Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина сөйгәнен күрсәтте

Җырчының сөйгән яры элекке ире Марат Мухин белән бер көнне — 20 июньдә туган икән.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина сөйгәнен күрсәтте

«Әйе-әйе, бу чынлап та шулай. Минем тормышымда шундый гаҗәеп туры килүләр булгалый, ияләнеп беттем инде», — дигән Дилә. 

Җырчының элекке ире Марат Мухинның башка берәү белән никахлашуын инстадуслары авыр кабул иткәннәр иде. Марат үзен гаепләүләргә: «Дилә күптән кияүдә һәм бик бәхетле», — дип җавап бирде. Ниһаять, Дилә үзенең сөйгән ярын киң аудиториягә күрсәтергә булган.

«Бөтен дөньяга сөйләргә кирәкме икән ул „яратам“ дип? Ничек уйлыйсыз? Әллә гамәлләр белән генә күрсәтергәме яратканыңны?! Ә бит йөрәгеңдә мәхәббәт хисе ташып торганда, ай-яй, читен тыелып калырга… Бар галәмгә әйтәсе генә түгел, кычкырасы килә! Туган көнең белән, мәхәббәтем! Яратам», — дип язып, Дилә ире белән икесе төшкән фотоны инстаграмдагы аккаунтына урнаштырган. Дөрес, кояш баешы фонында кияүнең йөзе яхшылап күренми.  

Җырчының инстадуслары аларга бәхет теләгән. «Җырчыга охшаган», «Исеме дә Марат түгелме?» — дип кызыксынганнар. 

Моңа кадәр Дилә ирен хезмәттәшләренә дә күрсәтмәгән, ахры. Ләйсән Гыймаева белән Алсу Әбелханова, танырга тырышып, фотоны якынайтып караганнар. Алай дисәң, Алсудан Дилә: «Оныттыңмыни аның нинди икәнен?» — дип сораган. «Хәтерлим. Шул микән дип тикшереп карыйсы идем. Бәлки ул түгелдер», — дип, үзара серле аралашкан җырчылар. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ ⠀ Бөтен дөньяга сөйләргә кирәкме икән ул "Яратам" дип? Ничек уйлыйсыз? Әллә гамәлләр белән генә күрсәтергәме яратканыңны?! Ә бит йөрәгеңдә мәхәббәт хисе ташып торганда ай-яй читен тоелып калырга... Бар галәмгә әйтәсе генә түгел кычкырасы килә! Туган көнең белән, мәхәббәтем!! Яратам ❤️// С днём рождения «герой моего романа». Люблю ❤️ ⠀ Р.S. Для тех, кто в курсе: Да, да, вот как-то так совпало? В моей жизни столько много удивительных совпадений, что я уже привыкла?

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100