news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр өйләнәсе килүен Марат Мухинга әйткән

news_top
Ренат Галиәскәр өйләнәсе килүен Марат Мухинга әйткән
Фото социаль челтәрдән

Композитор, популяр аранжировщик Марат Мухин социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән җитәкләшеп йөргән, бер-берсенә яңа гашыйк парлар сыман караган видео куйган. Әле, җитмәсә, «мин сине яратам һәм һәрвакыт янәшә булырмын» дип язып, парлы тормышның «бәхетле» итүенә буйдакларны һәм «әле үзем өчен яшим» дигән кызларны да ышандыра алган.

«Өйләнәсе килеп китте», – дигән үткен шигырьләр язучы, тамада, алып баручы, 40 яшькә якынлашып килүче буйдак егет Ренат Галиәскәр.

«Менә бит, давай», – дип «камыт кияргә» әйдәләгән аны Марат Мухин.

«Шушындый җәйге таулыкларда сезне күргәннән соң, минем дә бер Итальянсога кияүгә чыгасым килеп китте», – дип язган бер туташ.

Марат белән Гөлиягә соклану белдереп тә комментарийлар калдырганнар: «Гомер буе шулай булсын!», «Соклангыч».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар