Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дилә Нигъмәтуллина Кырымда кызы һәм кайнанасы белән ял иткәндә маймылдан зыян күргән

Җырчы ялда төшкән фотоларын истадусларына күрсәтеп бара.

news_top_970_100
Дилә Нигъмәтуллина Кырымда кызы һәм кайнанасы белән ял иткәндә маймылдан зыян күргән
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина Кырымдагы ял фотоларын инстадусларына күрсәтеп бара. Җырчы анда кызы Сәфинә, кайнанасы һәм кайнанасының бертуган апасы белән ял итә.

Дилә виртуаль дусларыннан экскурсияләр буенча киңәшләр дә сорап яза, соңыннан рәхмәт әйтергә һәм хис-кичерешләре белән уртаклашырга да онытмый.

Шундый экскурсияләрнең берсе күңелсез тәмамланган.

«Сафари-паркны йөри генә башладык, телефон утырды. «Пауер банк» бар икәне искә төшкәч, зарядкага куйдым. Килеп җиттек шундый «тәти» шимпанзе янына. Ул шундый «милашка», ничек инде аны видеога төшермичә каласың. Телефонны якынайтып, ашаганын төшерә башлаган идем, чыбыкны эләктереп алмасынмы! Җибәрми генә бит, малай. Тарта-тарта бармаклар авыртып бетте. Тәки өзеп чыгарды. Шуның белән безнең съемка тәмамланды. Айфоным саубуллашып, йокыга китте. Аның белән безнең кәеф бозылмады, әлбәттә. «Тайган» паркы бик ошады. Без күргәннәрнең бөтенесе дә сурәттә калмаса да, күңелдә калды», — дип язган җырчы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

_ Карусельдәге 8 нче видеоны карамыйча калмагыз! Ну барып кайттык бүген экскурсиягәәә... Приключениялар булды. Сафари-паркны йөри генә башладык, телефон утырды. "Пауер банк" бар икәне искә төшкәч, зарядкага куйдым. Килеп җиттек шундый «тәти» шимпанзе янына. Ул шундый "милашка", ничек инде аны видеога төшермичә каласың. Телефонны якынайтып ашаганың төшерә башлаган идем, проводны эләктереп алмасынмы. Җибәрми генә бит, малай . Тарта- тарта бармаклар авыртып бетте. Тәки өзеп чыгарды?. Шуның белән безнең съемка тәмамланды. Айфоным саубуллашып, йокыга китте). ( яңа оригиналь провод алган идем генә, блин ?) Аның белән безнең кәеф бозылмады әлбәттә. Парк Тайган бик ошады. Без күргәннәрнең бөтенесе дә сүрәттә калмаса да, күңелдә калды. Гомүмән мондый җирдә беренче тапкыр булуым. Сезнең булганы бар мы шундый кызык ситуацияләр? Бүлешегез әле.

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген Кырымның көнбатыш яры буенча сәяхәт кылдык. "Обзорная эксурсия по южному побережью " дип аталды. Данлыклы « Ласточкино гнездо» , искиткеч Ялта , теплоходная экскурсия , Ливадийский дворец һәм башка матурлыкларны күреп кайттык. Сторисларга куйган идем, күргән булсагыз. Анысы ярар . Монда әле икенче әйбер бик кызыксындыра күбегезне? Иң популяр сорау беләсез ме нинди? «Мин кем белән ял итәм?» Таныштырып узыйм әле сезне. Бу минем кайнана һәм аның апасы - Әнисә һәм Зөлфия Гарапша кызлары. Балтачлылар ?. Минем әни( кайнана) белән беренче генә ял итүем түгел. Былтыр Гарәп Әмирлегенә барган идек. Һәр вакыт сокланып карыйм аның энергиясенә, куәтенә. Собеханалла! Женщина- огонь ! Исән сау булып тагын да күп җирләргә сәяхәт итәргә язсын. Кайсысы кайнана , кайсысы апасы- угадайте? Җавабын иртәгә сториста әйтәм ?

Публикация от Диля Нигматуллина (@dilyanig)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100