news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Киләсе тукталыш – Казан: Татарстан Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын кабул итәчәк

news_top
Киләсе тукталыш – Казан: Татарстан Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын кабул итәчәк
Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Кичә Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары тәмамланды. Уеннарның тантаналы ябылу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Спорт министры урынбасары Алексей Морозовка ярышларның күчмә символы – кыргызларның кымыз саклау өчен кулланыла торган «көөкөр» күн савыты тапшырылды. Бу – киләсе уеннарының Казанда үтәчәген аңлата, 2028 елда ярышлар Россиядә, Татарстан Республикасында узачак.

Рөстәм Миңнеханов тантанада Кыргызстанда узган VI Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарына әзерлек һәм аны уздыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Киләсе Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын уздыру хокукына ирешү безнең өчен зур мәртәбә. Биредә алар иң югары дәрәҗәдә узды. Без сезгә мөрәҗәгать итәчәкбез, сездән өйрәнәчәкбез. Тугандаш кыргыз халкына һәм Кыргыз Республикасына уңышлар телим. Бик зур рәхмәт!, – диде республика Рәисе.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Милли һәм этник спорт төрләре буенча ярышлар Кыргызстанда 1 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр барды. Уеннарда 106 илдән 3 меңнән артык спортчы катнашты. Ярышлар 43 спорт төре буенча узды. Россия җыелма командасы гомум медаль зачетында өченче урынны алды.

Алтын медальләрнең күпчелеген Татарстан спортчылары яулады. Командадагы җиде алтын медальнең бишесе татарстанлыларда.

Ранис Гыйләҗетдинов – кыргыз милли билбау көрәше – алышта абсолют авырлыкта беренчелекне яулады.

Илфат Миңнегалиев – шулай ук алыш көрәш төрендә 60 кг га кадәр үлчәү авырлыгында җиңүче булды.

Фото: © Илфат Миңнегалиев тәкъдим итте

Аделя Макаровага – армрестлингта тиңнәр булмады. Ул 65 кг га кадәр үлчәү авырлыгында берьюлы ике алтын медальгә ия булды. Аделя сул кул көрәшендә дә, уң кул көрәшендә дә җиңде.

Радик Сәлахов – көрәш ярышларында абсолют үлчәү авырлыгында иң көчлесе булды. Бу аның өчен әлеге уеннарда икенче җиңү, ул 2024 елда да әлеге спорт төрендә беренчелекне яулаган иде.

Радикны җиңүе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та котлады: «Безнең малайлар булдыралар! Афәрин!», – дип язды ул үзенең «Макс» каналында.

Фото: © Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан башкаласы масштаблы халыкара спорт ярышларын үткәрү буенча зур тәҗрибәгә ия. Алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылып килде. 2028 елда узачак VII Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары да республикабызның барлык мәдәни һәм спорт потенциалын ача алачак, тугандаш халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытачак дип ышанабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар