Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кофега бал салып эчәргә ярыймы?

news_top_970_100
Кофега бал салып эчәргә ярыймы?
"Татар-информ" архивы

Бал – кофе яки чәй эчкәндә шикәрне алмаштыра торган табигый матдә. Бал салынган кофе организмга яхшы йогынты ясый, ул «озын гомер эчемлеге» дип атала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мондый эчемлекне даими эчү салкын тиеп авырудан саклый, иммунитетны ныгыта, ялкынсыну процессларын дәвалый, матдәләр алмашын яхшырта, канда шикәр микъдарын нормальләштерүгә уңай йогынты ясый.

Бал – бик шәп антиоксидант, анда В төркеме витаминнары, А, С, Е витаминнары, калий, кальций, фосфор, тимер, цинк бар.

Ләкин бал кушылган кофены умартачылык продуктларына аллергиясе булган кешеләргә, кан басымы күтәрелгән чакта эчәргә ярамый. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр, бал белән кофе эчәр алдыннан, табиб белән киңәшергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Тагын шунысы да бар – бал салынган кофе ябыгырга ярдәм итә икән. Бал шикәрдән баллырак, кофе тәмлерәк булсын өчен, балны шикәрдән азрак салырга кирәк.

Ләкин көненә 5 чокыр бал белән кофе эчү, әлбәттә ябыктырмый, киресенчә тазарта. Ә менә иртән бал белән кофе эчеп, көн дәвамында шикәр куллануны киметсәң, ябыгып була, дип язалар ачык чыганакларда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100