Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Турнирның чемпионатка әйләнгән мәле, яки Җәлил турнирына тимәгез!

Илсөяле көрәш, батыр сөлгесе, Лаеш триумфы, үкенечле ике балл һәм Җәлил турнирының Татарстан беренчелегенә әйләнеп баруы - «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган турнирдан «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
Турнирның чемпионатка әйләнгән мәле, яки Җәлил турнирына тимәгез!
Владимир Васильев

«Гомер озынлыгы – ирлектә»

Елның иң матур көрәш ярышы үтеп китте. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы турнирны мин иң матуры, дип саныйм. Беренчедән, оештыру ягыннан «Ватаным Татарстан» газетасына аягүрә басып кул чабарлык. Көрәш турниры ачылышында Илсөя Бәдретдинованың килеп җырлаганын күргән юк иде әле. Туры килә торган артистны да сайлаганнар. Горур басып, үтәли тишә торган карашы белән үзенең фишкасына әйләнгән «Торып бас» җырын җырлады Илсөя. Егылучы җиңелүче санала торган спорт төре булган булган көрәш өчен «бер егылып торган егылмас» сүзләре туры да килеп тора.

Илсөянең: «Бер урында шуның хәтле здоровый һәм чибәр ир-егетләрне гомеремдә дә күргәнем юк иде», – диюе көрәшчеләрне дәртләндереп тә җибәргәндер.

Сүз уңаеннан, ул фикерне күп кеше әйтә. Чын ирләр күрергә тилмереп, ир затыннан игътибар өмет итеп йөрсәгез – «Ак барс» көрәш сараена рәхим итегез.

Аннары иң матур мизгел дә Илсөя җырлаган вакытта булды. «Торып бас» яңгыраганда экранда 60 еллык тарихы булган турнирның җиңүчеләренең исемнәре чыгып торды. Аңа кадәр сәхнәгә турнирның рекордсменнары булган ветеран җиңүчеләрне чыгарып, бөтенесенә дә истәлекле сөлгеләр бүләк иттеләр.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ачылыш тантанасы да күз алмыйча карарлык булды. Тинчурин театры артистлары һәм студентлар дип аңладым –каһарман шагыйрь Муса Җәлил рухында тамаша күрсәттеләр. Биюләре, җырлары, шигырьләре, сүзләре – елакларны күз яшьләренә батырырлык булды. «Гомер озынлыгы – ирлектә!». Гомумән, «Ватаным Татарстан» газетасы бөтен игътибарны батырлык төшенчәсенә юнәлдергән. Тамашада келәмдә генә түгел, тормышта да батыр булырга кирәк дигән мәгънә кызыл җеп булып сузылган иде.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Тамашада 60 еллык Муса Җәлил турнирының тарихы һәм хәзергесе барланды. Чөнки ветераннар артыннан узган елның иң яхшы көрәшчеләре, хөкемдарлары, тренерлары, командалары, журналистлары чыкты. Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов һәммәсен шәхсән котлады.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Менә шундый истәлекле дә, матур да турнир. Еллык нәтиҗә ясала, тарих барлана торган иң матур турнир. Ренас Кәлимуллин: «Җиңүләрне санаганда иң беренче итеп «Муса Җәлил турниры җиңүчесе» дип әйтәләр», – дигән иде. Чыннан да, Муса Җәлил турниры алтмыш ел буена иң кадерле, иң дәрәҗәле дигән исемен саклый алган. Хөкемдар, тренер Әүхәт Мөхәмәдиев: «Без көрәшкән чорда ике зур турнир – Татарстан чемпионаты һәм Муса Җәлил бар иде», – дигән иде. Ничә дистә ел узса да, көрәшне кырыкка бөтерсәләр дә, шушы ике ярыш һаман да иң дәрәҗәлеләре булып калганнар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Россиягә ачык юл, ак җәймә... 

Һәм шушы урында бераз энәләрне кабартып алырга рөхсәт итегез. Муса Җәлил белән Татарстан беренчелеге – дәрәҗәләре, көрәшчеләр, тамашачылар арасында абруе белән дан казанган ике ярыш. Аларның рәсми атамалары һәм функцияләре генә аерыла.

Татарстан беренчелеген отсаң, сиңа Россия чемпионатына юл ачык. Һәммә кеше белә – Россиядә Татарстан көрәшчеләре гел беренче урында кала. Димәк, алар рәхәтләнеп Дөнья беренчелегенә үтә дә, дөнья чемпионы була ала. Татарстан беренчелегенең шундый шәп ягы бар. Үлә бетә көрәшә торган ярыш та Татарстан беренчелеге. Чөнки әлеге дә баягы Россиягә барам, дип ярышалар.

Яңа календарь буенча Татарстан чемпионаты март аенда булырга тиеш иде, май башында – Россия чемпионаты. Ураза ае, шулай ук Татарстан чемпионаты билбау көрәше белән туры килү сәбәпле, республика беренчелеген май азагына күчереп куйганнар. Менә кызык хәл – башта илкүләм беренчелек була да, аннары республика этабы уза. Сабантуйлар башланган чорда ул Татарстан чемпионатының кемгә хаҗәте бар инде? Россия чемпионатына барырлык булмагач бигрәк тә.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Муса Җәлил – ул турнир. Аның атамасы да «Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче көрәш турниры». Ярыш календаренең астын өскә китергәннәр дә, Муса Җәлил турниры белән Татарстан беренчелеген берләштереп куйганнар.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил турниры җиңүчеләренең Татарстан җыелма командасы үтәчәген һәм Россия чемпионатында катнашачагын әйтте. Аннары «комиссия оештыру, бәлки үзара көрәштерү булыр» дигән сүзләр яңгырады.

Әлбәттә, бу очракта Муса Җәлил турниры Татарстан чемпионаты белән бер дәрәҗәдә генә калмады, ул аны бер башка узып ук китте. Менә шулай Аллаһ әппәр иттеләр дә, ике ярыштан бер ярыш ясап куйдылар килеп чыкты. Әле анысы да төгәл түгел, чөнки Россия алдыннан барыбер киредән сайлап алачаклар, дигән сүзләр йөри. Сайлап алачаклар да. Чөнки Муса Җәлил өчен генә 115 кг дигән махсус үлчәү авырлыгы кертелде. Турнир бит беренчелек түгел. Ә Россия чемпионатына 115 кг ны кертәләрме соң? Анда батыр калган көрәшче Россия чемпионатыннан мәхрүм булып каламы? Менә кызык. Иң мөһиме, аны шулай матур һәм тыныч кына әйтеп үттеләр – беркем берни аңламый калды. Әллә аңлап та дәшми калдылар.

 

Фото: © Владимир Васильев

115 кг үлчәү авырлыгын өстәү дөрес тә. «Күптән кирәк иде. 65, 75, 85 кг нар бар бит. Мәсәлән, минем авырлык 112 кило. Миңа әйбәт кенә булды бу», – диде Раил Нургалиев. Теләче батыры шушы яңа үлчәү авырлыгында үзенең рекордын куйды – 10 нчы тапкыр Муса Җәлил турнирын отты.

Раил Нургалиев бөтен кешенең «любимчигы». Яшерен-батырын түгел: җитәкчелек аны бик ярата. Хәлил Шәйхетдинов та аның турында горурланып сөйли, Марат Әхмәтов та аркасыннан сөеп китә. Яңа үлчәү авырлыгында җиңүче калган сөйкемле сөяк Раил Нургалиевны Россия чемпионатына кертмиләрмени инде? Димәк, аны 130 кг авырлыкта «прикидка» булачак. Димәк, Муса Җәлил турнирын оттым, мин Россиягә барам, дигән сүз дә дөрес түгел килеп чыга.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Син аны сындырдың», яки сынмас Фәләхов

Калган авырлыкларда көрәшчеләр «Россиягә барам» дип көрәште. 70 кг батыр калган Ислам Фәләхов финал келәменнән аксый-аксый чыкты да: «Имгәнү аркасында берничә ел көрәшмәдем. Бу юлы җиңәсе килде, чөнки җиңү – Россиягә путевка дигән сүз», – диде.

Аягын ул ярымфиналда Әлмәт көрәшчесе Рафаэль Бильданов белән көрәшкәндә авырттырды. Әллә ничә тапкыр авыртуны баса торган дару сиптерделәр үзенә. «Түз, Ислам!» – дип кычкырды почмакта утырган тренеры. Келәмдә аксый-аксый йөрде, тешләрен кысып, кычкыра-кычкыра көрәшеп бетерде.

 

Фото: © Владимир Васильев

Гомумән, ул алыш эмоциональ яктан да авыр булды. Фәләхов 5:1 белән отып барганны Бильданов 5:4 итте. «Син аны сындырдың», – дип кычкырдылар трибунадан. Аннары Фәләхов тагын 8:4 итте исәпне, Бильданов куып тотып. Фәләховның ике кисәтүе дә бар иде шуның өстенә. Иң соңгы секундта әйләнешеп киттеләр дә, Бильданов һәм бөтен Әлмәт командасы Фәләховны аяк чалуда гаепләде. Фәләховның секунданты катлы-катлы итеп төрле стиль һәм жанрдагы сүзләр яудырды. Сүгенү сүзләреннән арындырып әйткәндә: «Әйләнеп ятып, аягын тыга да, чалды дип кычкыра», – диде.

Хөкемдарлар «телевизор»дан берничә тапкыр кабатлап карадылар. Һәм нәтиҗәдә бернинди аяк чалу да булмавын әйттеләр. Ислам Фәләхов финалга үтте. Үкенеченнән нишләргә белмәгән Бильданов келәмгә сузылып ятты.

 

Фото: © Владимир Васильев

Финалда ул ярымфиналда так калган Чаллы көрәшчесе Айназ Тимеровны отты. Ярымфиналдан соң көрәшчеләргә ун минут вакыт бирделәр. Ун минут эчендә ничек хәл җыеп бетерә алгандыр, һаман да шул аксаган аягы белән көрәшеп чыкты. Айназ Тимеров узган ел Муса Җәлил турнирында батыр калган иде, шуңа күрә Чаллы командасының аңа өметләре зурдан булды. 

 

Фото: © Владимир Васильев

«Якташлар»

80дә батыр булып, Теләчедән Эмиль Мавлин калды. Финалда Башкортстаннан шулай ук Теләче өчен көрәшергә килгән Артур Зөлкәрнәевне отты. Муса Җәлил турнирында Татарстан җыелма командасын оештыруның тагын бер четерекле ягы килеп чыга. «Муса Җәлил» гомер гомергә ачык турнир булган. Башка төбәк көрәшчеләр килеп, Татарстан районнары өчен көрәшә ала. Татарстан беренчелегендә алай итмиләр, чөнки Россия чемпионатында килгән кеше барыбер үз төбәге өчен көрәшә бит. Менә монда да Зөлкәрнәев ут уйнатып көрәшә торган егет бит ул. Тик җиңелсә дә җәл түгел. Беренчедән, «якташ», икенчедән барыбер Башкортстан исеменнән Россия беренчелегенә бара бит ул. Димәк, финалда үлә бетә көрәшү аңа кирәк түгел. Әлбәттә, бу Эмиль Мавлинны кечерәйтү һәм гаделсез җиңде дип әйтү түгел. Бары киләчәктә сөйләшү, бирелү ише терминнарның кулланылышы артачак дигән фараз гына.

 

Фото: © Владимир Васильев

Бер үк район көрәшчеләре очрашкан алыш 60 кг финалында да булды. Алексеевскта туган, хәзер Лаеш өчен көрәшүче Алексей Абрамов азнакайлы Лаеш көрәшчесе Илфат Миңнегалиевны җиңде. 19 яшьлек Илфат Миңнегалиев та Лаеш өчен көрәшә икән. «Без бер уку йортында укыйбыз. Яхшы көрәшә, көтмәгән идем», – диде Абрамов җиңүеннән соң.

 

Фото: © Владимир Васильев

65тә Абрамовның чын якташы – тагын бер Алексеевск егете Илнар Закиров батыр калды. Тик ансы да Алексеевск өчен түгел, Чистай өчен көрәшә. Илнар Закиров финалда эшләнгән иң матур алым өчен Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә лаек булды.

90да батыр – Раил Сәлахетдинов. Киров өлкәсе егете башка елларны Кукмара өчен көрәшә иде. Хәзер ул да Лаеш өчен көрәшә. Ярымфиналда ул шундый ук «якташы» Илмир Төхвәтуллинны отты. Илмир узган елның иң яхшы көрәшчеләре исемлегенә кергән иде. Мин аларның алышы ут белән су көрәше дип атыйм. Раилнең кызуннан көя торган, Илмир – тынычлык патшасы.

 

Фото: © Владимир Васильев

Сәлахетдинов финалда Әлмәттән Айрат Сәмигуллинны отты. Гадәттәгечә, үзе яраткан матур ишарәләрен дә күрсәтте. «Лаеш! Лаеш! Лаешны төшерәселәре килгән иде!» – дип кычкырды келәм читендә Муса Галләмов. Муса да Лаешныкы бит хәзер. Радик Сәлахов та Лаешныкы. Сүз уңаеннан 130 кг да Муса өчтә калса, Радик җиңүче булды. Гадәттә, 130 кг да Муса Галләмов, Радик Сәлахов, Раил Нургалиев өчлеге үзара тартыша иде. Өчесе бер үк авырлыкта һәм өчесе өч командада булганда. Хәзер лаешлы Муса Радикның секунданты булып, келәм читендә ничек көрәшергә икәнен әйтеп утыра. Вәт, мин әйтәм, килде замана. Раил Нургалиев та килеп өстәлсә Лаеш җыелма командасына, тулы комбо булачак.

Кыскасы, якташлык принцибы буенча анализ ясый башласаң, язган сүзләреңдә буталып, уралып, абынып, сөртелеп егылып каплана торган. Пәрәвез үрмәсе, кыскасы.

 

Фото: © Владимир Васильев

75тә батыр булып, шулай ук Лаеш өчен көрәшүче Теләче егете Динар Кәримуллин калды. Финалда ул Тукай районының мактаулы гражданины Илназ Рамазановны отты.

85тә Ренас Кәлимуллин шәхси рекордын куйды – турнирда сигезенче тапкыр батыр булып калды. Ярымфиналда ул Чаллыдан Азат Гәбдрәшитовны чиста алым белән күтәреп салды. Ә финалда шулай ук Чаллыдан Рөстәм Сәлаховны җиңде.

100дә батыр – Булат Мусин. Бишенче тапкыр откан Муса Җәлил турнирын. Пьедесталда фотога төшкәндә дә биш бармагын күрсәтеп төште Булат.

130 кг нан югары авырлыкта Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов җиңү яулады. Бер әйләнештә Сергей Павликны күтәреп салды. Чагыштырып карасаң, Павликның яртысы кадәр генә ул үзе. Ранис бәләкәй дигәнне түгел, Павлик зур дигәнне аңлата бу сүзләр. Финалда ул Арчадан Альберт Ситдыйковтан өстен чыкты.

 

Фото: © Владимир Васильев

Бәхетле булырга 2 балл җитмәде

Шәхси беренчелек шуның белән тәмам. Иң кызыгы – командалар арасындагы көрәш. Юкка гына тренерлар, җанатарлар шыбыр тиргә батып, үз районы көрәшчесе өчен җан атмый. Бу юлы Чаллының Комсомол районы командасының отасына шик юк кебек иде. Финалга кадәр. Беренче урынга чыгарга ике ярым балл җитмәгән үзләренә. Бер җиңү дигән сүз бит ул. Салаватның җырындагыча: «Бәхетле булырга нидер җитмәде».

Мусаның шатлыклы рәвештә: «Лаешны төшерәселәре килгән иде!» – дигән сүзләрендә җиңү чаткылары яңгыраган булган икән. Лаешның шундый зур җыелма командасы беренче урынны яулады. Өчтә – Теләче батырлары. Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзе үк пьедесталга менде. Тырышып-тырышып алган җиңүләре бу аларның.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Якташ»лар дип шаярткан булсам да, көрәшчеләр күзлегеннән караганда бу районны һәм аларның сәясәтен берничек тә сүгә торган түгел. Эшле итәләр, акча бирәләр, бергәләп шөгыльләнәләр, бер-берсе белән талаша-талаша көрәшкәннәр үзара дуслашып беткәннәр, аларда команда рухы сизелә. Кубокны күтәреп, пьедесталдан төшеп барганда Лаеш тренеры, хөкемдар Илнур Гарипов: «Иртәгәдән тренировкага!» – дип кычкырып җибәрде. Бер сөенеч өчен ел буе тир түгәргә туры килә шул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина. Лаеш командасы

Узган ел чемпион булган Әлмәт командасы быел дүрттә. 130 кг да батыр калган Радик Сәлаховның китүе дә сизелмичә калмагандыр. Чаллының Автозавод районы командасы – биштә. Ике команданы да шундый югарылыкка күтәрү – зур көч таләп итә. Чаллылар, тулы бәхет өчен ике генә балл җитмәсә дә, молодецлар инде сез.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина. Чаллы командасы

Муса Җәлил турниры үзе булып калсын

Юбилей турниры шул матур ноктада тәмам булды. Җитми дә калды сыман. Хәер, беренче көнне болай да кичке тугызга кадәр көрәшкәннәр.

Җиңүчеләрнең сурәтләре «Ватаным Татарстан» газетасының киләсе санында матур итеп басылып чыгар. Батырлар Россия чемпионатында матур итеп чыгыш ясарлар. Алар белән таныштырганда беренче итеп «Муса Җәлил турниры җиңүчесе» дип игълан итәрләр.

Турнирның юбилейлары әле бик күп булсын. Алты дистә генә түгел, йөзешәр дистә буыннар тәрбияләсен Муса Җәлил. Тик Татарстан беренчелегенең данын төшереп түгел. Үзенчә матур да, көчле дә, дәрәҗәле дә, кирәкле дә, үз йөзе булган турнир булып калсын иде. Берәү генә бит ул. 

 

Фото: © Владимир Васильев

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100