Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты: зур акчалар, зур рекордлар, зур өметләр...

Казанда 2023 елгы көрәш батырларын ачыкладылар. «Әле ярый Россиягә сайлап алу түгел», беркайчан да булмаган зур акчалар һәм рекордлар... Татарстан чемпионатыннан «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты: зур акчалар, зур рекордлар, зур өметләр...
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Энҗе, бу ярышны болай гына үткәрәләр. Шуны беләсеңме соң син?» – дип башлады сүзен көрәш буенча танышым. Белмичә соң, беләбез. «Болай гына» түгел ул түгеллеккә, тик төрле урау юллар белән, очы-кырые күренмәс далалар-кырлар аша, ниһаять, ноябрь азагына килеп кунаклаган ярыш булды бу.

Хәтерләсәгез, февраль аенда Муса Җәлил турниры җиңүчеләре яз көне булган Россия чемпионатында катнашу хокукына ия булды. Муса Җәлил – ул турнир, чемпионат түгел. Исеме дә башкача кебек. Ә Татарстан беренчелеген Россиядән соң үткәрәбез, диделәр.. Диделәр, диделәр дә, шуның белән тәмам булып та куйды ул. Хәер, «чыктым аркылы күпер» әкияте көрәшчеләрнең үзләренә дә кирәк булмагандыр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шул рәвешле Татарстан беренчелеге ноябрьгә үк калды. Тик бу ярышта да егетләр: «Россиягә сайлап алу түгел бит», – дип көрәштеләр. Әлеге дә баягы мантыйк ягыннан Татарстанны отканнар Россиягә бара торган иде борынгы заманнарда. Алда әйткәнемчә, 2023 елгы Россия этабы яз көне булды, ә 2024 елгысына сайлап алу өчен 2024 елгы Татарстан чемпионнарын беләчәкбез, Ходай кушса. Киләсе елгы ярышларга карасак, өметләр зурдан.

Көрәш календарендә үзгәрешләр булып тору сәбәпле, мин бу кызыклы арифметика корбаны булырга теләмим, дигән нәтиҗәгә килдем. Шуңа күрә, ярышлар булуы барыбер әйбәт ул. Баш әйләндергеч схемалар белән булса да ярышлар булып торсын, көрәшчеләр көрәшеп торсын инде. Чөнки ачылыш тантанасында Марат Әхмәтов әйткәнчә, «көрәшебезнең язмышы төрлечә» бит.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиягә бармасалар да, җиңүчеләр декабрьдә узачак илкүләм «Автодор» кубогына ярышларга барачаклар, дип игълан иттеләр. Сүз уңаеннан, «Автодор» кубогы 15-16 декабрь көннәрендә «Ак барс» көрәш сараенда үтәчәк. «Бәйгедә 45 төбәктән 150ләп көрәшче катнашыр дип көтелә», – дип хәбәр итәләр ТР Көрәш федерациясенең телеграм-каналында. Икенче кат сүз уңаеннан, көрәш федерациясенең телеграм-каналын «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире, шул исәптән финал алышларының комментаторы Радик Сабиров «спорт буенча иң популяр телеграм-каналларның берсе» дип атады. Шуңа күрә, язылыгыз, иптәшләр, язылыгыз.

Федерациянең телеграм-каналына ышансаң, «Автодор» кубогына чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында Россия Хөкүмәтеннән Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бар икән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Без үзебезне милли спорт төренә багышлыйбыз, милләткә хыянәт итмибез»

Татарстан беренчелегендә 300дән артык көрәшче катнашты. Башка елларны күбрәк була торган кебек иде. Быел шулай ук 115 кг үлчәү авырлыгы да сакланган. Саннар буенча киткәнбез икән, приз күләмен дә әйтеп куйыйк. Ул быел икеләтә арткан. Көрәш тарихында чемпионнарның 100 мең күләмендә акчалата приз алганы юк иде бугай әле. Икенче урындагылар да буш түгел – 75 мең, өчләргә – 50шәр мең. Призлар чыннан да шәп. «Тагын акчага әйләнеп калган» диючеләр булырмы икән бу юлы? Заманасы шул булгач, биргәнне алырга кирәк инде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президумы рәисе Марат Әхмәтов көрәшчеләрнең спорт төре белән шөгыльләнүен «милләткә хыянәт итмәү» дип тә атады.

Милләтебезгә, көрәшебезгә үзегезне багышлагансыз икән, сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Көрәшебезнең язмышы төрлечә. Республикабыз илебезнең спорт башкаласы буларак, спорт төрләре дә бик күп. Татар көрәшендә спорт көндәшлеге дә бик көчле. Шулай да көрәш – бездә иң массакүләм спорт төрләренең берсе. Тел, милли көрәш, әдәбият, сәнгатебез – милләтебезнең эчтәлеге. Без үзебезне милли спорт төренә багышлыйбыз, милләтебезгә хыянәт итмибез. Киләчәктә дә көрәшеп, җиңеп яшик, – диде Марат Әхмәтов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

ТР Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та егетләрнең үзбәяләрен күтәреп җибәрде.

Республикабызда мөмкинлекләр арта. Әмма көрәшебез барыбер дә районнарда Сабантуйлар үзәгендә тора. Ир кешегә үз авылыңда батыр калу – зур дәрәҗә. Сез хәзер дөнья чемпионатында да көрәшә аласыз. Шартлар, мөмкинлекләр артты, сез бәхетле. Сезнең янда басып тору рәхәт – сез нык бәдәнле ир-егетләр, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Ачылыш тантасында көрәшчеләргә мактаулы исемнәр дә бирелде. Россиянең спорт остасы исеменә Илназ Шәмсиев, Ирек Әхмәтханов, Даил Зиннәтуллин, Алмаз Гыйләҗев, Тимерхан Әмирханов, Данис Садриев лаек булды. Танылган тренер, хөкемдар Әүхәт Мөхәммәдиевка «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. «Әле синең һаман юк идемени?» – дигән аптыраулы караш белән, Марат Әхмәтов Әүхәт Мөхәммәдиевка мәртәбәле бүләген тапшырды.

Әүхәт абый соңгы елларда зур ярышларның баш хөкемдары да иде. Аның, чәчләрен йолкый-йолкый талашкан халыкны тынычландырырга дип, кулына микрофон алуын күпләр курку белән көтә иде. Бу юлы яшьләргә юл бирелгән. Баш хөкемдар итеп, Биектаудан Ленар Зиннәтуллин билгеләнгән иде. «Татарстан чемпионатына килүегез өчен зур рәхмәт. Имгәнүләрсез матур көрәш күрсәтүегезне телим», – диде баш хөкемдар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Яшьлек белән тәҗрибә көрәше

2 көн барган ярышларда кызык хәлләр дә булмады түгел. Мәсәлән, сакчы абыйларның эшчәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәктер. Келәмгә чыгасы егетләрне келәм янына кертми торуларын аңлап бетерә алмадым. Әлбәттә, район вәкилләре кереп тулып, тавыш-гауга чыгарып торган очракта, аларны трибуналарга озата бардылар. Тик чабышка әзерләнгән ат кебек ыжгырып торган көрәшчеләрнең хәлен аңларга буладыр инде. Ярар.

Ә хәзер көрәш турында сөйләшик. 60 кг авырлыкта тәҗрибә яшьлекне отты. Гомумән, кечкенә үлчәү авырлыгында көрәш һәрвакыт кискен бара.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Лаештан Илфат Миңнегалиев белән Әлмәттән Дмитрий Гайнеевның алышын гына алыйк. Ике яшь егет келәмдә утлар уйнатып көрәште. 5:6 исәбе белән Лаеш көрәшчесе алга чыкты. Челлендж атып, хөкемдарлар соңгы хәрәкәтнең нинди булуын тикшергән арада, Гайнеев миллион төрле хис кичерергә өлгергәндер. Исәп шулай да үзгәрешсез калды.

Лаешлыларның Илфат Миңнегалиевка өметләре зурдан. Шулай да финал ярышына Лаеш өчен көрәшүче икенче егет – Алексей Абрамов барып җитте. Көндәше – Кукмарадан тренер Илсур Гыймадетдинов. Тамашачыларның күбесе, шул исәптән Алексей да җиңүенә ышанган кебек тоелды. Гыймадетдинов бер-бер артлы алымнар эшли башлагач, Абрамов келәм буйлап башып селкеп йөри башлады. «Әле ярый Россиягә сайлап алу түгел», – диеште Абрамовның танышлары. Гыймадетдиновның ярымфиналда бөтен көчен калдырып көрәшеп тә, финалда бөтен кеше шаккатырлык итеп көрәшүе хөрмәт уята. Аның җиңүенә бөтен «Ак барс» залы кул чапты. 32 яшендә ул көрәшнең берничә төрендә чемпион булган яшь Абрамовны җиңде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

65 кг авырлыкта Алексей Абрамовның якташы, хәзер Чистай командасын әзерләүче Илнар Закиров батыр калды. Ул Лаеш өчен көрәшүче Илназ Димиевны рәттән 2 баллык алым ясап җиңде. Шулай итеп, Лаешлылар исәбендә – әлегә 2 көмеш медаль.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Лаешларның алтын букчасы

70 кг авырлыкта Чаллыдан Рамил Хисмәтуллинның келәмгә чыгуы да күпләр өчен яңалык булды. Рамил Хисмәтуллин – инде көрәш карьерасын тәмамлап, Чаллы көрәш федерациясендә җитәкче урынбасары булып, Чаллы көрәшчеләрен җиңүләргә дәртләндерүче кеше дә. Келәмдә хөкемдар булып та йөрде ул. Ә бу юлы кабат көчен сынап карарга булган. Тик беренче әйләнештә Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган Алабуга егете Ислам Фәләховка оттырды.

Фәләхов – үз үлчәү авырлыгында лидерлар рәтендә йөрүче егет. Икенче, өченче әйләнешләрне дә үтте көрәшче. Тик ярымфиналда Лаеш өчен көрәшүче Илназ Рамазановка гына «теше үтмәде» Фәләховның. Карашы ук көйдерә торган, кара чәчле, кара кашлы, кара сакаллы Рамазанов финалда Балтач көрәшчесе Илнар Муллахмәтовны да баллар белән отып чыкты һәм Лаеш букчасына бер алтын медален салып та куйды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Лаешлыларга икенче алтын медальне районда тренер булып эшләүче Динар Кәримуллин алып килде. Беренче әйләнештә үк ул Чаллыдан Ленар Садыйков белән тартышты. Мондый алышларны «жирәбә туры килмәгән» дип тә бәялиләр. Садыйковны җиңелдереп, финалда Әлмәттән Рафаэль Бильданов белән очрашты. Бер уңышсыз алым ясап, бер-берсенең иякләренә бәрелешеп, икесе ике якта башларын да тотып утырдылар. «Ай, башы яңгырагандыр», – диде трибунада утыручы көрәшчеләр. Шулай да көрәшне дәвам итеп, инде кисәтүләр буенча да 2:2 булганда, Динар Рафаэльне соңгы техник балл хисабына отып чыкты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Ничек көрәшсәләр дә, үзебезнекеләр көрәшсен»

Динар Кәримуллин узган Федерация Кубогы ярышында 80 кг да көрәшеп, Әлмәттән Рафаэль Кәлимуллин белән тартышкан иде. Ул чакта да Динар өстен чыкты, ә Рафаэльнең тренеры Илнар Гәрәев сакчылар ике кулыннан өстерәп диярлек алып чыгып киттеләр. Кайвакыт шундый хәлләр дә була көрәштә.

Узган ярышта җиңелсә, Татарстан беренчелегендә Рафаэль Кәлимуллин чемпион кала алды. Финалда Кукмарадан Марат Кәримуллинны чиста алым белән отты егет. Хәтерләсәгез, 80 кг авырлыкта Рафаэльнең абыйсы Ренас Кәлимуллин беркемгә дә оттырмый торган иде, хәзер чират энесенә дә җиткән. Бу үлчәү авырлыкларында көрәшчеләрне исемнәре белән истә калдыру зарур, алайса Кәримуллин, Кәлимуллиннар арасында буталып китү ихтималы зур.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«85 кг авырлык финалына Чаллыдан Рөстәм Сәлахов белән Теләчедән Алмаз Сәетов чакырыла», – диде комментатор, һәм шул секунд эчендә хөкемдарлар янына Арча районы тренеры Илшат Идиатов яшен тизлегендә килеп тә җитте. Ялгышканнар икән, Рөстәм Сәлахов өченчедә калган, финалга Арчадан Фаяз Зарипов чыккан. Фаязның уңышлары өчен Илшат Идиатов Фаязның үзеннән дә ныграк сөенә инде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сәетовны 2:1 исәбе белән отып чыккач та, келәм читендә Илшат Идиатов бәхетеннән арлы-бирле йөреп, үзенчә генә бәйрәм итте. Сүз уңаеннан Арча командасында легионерлар юк. «Безгә җитәкчеләр дә: «Үз егетләребез белән көрәшегез. Ничек көрәшсәләр дә, үзебезнекеләр көрәшсеннәр, дип әйтәләр», – ди Илшат Идиатов. Арчада көрәшчеләр артык күп булмаса да, җитәрлек, алар көрәшчеләрен башка районнарга да биреп тора икән. Молодцы, Арчалылар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«За что?», яки Сәлахетдиновның җиңелү тарихы

Хәзер 90 кг үлчәү авырлыгын Раил Сәлахетдиновны күрер өчен көтеп алалар кебек. Минем әле үзенә шулкадәр ышанган көрәшче күргән юк бугай. Гадәттә, ул янып китәргә торган ут булып керә дә келәмгә, чыкканда май кояшыдай елмаеп чыга. Бу юлы да шулай булыр кебек иде. Әмма Сәлахетдиновны да туктаттылар. Туктатучысы – күп еллар буена Раилне җиңә алмаган Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин. Ярыш саен аларның көрәшен «ут белән су» дип тасвирлый идек, чөнки Айратның тынычлыгына шакката торган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шулай да Сәмигуллин ярымфиналда ярты нервысын калдыргандыр. Чистай өчен көрәшүче Руслан Зыятдинов белән алар, бил бирешмичә йөреп, сүзләр белән генә көрәшә башладылар. Зыятдиновка 2 кисәтү биргәч, ул нәрсәгә икәнен аңламыйча, хөкемдарлар белән дә «за что?!» дип, озак сүз көрәштерде. Инде өченче кисәтүне биргәч, бу хәл белән килешергә теләмичә, келәм читенә барып утырды. Келәмгә икенче парны чакыргач та китмәде. Бары кулыннан яшел сөлгене килеп алгач кына кузгалды егет.

Ә Айрат Сәмигуллинның бу җиңүе – бик көтелгән җиңү. Сәлахетдиновның кычкыруын, бәхетле елмаюын көткән тамашачылар Айратның келәмгә суга-суга сөенгәнен күрде. 4:2.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татар рекордсменнары

100, 115, 130 кг авырлыкларында исә безне рекордлар көтә иде. Көрәшчеләр 9, 10 тапкыр Татарстан чемпионы булучылар дәрәҗәсенә күтәрелделәр.

100 кг авырлык финалында Лаеш өчен көрәшүче Илмир Төхвәтуллин Алабуга егете Илнар Галимовны 2:1 исәбе белән отты һәм 9нчы тапкыр Татарстан чемпионы булып танылды. Көрәшеп бетергәч, ул халыкка көрәш карьерасын шушы ярыш белән тәмамлавын хәбәр итте. Халык дәррәү кубып кул чапты. Илмирны көрәштәш дуслары күккә чөйде. Чыннан да матур көрәш күрсәтеп, үзенең тыйнаклыгы, көче, матур алымнары белән аерылып тора торган көрәшче Илмир Төхвәтуллин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

115 кг да легендар Раил Нургалиев батыр калды һәм 10нчы тапкыр Татарстан чемпионы дигән исемгә лаек булды. Финалда Чистай өчен көрәшүче Башкортстан егете Айнур Сыртаевны отты Нургалиев. Бик көйсез, көндәшләр өчен уңайсыз, шулай да үзенә исем булдырган көрәшче Раил Нургалиев. Мәртәбәле кунаклар рәтендә утырган Салават Фәтхетдинов аңа торып басып кул чапты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

130 кг да Зәйдән Радик Сәлахов исә 9нчы тапкыр Татарстан чемпионы булды. Кукмарадан Ринат Дәүләтшинны ул 5:0 исәбе белән отып чыкты. Келәмнән чыгу белән Чаллы тренеры Илнур Хәйбуллинны кочаклап алды. Чөнки Радик Сәлахов хәзер Чаллыда яшәп, Чаллы көрәшчеләре белән бергә шөгыльләнә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

130 кг нан югары үлчәү авырлыгында да Илнур Хәйбуллинның шәкерте батыр калды. Ике Чаллылы – Ранис Гыйләҗетдинов белән Ильяс Газизуллин озак тартышып тормадылар, Ранис Ильясны берничә секунд эчендә «чиста»га атты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Командалар арасында беренчелекне, әлбәттә, «Татарстан җыелма командасы» дигән даны таралган Лаеш командасы яулады. Икедә – Әлмәт көрәшчеләре, өченчедә – Чаллылылар. Берничә ел дәвамында районнар арасында җиңүчеләр исемлеге шушы өч районнан тора. Чыннан да көрәшне тотучы, үстерүче, көрәшкә һәм көрәшчеләргә булышучы районнар бу. Сүз уңаеннан, районнар арасында нәтиҗәләрне февраль аенда узачак Муса Җәлил турнирында билгеләячәкләр.

Татарстан чемпионаты шуның белән тәмам. Ел буена сузылса да, үзе тиз генә үтте дә китте. 2024 елгы чемпионнар кемнәр булыр? Әлегә, булганына шөкер итеп, 2023 елгылары белән танышыйк.

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)

2 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)

3 урын – Илфат Миңнегалиев (Лаеш), Алмаз Җиһангәрәев (Түбән Кама)

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илнар Закиров (Чистай)

2 урын – Илназ Димиев (Лаеш)

3 урын – Салават Әхмәтгалиев (Арча), Алмаз Миңнехуҗин (Әлмәт)

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илназ Рамазанов (Лаеш)

2 урын – Илнар Муллахмәтов (Балтач)

3 урын – Артур Хәкимов (Тукай), Ислам Фәләхов (Алабуга)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш)

2 урын – Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

3 урын – Мөнир Галләмов (Теләче), Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

2 урын – Марат Кәримуллин (Кукмара)

3 урын – Айнур Нургалиев (Мамадыш), Ринат Мингалиев (Чаллы)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Фаяз Зарипов (Арча)

2 урын – Алмаз Сәетов (Теләче)

3 урын – Рөстәм Сәлахов (Чаллы), Тамирлан Керефов (Чистай)

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

2 урын – Раил Сәлахетдинов (Лаеш)

3 урын – Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Руслан Зыятдинов (Чистай)

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Илмир Төхвәтуллин (Лаеш)

2 урын – Илнар Галимов (Алабуга)

3 урын – Рөстәм Серазеев (Балтач), Рәсим Шириев (Әлмәт)

115 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Раил Нургалиев (Теләче)

2 урын – Айнур Сыртаев (Чистай)

3 урын – Рамил Фәршатов (Зәй), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Радик Сәлахов (Зәй)

2 урын – Ринат Дәүләтшин (Кукмара)

3 урын – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), Айназ Билалов (Лаеш)

130 кг нан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)

2 урын – Ильяс Газизуллин (Чаллы)

3 урын – Фирдүс Зәйнуллин (Яңа Савин), Газинур Шаһабиев (Кукмара)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100