Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көнләшеп үләрлек Шыңар авылында Сабантуйга бүләк җыю: «Менә кая кияүгә чыгарга кирәк!»

Чигелгән кулъяулык белән сөлгеләр, тимер өзәрдәй егетләр һәм сакланып калган гореф-гадәтләр – Саба районы Шыңар авылында Сабантуйга бүләкне шулай җыялар. Беренче мәлгә «показуха» булып тоелган күренешнең ихласлык һәм чынбарлык икәнен «Интертат» хәбәрчесе дәлилләп кайтты.

news_top_970_100
Көнләшеп үләрлек Шыңар авылында Сабантуйга бүләк җыю: «Менә кая кияүгә чыгарга кирәк!»
Энҗе Габдуллина

Җәй башлану белән авылларда Сабантуйлар гөрли башлый. Сабан туе бер кызык булса, бәйрәмгә бүләк җыю – икенче кызык. Узган ел, Татарстан районнарында бүләкне ничек җыялар икән дип кызыксынып, күзәтү ясаган идек. Бөтен авыллар арасында «көнләшеп үлә торган авыл» дип Саба районы Олы Шыңар авылын атадылар. Интернетта таралган видеолары ярдәмендә Шыңар халкы бөтен татар дөньясына танылды.

Быел «көнләшеп үлә торган авыл»га барып, бергәләп бүләк җыйдык. Бөтен рәсми өлешләрен читкә куеп, алдан ук әйтеп куям – билләһи көнләшеп үләрсең.

«Бирнә җыярга һәркем үз теләге белән чыга»

Кече Шыңар белән Олы Шыңар – терәлеп торган күршеләр. Тик бу 2 авыл бергәләп түгел, бүләкне аерым-аерым җыя икән.

Олы Шыңарда бүләкне авылның иң башыннан – тау башында ук урнашкан өйләрдән башлыйлар. Төш тирәсендә авыл башына ак күлмәк, түбәтәй кигән «дастыйн» гына егетләр җыела башлады. Инде атлар бизәлгән, балаларга дип күчтәнәчләр дә алып куелган, баян тавышы да яңгырый.

Шыңарда Сабантуйга бүләк җыюны «бирнә җыю» дип атыйлар. Бирнәне бу якта яшь егетләр җыя. Рәт-рәт булып тезелеп, җилкәләрдән кочаклашып басалар да, урам буйлап җырлый-җырлый баралар. Башта 1 рәт кенә тезелгән егетләр 1-2 урамны үтүгә 3 рәткә әйләнде. Ә иң алда мәктәптә укучы егетләр бара, ат арбасында – бакча балалары. Балаларны олырак егетләр: «Сез безнең белән азакка хәтле йөрисез бит, әйеме?» – дип, канатландырып торалар. Урамнар буйлап йөри торгач арысалар да, сер бирмиләр үзләре. «Безнең белән йөрисез, егетләр», – дип, иңнәреннән кочып алган абыйларына ияреп йөриләр.

Яшьләр дә күп бу авылда. Гомумән, егетләрнең шулай бердәм булып йөрүе, бабалардан калган гореф-гадәтне саклавы һәм мәктәп балаларына җиткерергә тырышып йөрүләрен күрү шундый рәхәт икән. Буй җиткән, берсеннән- берсе таза гәүдәле егетләр авыз тутырып җырлый, рәхәтләнеп бии, үзләре бер урам булып йөри.

«Бу йоланың башлап йөрүчесе дә, идарә итүчесе дә юк. Авыл егетләре үзебез җыелабыз, йоланы уздырып җибәрәбез. Күңелебездә бар, шушы матур бәйрәм безгә рәхәтлек бирә. Сабантуй бәйрәмнәрендә дә бергә-бергә җырлап-биеп ял итәбез. Күп егетләребез Казанда тора, укый. Күбесе гаиләле, балалары бар. Шулай да шушы йоланы онытмыйлар, шәһәрдән махсус кайталар», – ди Шыңар мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Фаяз Садыйков.

Олы Шыңарда туып-үскән һәм шушы авылда төпләнеп калган Фаяз үзе дә кечкенә чакта абыйларына ияреп йөргәнен искә алды. «Хәзер үз теләгебез белән җыелабыз. Бу йоланы алга таба да саклап каласы иде. Үзе бер күңелле, үзе бер рәхәт. Елга бер генә килә бит ул», – ди Фаяз. Шуңа өстәп, баянда да уйный икән. Кулына баянын алып, өздереп уйнап та җибәрде.

