Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Композитор Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага нишләп «яратам» дип әйтми?

news_top_970_100
Композитор Марат Мухин хатыны Гөлия Вәлиәхмәтовага нишләп «яратам» дип әйтми?
социаль челтәрләр

Композитор Марат Мухин белән хатыны блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың гаилә мөнәсәбәтләре башкаларныкыннан аерылып тора. Алар бер-берсенә «яратам» дип төчеләнми, бергә йокламыйлар һәм яңа төзелә торган йортларында аерым йокы бүлмәләре булдырырга җыеналар.

«Ә нәрсәгә гел бергә йокларга? Минем фикеремчә, төн – ул тынычлап йоклар өчен», - дип социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән иде Гөлия. Хатынының бу идеясе белән Марат килешкән, дип аңларга кирәк.

Гөлия Вәлиәхмәтовага язылучылары «Марат сезгә көнгә ничә тапкыр «яратам» дип әйтә» дип сорау биргән. «Нинди көнгә! Гаилә корганга 4 ел, 1 ай элек беренче тапкыр ишеттем. Бәлки, 4 елга бу икенче тапкыр булгандыр», – дип язган блогер.

Марат Мухин хатынының бу җавабын социаль челтәрдәге битенә куйган һәм нишләп «яратам» дип әйтмәвен аңлаткан.

«Мин муси-пуси һәм мин сина яратам» кебек сүзләрне яратмыйм» дигән Гөлия сорауларга шулай җавап бирә, дигән композитор.

«Монда мантыйк кая», – дип аптырый Марат Мухин.

«Хатын-кыз мантыйгы – ул мантыйк булмауда. Әйе, әйе, без шундый», – дип тынычландырган аны берәү.

Әле бер ай элек кенә композитор хатыны белән төшкән видео куйган иде, анда ул «мин сине яратам» дип язып , хәтта кайберәүләрдә гаилә кору теләге дә уяткан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100