Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсендәге колхоз рәисе Рәшит Хәлиуллин: «Мин хатын-кызга һәйкәл куяр идем»

Малмыж районы Иске Йөрек авылында 80нче еллардан бирле «Зерновой» колхозы эшли. Киров өлкәсенә баргач, колхоз рәисе Рәшит Хәлиуллин белән очрашкан идек. Колхоз эшендә нәрсә үзгәрде? «Гаделлек бүлмәсе» ничек эшли? Эчүчелек белән ничек көрәшергә? Бу хакта колхоз рәисе фикерләре.

news_top_970_100
Киров өлкәсендәге колхоз рәисе Рәшит Хәлиуллин: «Мин хатын-кызга һәйкәл куяр идем»
Салават Камалетдинов

Рәшит Хәлиуллин – идеяләр белән янып торган, фикерле, кеше өчен дип эшли торган кеше. 2 сәгать тирәсе сөйләшеп утырганнан соң, ул: «Мин сине ялыктырып бетергәнмендер инде», – дип елмайды. Алай түгел иде, бу сөйләшү ялыктырмады, уйландырды гына.

Колхозга ул 20 ел элек килгән. Аңа кадәр авыл җирлеге башлыгы, колхозда коммерция өчен җаваплы, зоотехник, төзүче булган. «Кирпеч югында төзүче идем, акча булмаганда коммерциядә эшләдем, сөт булмаганда зоотехник идем», – дип елмайды ул.

«Авылда кеше кадерле»

Аның фикеренчә, авыл хуҗалыгы оешмасы ничек кенә аталса да, аның эш тәртибе бер: чәчә, җыя, ашата, сава. Ул колхозның уңай ягы дип, авыл халкы белән бергә эшләүне күрә.

Колхоз дигәндә инде, ул авыл белән күбрәк эшли, дип уйлыйм. Кеше җирен ышанып тапшырган икән, җир китергән файданы аларга кайтарырга тырышам. Бабайлардан калган җир авыл кешесенә эшләргә тиеш. Оешмада акча бар икән, без авылга ярдәм итәргә тырышабыз. Ел саен авылга 3 миллион сум кертәбез.

Авылга инвестор килә икән, аңа җир генә кирәк, ул материаль якны гына карый, без авылны карыйбыз. Кешенең суы бетсә, миндә дә бетә, урам чистартылмаган булса, мин дә йөри алмыйм. Авылда күбрәк файда китерәм, дип уйлыйм, шуңа шәһәргә китү турында уйлаган булмады. Анда кешегә файда китерә алмыйм кебек. Авылда эшлисең икән, сине бөтен кеше белә. Кем булып эшләсәң дә, беләләр. Авылда кеше кадерле.

Кеше 60 ел яши, дип санасак, 20 елын йоклый, яшәргә 40 ел кала, аның яртысы – үзебез өчен, яртысын эшләп уздырабыз. Яратмаган эштә эшләсәң, 20 ел минус була. Эшеңне яратып эшләсәң, 40 ел яшисең.

Алдагы эшләрнең барысы да 2003 елда миңа файда китерде. Авыл хуҗалыгында ашлык сатып кына торып булмый, ашлыкны ашатып, икенче файдалы әйбер алырга тиешбез. Шул вакытта ук сыерлар санын арттырырга кирәк, дигән юнәлеш алдым. Тәҗрибә булгач, сыерга нәрсә кирәген, ничек төзергә икәнен беләм, әмма искечә эшлисе килмәде. Яңа фермаларны өйрәндек.

Башта авыр булды, яңа технология белән эшләр өчен белгечләр кирәк иде, без сыерларны бәйдә тотмый торган система буенча эшләдек. Белгечләрне табуы, өйрәтүе авыр булды. Хәзер яшь баш белгечләр эшли, барысы да – үзебезнең авыл егетләре. Белгечләр тупланды, эшне аңладылар. Сөт булса, барыбызның да хезмәт хакы була. Минеке дә шуннан тора. Теләк булса, кирәк кадәр акчаны эшли алалар, – ди колхоз рәисе.