Шыңар егетләренең татар җырларын яттан белүенә дә шаккатып йөрдем. Халык җырларын да, эстрада җырларын да авыл яңгыратып җырлыйлар. Шулай да иң күбе Салават Фәтхетдинов җырлары, Әлфинә Әзһәмованыкы да бар әле. Берсе башлый да, калганнары икенче сүзеннән үк кушылып китә. Алда йөргән мәктәп балалары да белә ул җырларны. Белмәсәләр дә, кушылып баралар. Җырларны да «Шыңар» дип үзгәртеп җырлыйлар. «Дус-ишләрем, сезнең белән, җан дусларым, сезнең белән Шыңарда торсаң иде» мәсәлән. 

Хәзерге көндә Казанда торучы Камил Сафин да бирнә җыю йоласына кайткан. «Бездә халык җыр-моңга гашыйк. Җырчылар авылы дип әйтсәгез дә була», – ди Камил.

Без – моңга гашыйк яшьләр. Татар җырларын бигрәк тә яратабыз. Татар җырларына яшьтән үк күнегеп үскәч, шуңа күрә аларны яттан беләбез. Бик тә Салават Фәтхетдиновның җырларын яратабыз. Аның җырлары – күңелдән чыга торган җырлар. Арада иптәшләребез дә баянда уйнагач, бик рәхәтләнеп җырлыйбыз. Елга бер генә килә торган бәйрәмне бөтен күңелебезне биреп, матур итеп үткәрергә тырышабыз. Монда һәркем үз теләге белән чыга, – ди Камил.

«Авылда калган яшьләргә рәхмәт!»

Егетләр, һәр өй янында туктап, өй хуҗаларыннан бүләкләр, йомыркалар җыя. Җыеп кына калмыйлар, бөтенесе бергә рәхмәтен дә әйтә. Башлап йөрүче егет, өй хуҗаларының исемен әйтеп: «Сабантуйга дип әзерләгән бүләге!» – дип кычкырып әйтә, бүләкне өскә күтәреп күрсәтә. Егетләр бергәләп: «Ай, рәхмәт!» – дип берничә кат кычкыра. Минем мондый күренешне әле беренче күрүем иде. Ә Шыңар халкы өчен бу шундый гадәти әйбергә әйләнгән.

Гадәти булса да, авыл халкы, килен каршылагандагы кебек, бөтенесе бергә капка төпләренә чыгып басканнар. Апалар, әбиләр матур-матур күлмәкләр кигәннәр, яулыклар бәйләгәннәр. Эшләгән җирдән генә чыгып тапшырмыйлар бүләкләрен, алдан әзерләнеп, көтеп торалар. Бирнә тапшырырга дип, шәһәрләрдән кайталар икән. Әйтәм бит, Сабан туе бер бәйрәм булса, бирнә җыю – иң беренчел бәйрәм бу якларда.

Бүләкләр дә зурдан бу авылда. Сөлге белән бергә техника да, башка төрле кыйммәтле бүләкләр дә бирәләр.

93 яшьлек Минсорур апа Гайфуллина да капка төбендә кызлары белән бергәләп утыра иде. Шушы авылга килен булып төшкән Минсорур апа ачлык-ялангачлык заманында бәйрәмнәрне матур итеп үткәрүләрен искә алды.

Сабантуйлар электән шулай үткәрелә. Ул вакытта хәзерге кебек бик мул тормышлар түгел иде. Үзенә күрә бик ярый иде. Бөтен халык, барыбер, күтәренке күңел белән, Сабантуйны үткәрәләр иде. Хәзер халык бик бай, бүләкләр дә бик зур бирәләр. Ул вакытта әз әйберне күп итеп алалар иде. Заманасына күрә матур була иде, – ди Минсорур апа.

Минсорур апаның бирнәсен бирергә дип Казаннан кайткан кызы Фаягөл апа Сөнгатова да яшьлек елларын искә алды. «Авылда калган яшьләргә зур рәхмәт!» – диде ул.

Авылда торып калган авыл халкына бик зур рәхмәт! Авыл халкының тырышлыгы белән генә сакланып кала бу йолалар. Яшьләр дә калалар авылда, Аллага шөкер. Авыл бетмәсен иде. Авыл яшәсен иде. Авылны яратабыз, һаман саен кайтып йөрибез. Авылда калган яшьләрнең һәммәсенә дә бик зур рәхмәтемне әйтәм! Күбрәк калсыннар иде. Без әле ул вакытларда авылның бетәчәген аңлап җиткермәгәнбез. Хәзер олыгайгач аңлыйбыз, – ди Фаягөл апа.

