news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты 2026: Яңа йолдыз, рекордсмен Радик һәм чемпион «Зилант»

15-17 гыйнварда Алабугада көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Республика беренчелегендә 274 көрәшче бил алышты. Көтелмәгән һәм көтелгән борылышлар, яңа йолдыз һәм рекорд турында «Интертат» репортажы.

news_top
Көрәш буенча Татарстан чемпионаты 2026: Яңа йолдыз, рекордсмен Радик һәм чемпион «Зилант»
Фото: Татарстан республикасы спорт министрлыгы матбугат хезмәте

«Көрәш елын башлап җибәрәбез»

Җыелышып киттек барыбыз да Алабугага – көрәшергә, көрәш карарга, җанатарга. Көрәш буенча республиканың төп ярышы быел беренче тапкыр Казаннан читтә узды, гадәттә, Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда җыелырга күнеккән халык бу юлы Алабуганы шау-гөр китерде. Чараның һәрвакыт бер җирдә узуына күнеккәнгәме, көрәш дөньясының төп вакыйгасы башкаладан еракта узуы бераз сәер тоелды. Көрәш келәменә әверелдерелгән җиңел атлетика манежының трибуналары да тулаем тулып бетмәгән, ләкин халык аз дип тә әйтеп булмый, аста да, үзәк урыннарда да халык шактый иде. Хөкемдарлар белән килешмичә, йодрык күрсәтеп нидер исбатлаучылар да, аста сакчылар белән «сугышучылар» да, өстән кепкалар атучылар да булды. Барысы да без яратканча: чын эмоцияләр, шунсыз көрәш – көрәш буламы инде ул!

Чемпионатның ачылу тантанасын, матур итеп, Алабуга шәһәре мәдәният бүлеге оештырган. Җыр, биюләр, иҗади пролог – барысы да югары дәрәҗәдә. Көрәшчеләргә хәтта район исеменнән чәкчәкләр дә бүләк иттеләр. Менә нинди хөрмәт келәм батырларына!

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Тантанада узган ел үз вазифасын Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллинга тапшырган элеккеге Татарстан Көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов та катнашты. Аны «мактаулы рәис» дип тәкъдим иттеләр, әлеге үзенчәлекле исем бүгенге көндә аңарда гына бар. Көрәшне Марат Готовичтан башка күз алдына китереп булмый, ул ниндидер стабильлек билгесе кебек, аның сәламләү сүзләреннән соң, күбесенең күңеленнән җылы йөгереп узгандыр.

Бүген республика күләмендә спорт елын, көрәш елын башлап җибәрәбез. Республика чемпионаты – иң әһәмиятле бәйгебез. Милли көрәш безгә бик кирәк, чөнки көрәш – безнең туган телебез, мәдәниятебез, сәнгатебез, безнең милли сыйфатыбызны күрсәтә, безнең көчле халык булуыбызны раслый. Келәмгә чыккан һәрбер ир-егетне котлыйм. Сез милләтебез, халкыбыз һәм республикабыз өчен көрәшәсез! – диде ул, сәламләү сүзләрен җиткереп.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

Тантанада шулай ук «Ел көрәшчесе», «Ел хөкемдары», «Ел тренеры», «Ел журналисты» һәм «Ел командасы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 2025 елның иң яхшы көрәшчеләре булып Илфат Миңнегалиев, Радик Сәлахов, Рафаэль һәм Ренас Кәлимуллиннар танылды. Алар әлеге ярышта да үзләрен күрсәтергә өлгерде, бу хакта алдарак.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

«Азат һәм 115 кыйссасы»

Беренче әйләнешләр гадәттәгечә көтелмәгән борылышларга бай булды. Жирәбә – бәхет эше, барысына да елмаймый. Кайчакта ике көчле көндәш беренче әйләнештә үк бергә эләгә. 100 кг да Айрат Сәмигуллин белән Азат Габдрәшитовка бәхет шул ягын күрсәтте. Азат белән җәй көне сөйләшкәндә: «Вес куып» арыдым, сәламәтлеккә зур зыян килә, 100дә көрәшеп карыйм», – дип уртаклашкан иде. Кызганыч, яңа үлчәү авырлыгына кереп китү авыр бирелде Азатка, өстәвенә, аягын да имгәтте. Соңгы секундка кадәр бирешергә теләмәсә дә, көндәше Айрат Сәмигуллин көчлерәк булып чыкты. Шулай итеп, узган елда 90 кг да чемпион исемен яулаган Азат Габдрәшитов быел пьедесталга менә алмады.

Узган елгы Татарстан чемпионаты финалы

Фото: © Салават Камалетдинов

Узган елларда 115 кг үлчәү авырлыгында көрәшүчеләр зары – аерым тема. Әлеге авырлыкны официаль ярышлардан алып ташлагач, көрәшчеләргә төрле якка «сикерергә» туры килде. 115 кг ның узган еллардагы призерлары Марат Миначев, Егор Такарлыков, Рифат Ахунҗанов 130га күтәрелгән. Кызганыч, аларның күбесе беренче әйләнешне үк уза алмады. Шундый тиз аралыкта яңа авырлыкка күнегү мөмкин булмавы көн кебек ачык. Марат Миначев ике әйләнешне узса да, өченчесендә Радик Сәлахов белән эләкте. Монда инде сүзләр артык… Маратның үҗәтлегенә былтыр финалда данлыклы Раил Нургалиев белән бил алышканда шаккаткан идем, берсе дә бил бирергә теләми озак тарткалаштылар алар анда. Быел исә 115 кг да, Раил Нургалиев та юк, Марат та ярык тагарак янында… шундый хәлләр.

Узган елгы Татарстан чемпионаты финалы

Фото: © Салават Камалетдинов

Быелгы чемпионнарга кыскача күзәтү

60 кг ның финалында Илфат Миңнегалиев белән Алмаз Гәрәев көрәште. Икесе дә яшь, өметлеләр, икесе дә – данлыклы көрәшчеләр нәселеннән. Илфатның әтисе, беренче тренеры Айрат Миңнегалиев чемпионатның баш хөкемдары да иде. Ул улы көрәшкәндә келәмгә карарга да тырышмады бугай, улы келәмгә чыккач, читкә китеп торды. Илфатның хәзерге тренеры, танылган көрәшче Динар Кәримуллин да бөтенләй башка яктан ачылды. Үзе һәрвакытта да тыныч булган Динар, укучылары көрәшкәндә, келәмгә чыгып сугышырга да әзер иде бугай.

Быел катнашкан барлык ярышларымда да җиңеп бардым, элек Азнакайда шөгыльләнә идем, хәзер Казанда яшим. Лаешта Динар абый белән эшлибез, бик ошый, иң мөһиме – нәтиҗә дә бар, – дип уртаклашты Илфат. – Мин һәрвакыт көрәштә, әти кечкенә вакытта алып килгән иде, шуннан бирле көрәшәм, үз яшемә барлык титулларны да оттым, хәзер теләк – аларны икеләтергә, барысы да килеп чыгар, дип ышанам, – диде ул.

Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

65 кг да Ильяс Йосыпов чемпион калды, ул Инсаф Лотфуллин белән бил алышты. Бу – Ильясның Татарстан чемпионатында беренче уңышы, «Зилант» командасы батыры, матур итеп, тыныч кына көрәште дә ахырда, җиңү шатлыгыннан, каты гына кычкырып бер шатланып куйды.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

«Кемгә нәрсә биргәнеңне карап бирергә»

70 кг да бил алышу «футболкаларыгызны алмашыгыз» сүзләре белән башланды. Халык баштан аңламады, карасак, таблодагы төсләр белән көрәшчеләр кигән футболкалар төсләре буталган икән. Илдус Камалов белән Рамил Хәкимҗановны тиз генә чишендереп киендердек.

Илдус Камаловны «быелгы чемпионатның йолдызы» дисәм, ялган булмас. Ике көн көндәшләрен «чиста»га салып барды ул. Дөрес, берничә тапкыр «кыен хәлләр» дә булып алды: бер «чиста»ны биреп, пересмотрдан соң, аяк тиюе күренде… һәм «чиста», билгеле инде, «не чиста»га әйләнде, җанатарларга исә шул җитә калды, Илдусның тренеры Динар Кәримуллин да, карар белән килешмичә, хөкемдарлар өстәленә килеп җитте, ләкин юк инде, аяк тигән һәм нокта. Чемпионатның баш хөкемдары Айрат Миңнегалиев Динарны: «Нишлим соң, тия бит», – дип юатты, ләкин сүзләр артык иде инде. Гомумән, балл биреп, алып, «чиста» биреп, алулар чиксе-е-ез күп булды, ярыштан соң гардеробта киенгәндә, бер абыйның «кемгә нәрсә биргәнеңне карап бирергә шул аны» дигәне истә калган – шулай шул…

Лаеш өчен көрәшүче Аксубай егете Илдус Камалов исә беренче мәртәбә Татарстан чемпионы булды! Күп җанатарлар аңа көрәштә матур киләчәк юрый, шулай булсын!

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

75 кг да Рафаэль Бильданов белән Рамил Синәкәев көрәште. Монда көрәшчеләрнең яраткан сүзләрен язып куям – яшьлек һәм тәҗрибә. Рамил – шактый «өлкән бүре», ярышларда да бик күренми, Оренбур егете Рафаэль Бильдановны исә еш күрәбез. Монда да Бильданов бил бирмәде, беренчелекне яулады.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

80 кг үлчәү авырлыгында беренче – Илназ Рамазанов. Ул финалда яшь көрәшче Ислам Закировны җиңде. Ике көчле көрәшче, ике көчле тренер – бер яктан «Зилант»лы Илмир Төхвәтуллин янып торса, икенче яктан Чаллы тренеры Илнур Хәйбуллин ут йота. Илнурның көрәшчеләрен җиңүе белән котлавы – үзе бер самимилек, чын күңеленнән кочаклап ала ул батырларын.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

85 кг да техник баллар исәбе белән Теләче өчен чыгыш ясаучы Башкортстан көрәшчесе Артур Зөлкәрнәев җиңү яулады. Икенче урында – Әлмәт егете Булат Москов. Кискен көрәш карадык, хәтта вакыт тәмамланганда да баллар тигез иде. Булат шатланырга да өлгерде, ләкин, нәтиҗәдә, техник баллар исәбе белән, Артур Зөлкәрнәев өстен чыкты. Башта ни булганын аңламаган Булат хөкемдарлар янына атылды, ләкин «поезд инде киткән» иде. Бу – чемпионатның иң аянычлы мизгелләренең берсе булгандыр, мөгаен. Келәмнән чыккач, ул, эмоцияләрен тыя алмыйча, елап ук җибәрде. Әмма алыш ахырында аның көндәшенә кул бирмәве бераз күңелне төшерде. Артур Зөлкәрнәев кулын сузгач, Булат сөлгесен атып чыгып китте. Алай итмик инде, егетләр, без бит горур халык! Сез бит горур егетләр!

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

90 кг да беренче – Ренас Кәлимуллин. Ул Рүзәл Тимергалиев белән бил алышты. Гадәттә җиңүчеләр рәтендә икәү булган абыйлы-энеле батырлар тандемы быел бераз бозылды: узган ел 80 кг да чемпион исемен яулаган Рафаэль Кәлимуллин урынсыз калды. Ренасның исә барысы да стабиль.

Узган елгы Татарстан чемпионаты финалы

Фото: © Салават Камалетдинов

100 кг да чемпион – Булат Мусин. Ул финалда Эльдар Хәмитов белән көрәште. Батырлар келәмгә чыккач, киеренкелектән хәтта табло да сүнде. Җанатарлар кычкыра башлап, хөкемдарлар көрәшне туктатканчы, Булат Эльдарны бер алып салырга өлгерде. Кызганыч, матур башланган алыш нәтиҗәдә Эльдарның җәрәхәт алуы белән тәмамланды, ул аягын авырттырып, көрәшне үз теләге белән тәмамлады һәм, баллар исәбе буенча, Булатка оттырды. Бүләкләгәндә Булатның Эльдарга пьедесталга менәргә булышуы күңелне җылытып куйды, көрәш шундый инде ул – көндәшлек, яралар, дуслык бергә.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

130 кг да чемпион – Радик Сәлахов. Ул берничә минутта көндәше Айдар Алтынбаевны «чиста»га салды. Радик башкалар кебек озакка сузып тормый, көндәшен берничә минутта «шап» итеп «чиста»га ата да, шуның белән вәссәләм. Каргалар санап утырсаң, ни булганын аңламый да каласың. Аның бу җиңүе исә аеруча үзенчәлекле, ул татар көрәше тарихында беренче булып 12 нче тапкыр «Татарстан чемпионы» исемен яулады. Узган ел Раил Нургалиев белән 11 тапкыр «Татарстан чемпионы» исемен бүлешкән булса, быел ул – берүзе.

Һәрбер көрәшче дә хыял белән яши, алга таба да җиңәргә тырышачакбыз, хыял хәзер – 15кә тутырырга. Җиңүләреңнең сере нидә, дип сорыйлар, сере юк! Иң мөһиме, үзеңне жәлләмичә шөгыльләнергә. Ныклап шөгыльләнсәң генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була, – диде ул безгә хис-кичерешләре белән уртаклашып. Радиктан яңа җиңүләр, һәм, әлбәттә, яңа рекордлар көтәбез!

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

130+ да чемпион – Муса Галләмов. Финалда ул үзеннән берничә килога авыррак Альберт Ситдыйковны җиңде. Көрәштән бераз читләшеп торган Мусаның биле өчен мин генә кайгырганмындырмы, белмим, әлеге алышны карарга бераз авыррак булды, чөнки көрәшчеләрнең авырлыгы бик нык аерыла. Муса исә һәрвакыттагыча җиңеп, үз җиңүен дога белән тәмамлап куйды.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

Командалар арасында беренчелекне Казанның «Зилант» командасы яулады. Икенче урында – Лаеш, өченчедә – Әлмәт. Былтыр беренче булган Чаллы командасы – алтынчы. Чагыштырмача күптән түгел генә оешкан «Зилант» өчен бу – зур күрсәткеч. «Зилант»ка көрәш дөньясында төрлечә карыйлар, мактаучылар да, сүгүчеләр дә бихисап. Ләкин ничек булса да – җиңүчеләр. Әлеге команда алга таба тагын да үсәр, ныгыр кебек, аларның моның өчен барлык мөмкинлекләре дә бар.

Шулай итеп, матур гына, догалар белән тәмамладык Татарстан чемпионатын. Ярышларга 274 көрәшче генә килүе бераз күңелне кырды. Матур итеп, 300ләп дип, түгәрәкләп язып куйдык, былтырларда 400, 450ләп дип «чәпәп» куя идек. Кызганыч, журналистлар «лап», «ләп»ләр өстәп кенә көрәшчеләр саны артмас шул, моның сәбәпләре хакында да уйланырга кирәктер.

Фото: © «Алабуга нуры», Резеда Нуриева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар