«Киявең бик матур» - Дилә Нигъмәтуллина ире белән төшкән фотосын күрсәтте
Җырчы ире белән дискотекада танышуы турында язган.
Дилә Нигъмәтуллина ире белән төшкән фотосын күрсәтте. Фото янына танышу тарихын да язган.
«Күп еллар элек, нәкъ менә шушы көнне бер очраклы очрашу булды. Бу шулкадәр күптән булды, башка тормышта һәм минем белән булмаган да кебек. Бөтенләй икенче чор, башка әхлак, башка мин…
Ноябрь бәйрәмнәрендә студентлар авылларына кайтып китә. Бу юлы миңа транспорт булмады. Дус кызым төнге клубка чакырды. Мондый чараларга йөрергә бик яратмасам да, бардым. Андый урыннарда егетләр белән танышырга яратмый идем. Ә танышкан очракта үземне Аделина яки Аида дип таныштыра идем. Ни өчен болай эшләгәнемне бүгенгә кадәр аңлата алмыйм.
Дискотекада биедек, мартини эчтек һәм китәргә генә җыенганда дус кызымның планнары үзгәрде. Ул дус егетен очратты, анысы да үз дусты белән иде. Ул Дус миңа ошамады һәм мин бу компаниядә калуыма бик куанмадым. Ә дус кызым бер сәгатькә генә калырга күндерде.
Бу сәгать минем бөтен тормышымны үзгәртте…» — дип ярты юлда туктап калган җырчы.
Инстачылар аңлап та бетермәгән. «Гафу итегез, студент вакытта булгач, Мухин ничек килеп чыкты?» — дип комментарий калдырган бер виртуаль дусты.
«Ниһаять, күрсәттең хәләл җефетеңне. Афәрин! Бәхетле булыгыз!», «Бик матур пар. Бәхетле булыгыз!», «Киявең бик матур», «Чиксез бәхет сезгә», — дип шатланган җырчы өчен тамашачылары.
Диләнең ирен Нурминскийга, Гөлназ Сәфәрованың иренә дә охшатучылар булган.
Дилә Нигъмәтуллина сөйгәнен күрсәтте, Кырымда кайнанасы белән ял итте дип язган идек.