Минсорур апаның күршеләре Тәнзилә әби белән Нуриазан бабай Галиевлар да капка төбенә оныкчыкларын ияртеп чыкканнар. «Сабаннар беткәч, бу йоланы һичшиксез эшләргә кирәк. Арурак итеп эшләсәң, икмәк тә яхшырак була», – ди Нуриазан бабай.

Атлар җигеп, бергәләп уйнап-көлеп, җырлап-биеп йөри идек без дә. Без яшь чакта да мәктәп балаларыннан алып олы яшьтәге егетләргә тикле чыгалар иде. Хатыннар ситса, сөлге тотып, көтеп торалар иде. Элек бит батырга да сөлге бирә идек, хәзерге кебек автомобиль юк бит ул. Бер кызыл башлы сөлге өчен көне буе көрәшәләр иде. Ул сөлгеләр хәзер бетте инде. Батырга бирелгән сарык тәкәгә алышынды, аннары шифонерга әйләнде, хәзер машина китте.

Ел да көтеп алабыз Сабантуйны. Татарстанның иң зур бәйрәме бит ул. Авыл хезмәтчәннәре эшләгән нәрсә бит бу, – ди Галиевлар.

Кияүгә чыкмаган кызлардан бүләккә – чигелгән кулъяулык

Шыңарда бирнә җыюның тагын бер матур һәм сакланып калган йоласы – чигелгән кулъяулык җыю. Һәр йортта кияүгә чыкмаган кызлар бирнә җыйганда кулъяулык чигеп бүләк итә. Кечкенә кызлар да, буй җиткәннәре дә бу йоланы үти. Кайбер кешегә болар һәммәсе «показуха» булып күренергә мөмкин инде. «Чигеп утыра, ди, сиңа кызлар хәзер кулъяулык!» – диючеләр дә очрар. Мин дә шундый уйлар белән чыгып киткән бу авылга. Бер урамны үтүгә шикләр эреп югалды. Кызлар чынлап та үзләре кулъяулык та чигә икән.

Кулъяулыкны йә үзләренең сөйгән ярларына, күрше егетләренә, дусларына бирергә мөмкиннәр. Аерымлап бирмәсәләр, кулъяулыкларны баянчыда җыеп барабыз һәм ахырдан егетләр белән үзара бүлешәбез. Кулъяулыклар күп җыела, бөтен егеткә дә җитә. Кулъяулыкны да, сөлгеләрне дә кызлар-киленнәр үзләре чигә. Аллага шөкер, безнең авылда кызлар барысы да уңганнар, ялкаулар түгел, иренмиләр, – диде Фаяз Садыйков, минем шакмакланган күзләремне түгәрәкләндереп.

Йортта кияүгә чыкмаган кыз барлыгын белгән егетләр бергәләп «кулъяулык!» дип кычкыра башлый. Кулъяулыкны чыгарып биргәнче кычкыралар һәм алмыйча китмиләр дә. Ягъни, кулъяулыгың юк икән, оятка каласың, дигән сүз инде. Авыл җирендә оятка калу да әйбәт түгел, шуңа күрә төн йокысын калдырып булса да чигәләр икән.

Бертуган Фирүзә, Илзирә һәм Ясминә – өчесе дә бирнәгә дип кулъяулык чикәннәр. 3 кыздан 3 тапкыр кычкырып кулъяулык сорады егетләр.

Кулъяулыкларны ярты ел алдан чигеп куйдык. Үземне белә башлаганнан бирле чигәм инде. Чигәргә мәктәптә өйрәндек, аннары әни, апа өйрәтте. Әни дә яшь чагында кулъяулыклар чиккән. Аның чигү дәфтәре дә, чигү үрнәкләре дә бар. Рәсемнәрен яки шуннан төшереп алып чигәбез, йә интернеттан карыйбыз. Әнидән өйрәнеп, дәфтәрләреннән карап, без дә ел саен кулъяулык әзерлибез, – ди Илзирә.

Бер гаиләдә 4 кыз үскән Садыйковлар капка төбендә авылда Бал әби дип йөртә торган Наҗия әби кызлары Фирдания һәм Рузия апалар белән утырып торалар иде. Наҗия апа үзе дә, аның 4 кызы да яшьтән кулъяулык чигеп, бүләк итә торган булганнар. «Кулъяулыклар да чиктек, шәлләр бәйли торган идек. Безнең авыл гомер буе бик уңган авыл булды», – ди Наҗия әби.

Сүзгә Фирдания апа белән Рузия апа кушылды.

Без дә чиктек, чикмичә соң. Бер класста 60 бала укып чыктык. Егетләрне армиягә озатканда да бөтенебез кулъяулык чигә идек. Кулъяулыксыз барыш та юк иде. Сабантуйга бирнә җыйганда да алмыйча китмиләр иде. Төн йокысын калдырып чигә идек. Безнең өчен зур бәйрәм инде Сабантуй, – диделәр алар.

Без яшь чакта тагы да матур үтә иде бәйрәмнәр. Май бәйрәмнәрендә дә, Октябрь бәйрәмнәрендә дә «ура» кычкырып матур итеп йөри идек. Авылыбызда – бик бердәм, бик тату халык. Күршеләр дә бердәм. Бер эшкә тотынсак, бөтен кеше килеп җитә. Яшьләр дә күп. Тик авылда калмыйлар шул. Эш юк бит авылда, кызым, – ди Наҗия әби.

Чигелгән сөлге – яшь киленнәр бүләге

Кызлар кулъяулык чиксә, яшь киленнәр бирнәгә чигелгән сөлге бүләк итә. Бүләк җыюда әйдәп баручыларның берсе Рәсим Асадуллин узган ел гына өйләнгән. Аның хатыны Айгөл быел бирнәгә чигелгән сөлге бүләк итте. Ә 3 ел дәвамында Рәсимгә дип атап кулъяулык та чиккән булган.

Олы Шыңар кызына өйләндем. Авылда төп нигездә төпләнеп калырга уйладык. Бөтен яшьләр Казанга китеп бара хәзер. Авылда яшьләр калмый, ә без калырга булдык. Алла бирсә, авылның киләчәген күреп, матур итеп бәбиләр алып кайтып, авылларны шау-гөр китереп тотарга исәп. Быел, бирнәгә дип, хатын кыш буе матур итеп бизәкләп килен сөлгесе чикте, – ди Рәсим.

«Элек-электән килгән гореф-гадәт булгач, чигәбез. Кияүгә дә сөлге чигәсе барлыгын белеп чыктым. Сабантуйга дип алдан ук әзерләп, чигеп куйдым», – ди Айгөл.

Кияүгә чыкканчы, Айгөл шәһәрдә яшәгән. «Авылда төпләнеп калуга каршы килмәдем», – ди яшь гаилә. Алар Рәсимнең әти-әнисе белән бергә яшиләр.

Тормыш иптәшем, малай, килен белән бергәләп яшибез. Аларның авылда калуына мин бик куандым. Хәзер авылда яшьләр бик калмый бит. «Әти, бергә яшибезме?» – дигәч, «Әйе, бергә яшибез», – дидем. Бик куандым, – ди Рәис абый.

«Келәмдә сөлге түгел, канат тотып көрәшкәннәр»

Олы Шыңар – көрәшчеләр һәм шәлчеләр авылы. Бу авылда көрәш буенча 15 спорт остасы туган. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та шушы авылдан. Ул һәрвакыт, иң зур җиңүем дип, 10нчы классны тәмамлагач, авыл Сабан туенда абсолют батыр булып калуын сөйли. «Татарстан чемпионатын да оттым, Россия чемпионы да булдым, атказанган спорт остасы да булдым, ләкин әнә шул беренче җиңүем, беренче тәкә белән мәйдан тирәсендә әйләнүем барлык җиңүләрдән дә өстенрәк һәм мөһимрәк булды», – дип искә ала ул Сабантуй мизгелләрен.

Көрәшне юкка гына искә алмадым. Шыңар әле дә көчле көрәшчеләре белән данлыклы. Бирнә җыючылар арасында 19 яшьлек Россия чемпионы Рифат Ахунҗанов та бар. Аның балалар арасында абсолют батыр булып калганы булган. Быел олылар арасында көрәшәчәк. «Алла бирсә, өметләр зурдан», – ди көрәшче.

Сабантуйларны да, бирнә җыюны да ел да көтеп алабыз. Матур итеп, бергә-бергә җыелышып җыябыз. Бирнәне Сабантуйда батырларга, ярышларда җиңгән егетләргә тараталар. Үзебез өчен генә түгел, бөтен кеше өчен җыябыз.

Сабантуйда көрәш бик кискен һәм бик авыр уза. Безнең авылдан көрәш буенча 15 спорт остасы чыккан. Элек көрәш бик көчле булган. Әтиләр сөйли иде: элек ике авырлык – 70 кг һәм авыр үлчәү авырлыгы булган. Авылдан гына 70 килода 70 кеше көрәшкән. Зуррак үлчәүдә тагын да күбрәк булган. Келәм уртасына чыгып, сөлге тотып түгел, канат тотып көрәшкән булганнар. Хәзер дә бик күңелле уза. Күбесе кайталар, күбесе көрәшергә дә керә. Хәйран җыелабыз, Аллага шөкер, бик күңелле була, – ди Рифат.

