Нинди кофе сәламәтлеккә зыян китерә?
Кофега салына торган сөт кандагы холестеринны арттырырга мөмкин.
Кофега күп итеп сөт салу кандагы холестеринны күтәрә, дип кисәтте диетолог Элеана Кайданян. Бу хакта РИА Новости яза.
«Кофега салына торган сөт кандагы холестеринны арттырырга мөмкин», — диде ул.
Табиб әйтүенчә, холестеринның югары дәрәҗәсе кеше сәламәтлегендә башта берничек тә беленми. Әмма вакыт узу белән, барыннан да элек, йөрәк һәм кан тамырлары белән җитди проблемалар булырга мөмкин.
Холестерин нинди майлар куллануга бәйле. Әйтик, атланмай, казылык һәм кыздырылган ризыкта булган майлар сәламәтлек өчен зыянлы. Ә балык, авокадо майлары файдалы, диде табиб.