«Безгә кешене эшкә чыгарырга кирәк»

Шуңа игътибар иттем: колхоз җитәкчесенең бүлмәсендә компьютер да, ноутбук та тормый. «Барысы да монда бит», – дип, ул телефонга ишарә ясады. Җитәкче эш бүлмәсендә генә утырмый, шуңа ул телефон барыбер күп вакыт тик торыр иде. Гомумән, җитәкче цифрлаштыруны бик файдалы дип тапкан.

Элек тракторчылар арасында сүз була иде: «минекен дөрес язмыйлар», «киметеп язалар», «аныкын арттыралар», диләр. Кеше башында «мине кимсетәләр» дигән уй бар иде. Алай булырга тиеш түгел. Хәзер һәр тракторда датчиклар тора. Кемнең күпме эшләгәне күренә. Беренче елларда кеше каршы иде, үзен тикшерәләр кебек кабул итте. Датчикларны ваттылар, эштән чыгардылар. Аннан соң үзләре сорый башлады, чөнки гадел булуын аңладылар, – ди тҗитәкче. 

Колхозда «гаделлек бүлмәсе» бар. Басулардагы техникадан барлык мәгълүмат компьютерда күренә. Барлык саннар, күрсәткечләр шунда санала. Ул компьютер торган почмакны рәис «гаделлек бүлмәсе» дип атый. 

Бөтен мәгълүмат шунда күренә. Эшчеләр иртән килгәч һәм кич киткәндә билгеләнеп китәләр. Без эштә булган вакыт өчен дә акча түлибез. Безгә кешене эшкә чыгарырга кирәк, аннан белгечләр белән бергә эшли ул. Хезмәт хакы төрле күрсәткечләрдән тора. Ул бик җайлы.

Мәсәлән, берәр кеше килә, бозау сатып алам да, эшлим, ди. Мин бит инде аның эшләмәячәген беләм. «Син эшләмисең», – дип әйдә алмыйм, дәлилләргә кирәк. Аның өчен сан кирәк. Сан булгач, бернинди сорау калмый, тавыш юк, – дип аңлатты рәис.

Әйбәтрәк эшләгән саен, колхоздан кирәкле әйберне очсызракка алып була. Мәсәлән «гаделлек бүлмәсе»ндәге саннар әйбәт икән, бозауны 180 сумга алып була, бик әйбәт булмаса, 220 сум була. Бу бәя тере «весның» бер килограммы өчен билгеләнгән. Кешегә бирелә торган бозауларның авырлыгы 100 кг тирәсе була. Ташламаны санаганда кешенең эш стажы да, эшкә чыгу вакыты да, хезмәт хакы да исәпләнә. Чит телдәге матур сүзләр белән әйткәндә, колхозда KPI системасы эшли. 

Хезмәт хакларына килгәндә, сыер савучы 40-50 мең ала, бозау караучы 35-40 мең, баш белгечләр 30-40 мең ала. Колхозда эшләүчеләргә саламны бушка бирәләр, печән дә арзан бәядән. Трактор печәнне печәнлеккә үк кертеп бирә. Аның да яхшы ягы да, начар ягы да бар, ди рәис. Элек, печән кертергә дип, бөтен урам җыела иде, трактор йөреп торгач, җыелырга бер сәбәп кими.

«Барысы да Аллага шөкер, халык та эшчән, әмма юллар начар»

Шулай җыелу мөмкинлекләре кими торгач, Рәшит Хәлиуллов халыкны бергә җыю урыннарын булдыра башлый.

«Хәзер яшь киленнәр бер-берсен белми дә кебек. Ашханә салган вакытта, аны ике катлы итеп ясаган идем. Икенче катында тренажерка ясыйм. Бер көн кызлар, бер көн егетләр йөри торган булачак. Тренерларны да таптым», – ди ул.

Мәчет, музей хезмәткәрләре дә колхозда штатта санала. Балаларны биюгә йөртү мөмкинлеге булсын өчен, авылга хореограф килеп йөри. Төп шарт – милли биюләр булырга тиеш. Татар биюләре генә түгел, лезгинка да егетләргә киләчәктә файдалы булырга мөмкин, дигән фикердә колхоз рәисе. Көрәшче булырга хыялланган балалар өчен дә мөмкинлекләр булдырылган.

Авылда төп проблема – юл начар. Колхоз рәисе янына кергәндә үк аны әйтермен, дип уйлаган идем, ул үзе үк әйтеп бирде.

Барысы да Аллага шөкер, халык та эшчән, әмма юллар начар. 90нчы еллар башында бер урамга асфальт салынды, ул да тузды инде. Без аны вак таш белән ремонтлап карыйбыз, ул оча да бетә. Юллар хөкүмәт өстендә, бездә түгел. Бер төркем хатын-кыз юл өчен акча җыюга каршы, шуның белән эш туктый. Без түләр идек, тик, программада катнашу өчен, халыкның да көче кирәк. Колхоздан гына акча бирсәк, саналмый, кеше өчен акча бирсәң, ул судка бирә. Бергә эшләгәч, кадерлерәк булыр иде, – ди ул.

«Әшәке сүзләрне турыдан-туры тәрҗемә итә идем»

«Авыл хуҗалыгында 20 ел эшләп, бер тапкыр да эшне ташлап китү теләге булмады», – ди колхоз рәисе. «Кеше өчен эшлибез, кеше өчен эшләгәндә бирешергә ярамый. Барысы да үзебездән тора», – диде ул миңа. Авыл хуҗалыгында ак белән кара сызыклар бер-бер артлы килә. Колхозда да төрлесе булган.

Монда акча булмаса, мин беркем түгел. 2010 елда корылык булды, 2011 елда боз яуды, бер басу солы җиргә коелды. Министрга ярдәм сорап бардым. Аркадан сөйде дә: «Рәшит, булдырырсың», – диде.

Мин инде 7-8 сыйныфта укыганда ук тимурчылар командасы оештырдым. Әниләрдән качып, булышып йөри идек. Әти тимерче, столяр, мич чыгаручы иде. Әти белән эшләп йөрдем. Пычранып кайтканга да әни бер сүз дә әйтми иде, – дип сөйләде ул.

Рәшит абыйның әнисе укытучы булган. «Укытучы малае» дигән йөкне дә күтәреп йөрисе булган. «Шуңа 8не тәмамлагач бик еракка укырга киттем, – дип елмайды ул. – Вологдага киттем. Русча да белми идем. Әшәке сүзләрне турыдан-туры тәрҗемә итә идем. Саша, Саня, Александрның бер кеше икәнен дә белми идем. Икенче курста тулай торакка председатель итеп куйдылар. Барысын да эшләтә идем. Мин анда бердәнбер татар малае идем», – дип искә алды ул.

Оештыра белү, җитәкчелек генетикадан да килә, дигән фикердә ул. «Башка рәисләр белән сөйләшеп китәсең дә, күбесенең бабалары кулак булган. Бу кешеләр үзләре тырышкан. Күбесе җаваплы эштә эшли. Коммунистлар вакытында «начальник» булу блат иде, хәзер – йөк, җаваплылык», – ди ул.

1979 елда егет армия хезмәтеннән кайта да: «Әни, кыярларыңны тозла, быел өйләнәм», – ди. Армия сафларына киткәнче үк булачак тормыш иптәше белән танышкан була. «Кайткач өйләнәм», – дип әйтеп калдыра.

«Нәрсә аңгыраеп йөрергә? Клубка төшсәң, аракы эчәргә дә сугышырга кирәк, минем өчен ул – бушка вакыт үткәрү. Дурак вакытлар булды инде. 80нче елларда, эштән соң аракы эчмәсәң, өйгә кайтырга тиеш түгел идең. Күпме кеше эчеп үлде ул вакытта. Күпме кешене «кодировать» иттем. Туйдырдылар исерекләр.

Сельсоветта эшләгән вакытта аракы белән көрәштем. Хәмер саткан кешеләргә штраф суга идем. Башта малайлар миңа ачуланып йөрде, аннан рәхмәт әйттеләр. Ул вакытта техник аракы күп иде. Аны авылга кертмәскә тырыштым. Гади кешеләр аракы сатуны туктаткач, «интеллигенция» – укытучылар сата башлады. Барысын да җыйдым да, аеклык өчен көрәш җәмгыяте булдырдым. Икенче көнне аракы бетте, – дип искә алды ул.

«Мин хатын-кызга һәйкәл куяр идем»

Колхоз рәисенең хәләл җефете Раушания ханым ишек артында гына утыра. «Ул минем сәркатип тә, сөяркә дә», – дип елмайды ир-ат. «Өйдә дә, эштә дә гел бергә...» – дип башлаган идем, ул шунда ук: «Туйдырмый ул, нормально», – дип елмайды.

Ул өйгә 5тә кайтып китә, аның анда да эше күп бит. Мин басуларны, ферманы әйләнеп кайтканчы, сәгать 7-8 була инде. Кешеләр кайткач кына басуга чыгам, эшләгәндә барсам, йә күз тия инде шунда, берәр нәрсә ватыла. Кешене дә эшеннән туктатасы килми.

Мин балаларның үскәнен күрмәдем, гел эштә булдым. Балаларны үстерергә әти белән әни ярдәм итте. Мин гел юлда идем. 90нчы елларда куркыныч та иде бит әле, чыгып китеп, кайтмасаң... Шуңа мин балаларга кырыс булдым.

Фото: © Хәлиулловлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Хатын өйгә соң кайткан саен битәрләп торса, колхозда эшләп булмый. Ул миңа эшләргә ирек бирергә тиеш. Эш вакытында туган яки туган түгел дип аермыйм. Таләпләр шундый ук. Дөрес эшләмәсә, әйтәм. Аңа катырак та эләгәдер әле.

Хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Без бит носкины да табып кия алмыйбыз. Мин хатын-кызга һәйкәл куяр идем. Хатын-кызлар каһарман кебек күз алдына килә, ирләр – җавапсыз. Яшьләр, сыра эчеп, үзләренең ирлекләрен бетереп йөри. 30-35 яшьлек хатын-кызлар барысын да үзләре тартып бара. Ирләре дә исән, әмма булдыра алмый, – ди ул.

Хәлиулловларның 2 малайлары да авыл тормышын сайлаган, кызлары Казанда. Малайларының берсе колхозда зоотехник булып эшли, икенчесе авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен алып бара. Бер мәкаләмнең герое Айсинә Хәлиуллина Рәшит абыйның килене булып чыкты. «Үзебез мал тотмыйбыз, бер килендә – сыер, икенчесендә – үгез», – дип елмайды хуҗа кеше.

«Авылда бөтен кешене дә яраткан һөнәре белән тәэмин итә алмыйбыз»

Колхоз рәисе юлда радио тыңларга, телевизордан концертлар карарга да ярата.

Юлда «Китап» радиосын, «Саба дулкыннары»н тыңлыйм. Салаватны яратам, нык молодец, Хәнияне яратам. Кәефтән тора инде. Моңлы җырлар яратам. Мобилизацияләнгән егет (иск. – Артур Хәсәнов) җырлады бит әле. Баянга җырлаган булсамы... Нигә көйләрне бозалар икән?! «Тырыт-тыр-пыр» дип көйне бетерәләр. Фәрештә канатын сындыра, диләрме әле андый вакытта, – ди.

Рәшит абыйга 63 яшь тулган. 50дән соң вакыт бик тиз уза икән, ди. «Шулай да үземне яшь кебек сизәм әле, дары бар кебек. Эшем, планнар, кредитлар бар, шуңа туктыйсы килми», – ди ул. Әле киләчәктә пилмән, мантый, сыр кебек продукцияне җитештерү планнары да бар.

Җаны-тәне белән авылны яратса да, колхоз җитәкчесе шәһәргә китүчеләрне гаепләми.

«Авылда бөтен кешене дә яраткан һөнәре белән тәэмин итә алмыйбыз. Шуның өчен алар шәһәргә китә, үзләре теләгән юлны сайлый. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Ул кешеләр олы яшькә җиткәч әйләнеп кайтачак. Авылда калганнарның бурычы – авылны саклау», – ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бу кайсы экияттэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100