Көнләшеп үлә торган авыл

Егетләр бирнәне кичкә кадәр җыя. Урамда аларга өстәл дә әзерләп торалар, балаларны да, олыларны да сыйлап җибәрәләр. Өстәлләрдә бәлеше дә була хәтта.

«Узган ел «шушы чатта егетләрне сыйлап алырмын» дип әйткән сүзем бар иде. Аллага шөкер, шулай булды да. Илебез тыныч булсын. Икенче елга да шулай яулыклар җыярга язсын», – дип сөйләде өстәл оештыручыларның берсе Илфат абый Нәбиуллин.

Биюче Рафаэль абый Әхмәтов янында егетләр гел биергә туктый икән. Үзе башлап биеп күрсәтте. «Һәр елны безнең капка төбендә биеп-җырлап, күңел ачып китәләр. Ул инде кереп калган гадәт. Моннан соң да шулай дәвам итәргә язсын», – диде Рафаэль абый.

Бирнәне җыеп бетергәч, егетләр авыл башындагы мәдәният йортында җыела. Ул вакытка инде күршедәге Кече Шыңар авылы егетләре дә җыелып килгән була. Туры килгәндә бергәләп җырлашып, бүләк җыюны тәмамлап куялар. Мәдәният йорты каршындагы агачларга ярыша-ярыша сөлге дә бәйлиләр икән – кайсы авылныкы өстәрәк була. «Кемнеке өстәрәк булды?» – дим Олы Шыңар егетләреннән. «Безнеке инде», – диләр, көлешеп.

Алга таба бәйрәм болынга күчә. Авыл буйлап җыелган йомыркалардан егетләр тәбә пешерәләр. Монысы «Тәбә йоласы» дип атала икән.

Шыңар халкы – булган халык. «Бездә халык тырыш. Мин халкыма рәхмәтле!» – ди авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов та. Тумышы белән күрше Оет авылыннан булса да, яшьлеге дә, тормышы да Шыңарда үтә Алмаз абыйның.

Бирнә җыю авылда бик матур оештырыла, Аллага шөкер. Аларны җыеп та йөрисе юк. Мин килгәнче, яшьләр җыелышып килеп басканнар. Аларны әйдәп йөрисе дә юк. Мәдәният хезмәткәрләребез дә бик яхшы, Аллага шөкер. Мәдәният кешеләре эшләгәч, авыл җирлегенең шуннан да зур бәхете юк. Иң мөһиме – команда. Бүген «шул җирдә концерт куярга кирәк» дип әйтәләр икән, без кич белән бер автобус кеше җыелышып чыгып китә алабыз.

Яшьләр дә бар, колхоз да таралмады. Халык яши, халык тырыш. Бик рәхмәтле мин халкыма! – ди Алмаз Гарипов.

Бердәмлекләре, ихласлыклары һәм авыл җанлы булулары белән аерылып торган Шыңар халкы белән чын күңелдән горурланып кайттым. Бу юлларны – милләтнең, татарлыкның, гореф-гадәтнең нәрсә икәнен белеп үскән һәм балаларга да җиткерергә тырышучы олы буынга, бабалардан калган мирасны алтын таш кебек саклап, кадерләп саклаучы яшь буынга мәдхия дип укыгыз. Шыңарда төшергән видеоларны социаль челтәргә урнаштыруга, Татарстанның төрле районнарыннан булган язылучылар нинди генә матур сүзләр язмадылар, ак көнләшү белән көнләшүләрен әйттеләр. «Шушы авылга кияүгә чыгарга кирәк икән», – диюләре дә юкка түгел. Шыңарлыларга бары тик афәрин! Булганны саклап, бөтен халыкка гел шулай үрнәк булып яшәгез, егетләр-кызлар!

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 7 июнь 2023
    Исемсез
    Бездә бөтен өйләр дә матур, кунакка килегез!
  • 6 июнь 2023
    Исемсез
    Чынлап көнләшерлек йолалар. Ай булдыра егетләр! Авылыгыз халкына сокландым. Ак көнләшү белән көнләштем.
  • 6 июнь 2023
    Исемсез
    Бездә гел матур өйләр генә, кунакка килегез🤗
  • 6 июнь 2023
    Исемсез
    Иске йортларсыз авыл булмый инде. Аларын тошерсэн дэ гаеп юк. Алар бит уткэнне искэ тошереп торучы авыл экспонатлары, алардан тарих исе боркелэ. Алар авылга ямь генэ ости)
  • 5 июнь 2023
    Исемсез
    юри матур-матур йортларны гына фотога төшердегезме
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100