Кофега нәрсәләр кушсаң, тәмлерәк була?
Ванильне кофега бер грамм гына салсаң да, кәеф күтәрелә.
Кофега мускат чикләвеге, әфлисун кабыгы, корица, исле борыч кушып эчәргә була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Мускат чикләвеген бик аз гына кушалар. Мускат чикләвеге дә, кофе кебек үк кәефне күтәреп җибәрә. Ул акыл эшчәнлеген активлаштыра. Бик тәмле дә була.
Исле борыч (душистый перец) кофены иммунитетны арттыра торган эликсирга әверелдерә. Салкын вакытта исле борыч белән кофе эчсәң, тиз җылынасың, зарарлы микроорганизмнарны да үтерәсең.
Әфлисун кабыгы (цедра) кофега кушар өчен шәп әйбер. 2 чәй кашыгы кофега ярты чәй кашыгы әфлисун кабыгы өстәгез. Бу эчемлек холестерин микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары системасын нормага китерә.
Корица белән кофе идеаль килешә. Эчемлек йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы, әле бераз ябыктыра да.
Ванильне кофега бер грамм гына салсаң да, кәеф күтәрелә, гармония һәм иминлек хисе барлыкка килә. Ваниль нерв системасы эшчәнлеген яхшырта, седатив эффекты бар, диелә.