – дип аңлатырга тырышам. Без күнеккән бит, ял итәргә барсаң, анда атлар башларын иеп торалар, чиста канлы атлар андый түгел. Аларга менеп утыру белән, алар сине алып китәргә мөмкиннәр. Үзем гомер буе атта йөреп тә, кайчак төшеп калам (көлә).

Шулай да атта йөреп карарга теләүчеләр бик күп.

Хәзер ул өлкә күтәрелә. Кешегә атта йөрү кызык. Элек бит ат авылда һәрбер кешедә бар иде, бөтен нәрсәне ат белән эшлиләр иде: бәрәңге утырталар, печән ташыйлар. Хәзер ат хезмәте бетте, барысын да машина, техника эшли.

Татарларда барыбер атларга карата ниндидер аерым мәхәббәт бар.

«Татар булса – аты булсын!», дигән әйтем дә бар бит. Элек һәрбер гаиләдә ат бар иде. Хәзер мин авыл буйлап тренировкага чыгып китәм, кечкенә балалар күрәләр дә, татарча да сөйләшмиләр: «Мама, мама лошадь», – дип чабалар. Ат күргәннәре юк, аларга кызык. Безне кечкенә чакта зоопаркка алып барып, фил күрсәтсәләр, без аптырый идек, хәзер балалар ат күреп аптырый. Күп кеше атны иткә тота. Үзе өчен, хезмәт өчен тотучы бик сирәктер.

Сез ат ите яратасызмы?

Мин үзем бөтенләй ат суймыйм. Суярга ат тотмыйм. Болай казылыкларын ашаганым бар.

Кызганасызмы?

Алар сине йөртәләр, син аларны кочаклап йөрисең дә, шул ук атны алып чыгып, ничек итеп егып суеп була инде. Чабышкыларның буыннары бик тиз өзелә бит, әти элегрәк җәрәхәтләнгән атларны суя иде. Кечкенә чакта шуларны җәлләп елаганым истә. Шуның хәтле ияләнеп бетәсең аларга, аннары җибәрәсе килми.

2026 елда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында

Фото: © Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте

«Аударыш буенча атказанган спорт остасы» исемен аласы килә»

Күптән түгел Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды, сез анда икенче тапкыр катнаштыгыз. Уеннар нинди хисләр калдырды?

Мин өченче төркем инвалид булып саналам, күпме алган җәрәхәтләрдән соң, җир шарында, картада кечкенә генә нокта шикелле генә авылдан чыгып, Россияне яклап бару, үзем өчен зур җиңү булды. Урын өстендә ятканда борылып та ята алмый идем, гомерендә бер дә әлеге авырлыклар белән очрашмаган кешеләр белән бер рәттә бару минем өчен зур горурлык. Җиңүгә ирешмәсәм дә, анда эләгү, үзе бер җиңү булды.

2024 елда Казахстанда бронза медаль яулаган булгансыз.

Әйе. Безнең көндәш илләр ияргә утырып көрәшә, без иярсез, атка утырып кына. Дөресен әйткәндә, мин алай көрәшә дә белмим, гадәти көрәш белән шөгыльләнгәнгә, көндәшне тотам икән, тартып төшерә алам. Ә аларның алымнарын мин белмим. Ярышларга барыр алдыннан, барлык катнашучыларны ничектер бергә җыеп, өйрәтсәләр, белеп барыр идек. Болай футбол уйныйбыз, дип, хоккейга барган шикелле булды. Ничек уйнаганнарын күргәнең бар, ләкин уйный белмисең. Илеңнең тәкъдим итеп барасың, сиңа ышанып җибәргәннәр урын алырга. Шунда белмәгәннән җиңеләсең, нык авыр кичердем мин аны. Үземнең җиңелү генә түгел, илебез урын ала алмаган өчен.

Аларда аударыш – милли спорт төре, бездә әле кереп кенә килә. Бездә ипподромда сезон ачылышы, ябылышларда күп булса, 50 кеше җыела. Алар анда ипподромга керер өчен билет саталар. Халык шыгрым тула, ярышларның финалында тәртип сакларга полиция хезмәткәрләре чыккан иде, халык шуларны этә-этә керә. Шуның хәтле кызык аларга. Без ул дәрәҗәгә кайчан килеп җитәрбез, белмим.

Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстанда гел ияр өстендә көрәшәләр. Мин аны интернеттан да эзләп табып карадым, атка утырып та эшләп карадым, ләкин практика юк. Аңлар өчен кеше белән көрәшеп карарга кирәк. Киләсе уеннар Татарстанда узачак. Анда ике төр – иярле һәм иярсез көрәш булачак. Хәзер әзерләнергә кирәк инде, үзебездә булып җиңелү, икеләтә авыр булачак, кеше сөйләшми башлар (көлә).

Аударышны милли спорт төрләре исемлегенә кертергә тиешләр, аннан да атказанган спорт остасы исемен аласы килә. Әлегә ул рәсми спорт төре түгел, ләкин барлык җиңүләр дә язылып бара. Әлеге спорт төрендә үземнең исемемне язып калдырасым килә. Бу – үзем өчен шундый бер максат.

Татарстанда аударыш алга таба үсеш алсын өчен мөмкинлекләр бармы?

Бар, ул алга таба үсәчәк, ләкин вакыт кирәк. Казахстан, Кыргызстан дәрәҗәсенә менәргә безгә бик күп көч кирәк булачак. Аларны үз күзем белән күреп кайткач, бик кызыктым. Анда машина приоритет түгел, ат кирәк, урамда да ат белән йөрергә мөмкиннәр, кибеткә дә атта барырга. Меңәр километр чабышлар оештыралар, меңәр ат китә бер вакытта. Шунысы кызык тоелды, аларда ир-атлар айгырларда гына йөри, биядә йөрмиләр. Шундый принцип, бия хатын-кызныкы кебек кабул ителә.

«Россияне яклап бару, үзем өчен зур җиңү булды»

Фото: © Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте

«Ишекне ачып кергәндә өйдә ат исе килеп торсын дигән хыялым бар»

Бүген күп кызлар авылда яшәргә теләми, шәһәргә тартыла. Сезнең тормыш иптәшегез Айгөл яныгызга күчеп кайткан, авыр булыр дигән уйлар булмадымы?

Юк, ул кияүгә чыкканда кемгә чыкканын белеп чыкты бит. Без очрашып йөргәндә үк, мин шәһәргә китмәячәгемне әйттем. Хатыным үзе шәһәрдә үскән кыз, Себердә, аннары Казанда шактый торды. Мин шул вакытта ук: «Бергә булсак, авылга кайтасың», – дидем. Авылдан трактор белән өстерәп китсәләр дә, китмәс идем. Гаилә корганыбызга тиздән 4 ел була, улыбыз үсеп килә.

Аны да атта йөртәсезме?

Йөртәм. Ул машиналар, башка уенчыклар белән уйнамый да, гел атлар, хайваннар белән кызыксына. Алма яки печеньелар булса, башта атка ашатабыз, ди, гел шуларга тартыла.

Күп көрәшчеләрдән улыгызны көрәшкә бирер идегезме дип сорагач, юк диләр. Сез нинди фикердә?

Аның турында уйлаган юк. Ләкин атта чаптырыр идем.

Димәк, сезнең юлны сайлавын теләр идегезме?

Һәр кешенең үз юлы инде. Ул нинди юл сайласа да, мин аңа каршы килмим, барлык эшендә дә ярдәм итәчәкмен. Һәрбер әтинең дә күңел түрендә улым минем юлдан китсен иде дигән хыял бардыр. Минем бар. Мин әтидән соң калдым, атларны яратып үстерәм. Күңелдә улым да ул юлны бетермәсен, хуҗалыкта ат булсын, ишекне ачып кергәндә өйдә ат исе килеп торсын дигән хыялым бар.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Илнур! Уңышлар телибез!

Фото: © Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар