news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радик Сәлахов рекордлы 12 нче тапкыр Татарстан чемпионы булды: «15кә тутырасым килә»

Көрәшче Радик Сәлахов яңа рекорд куйды – татар көрәше тарихында беренче булып 12 тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулады. Узган елда исә батыр катнашкан бер ярышларында да көндәшләренә бил бирмәгән. «Җиңүләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм мәрхүм әтиемә рәхмәтлемен», – ди ул.

news_top
Радик Сәлахов рекордлы 12 нче тапкыр Татарстан чемпионы булды: «15кә тутырасым килә»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милли көрәш буенча барлык ярышларда да җиңдем»

Радик, узган 2025 елның бик уңышлы уздырдың. Барлык ярышларда да җиңеп бардың бугай.

Әйе, Аллаһка шөкер, ел әйбәт булды. Милли көрәш буенча барлык ярышларда да җиңдем, билбаулы көрәштә генә әз генә китек булды. Билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатында җиңеп булмады, 5 нче калдым, шуңа гына аз гына күңел төште, болай барысы да шәп.

Былтыр ничә машина оттың?

Былтыр дүртне. Булганына шөкер, Аллаһы Тәгалә күпме бирә, аннан узып булмый.

Машиналарны нишләтәсең?

Төрлечә, үзем дә йөрим, сатканым да бар. Үзем дә «Лада Гранта»да йөрим, «Гранта» да машина, иң мөһиме – йөри.

Син Зәй өчен көрәшәсең, ләкин, быел башка командага күчкән икән, дигән сүзләр дә йөрде.

Юк. Мин Зәй өчен көрәшәм, ләкин Чаллыда яшим. Чаллыда шөгыльләнәм, шуңа безнең килешү бар, бер ярыш Чаллы командасы өчен көрәшәм. Бу – үзенә күрә ике яклап файда эшләү. Башка сүзләр дөрес түгел.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тәнкыйтьлиләр инде, җиңеп торуың беркемгә дә ошамый»

Беренче булып 12 тапкыр Татарстан чемпионы булдың. Әлеге сан хыялыңда йөри идеме?

Һәрбер көрәшче дә хыял белән яши, алга таба да җиңәргә тырышачакбыз, хыял хәзер 15кә тутырырга. Җиңүләреңнең сере нидә, дип сорыйлар, сере юк! Иң мөһиме, үзеңне жәлләмичә шөгыльләнергә. Ныклап шөгыльләнсәң генә, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була.

Алайса әле 4-5 ел гына көрәшәсең?

Исәп көрәшергә, миңа 32 яшь, әлегә сәламәтлек мөмкинлек биргәндә, көрәшергә.

Сәламәтлек – көрәшчеләрнең авыр темасы, җәрәхәтләр ярыш саен булып тора.

Әйе, шунсыз булмый. Көрәш – шундый спорт төре, беркем дә үзен 100 процент саклап бетерә алмый. Ярышлар арасында вакыт та бик аз, татарча көрәшне дә алып барабыз, билбау көрәшен дә, хәзер ияләшеп беттек шулай, әлегә Аллаһка шөкер. Тренерым Илнур Хәйбуллинга зур рәхмәт, тырышабыз.

Көрәшне тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек, сиңа да еш кына эләгә.

Тәнкыйтьлиләр инде, җиңеп торуың беркемгә дә ошамый. Көнчеләр бик күп, ләкин җиңүләрнең икенче ягын бер кеше дә күрми. Бер җиңү дә бушка бирелми, нинди бәя белән җиңгәннәрен көрәшчеләр үзләре генә белә. Күпме көч түккәнебезне үзебез генә беләбез. Баштан күңелгә тия иде, хәзер каешланып беттек. Шуңа күрә, колак кырыеннан гына уздырып җибәрәм дә алга таба үз эшемне эшлим.

Син һәр җиңүеннән соң имән бармагыңны өскә күтәрәсең, бу ритуалның тарихы бармы?

Әйе, җиңгәннән соң әтиемне искә алам. Әтием – беренче тренерым, мине көрәшкә алып килгән кеше, берничә ел элек арабыздан китте. Җиңүләрем өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм мәрхүм әтиемә рәхмәтлемен.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар