Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл – хыялга киртә түгел: Ришат Төхвәтуллинга җыр язган, милли кием бренды булдырган кыз

Татар кызы кайда да милләте өчен тырыша. Чит төбәккә килен булып төшкән татар кызы Айсинә Хәлиуллина белән аралашкач, шундый фикер килде. Бала белән декрет ялына чыккач, теләк, илһам тагын да арткан. Киров өлкәсендә милли бизәкле кием бренды булдырган, Ришат Төхвәтуллинга җыр сүзләре язган татар кызы белән әңгәмәне тәкъдим итәбез

news_top_970_100
Авыл – хыялга киртә түгел: Ришат Төхвәтуллинга җыр язган, милли кием бренды булдырган кыз
Салават Камалетдинов

Малмыж районы Иске Йөрек авылына Айсинә Хәлиуллина килен булып төшә. Туганнан туган апасы белән килендәш тә булып куялар, чөнки ирләре – бертуган. Ире белән ул апасына кунакка килгәч таныша. Бу – аларның беренче очрашуы булмый, чөнки 7е ел элек туйда очрашкан булганнар, әмма ул вакытта бер-берсенә игътибар бирмиләр.

Апада кунакта булганда, мин аны күзәттем: ничек фикер йөртә, ничек эшли, дөньяга карашы нинди, киләчәген ничек күрә. Яңа гына армиядә хезмәт итеп кайткан иде. Мин үзем төпле, сабыр, акыллы, аягында нык тора торган ир-атны эзләдем. Ул шундый булып чыкты. Ильяс белән очраша башлагач, туганнар безнең бергә булачагыбызга ышанмады. Ул вакытта мин Казанда укый идем, ә ул авылда эшли. Ара ерак иде, шуңа ышанмадылар. Очраша башлаганда, Ильясның машинасы юк иде әле, беренче елда аена бер тапкыр күрешеп тордык. Машинасы булгач, очрашулар ешрак булды, – дип искә алды ул.

Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан

Кыз белән егет барлыгы 4 ел очрашып йөри. Укып бетергәч, Айсинә әнисе янына Теләче районы Олы Мәтәскә авылына кайтып тора, район үзәгендә икътисадчы булып эшли. 24 яшендә ул ир хатыны була һәм күрше төбәккә күчә.

Апа анда булгач, авыр булмады. Өйгә кайткан кебек хис иттем үземне. Киңәш кирәк булса, гел аңа мөрәҗәгать иттем. Һәрвакыт бергә булдык. Каенана, каената белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт. Монда килгәч, мин әтиле булдым. Әти – бик төпле фикерле кеше, эшчән кешеләрне ярата. Җәмгыятькә файдалы булырга кирәк, дип яши. Эшләп үскәч, эштән курыкмыйм. Бозау, үгезләр дә бар. Ирем командировкага китсә, аларны мин карыйм. Җәй көне каз-үрдәкләр дә өстәлә, – дип елмайды Айсинә.

Хәзер ул авыл тормышын яратып сөйли, ә кияүгә чыкканда, авылда яшәү теләге зур булмаган. Тормыш иптәшенең эше авыл хуҗалыгы тармагында булгач, кабул иткән. Хәзер шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерми.

«Кечкенә чагымнан ук үземә гел сорау бирә идем: әтиле булсак, хәзер нинди булыр идек?»

Игътибар итсәгез, Айсинә «әтиле булдым» ди. Үзенең әтисен ул 6 яшендә югалта. Әниләре 3 кыз белән тол кала, иң кече кызга ул вакытта 1 яшь тә тулмаган була. Әниләре Рәсимә, өч кыз: Айсинә, Рәфинә, Зөлфинә гаиләне үзләре алып бара. Туганнары ярдәм итә, бердәнбер бабалары алар янына яшәргә килә.

«Әти кызы» түгел «әти малае» идем мин. Характерым белән әтигә охшаганмын, диләр. Аның кебек уен-көлке белән сөйләшәм, үз сүземне әйтәм. «Усал син», – диләр. Мин бу сүзләргә үпкәләмим. Синең өчен бик зур әһәмияткә ия булган кешенең чалымнарын, дәвамын үзеңдә тою – ләззәт. Өченче кызы тугач: «Нәрсәгә миңа малай, менә бит минем улым», – дип, миңа күрсәткән булган. Кечкенә чагымнан ук үземә гел сорау бирә идем: әтиле булсак, хәзер нинди булыр идек? Хислерәк, иркәрәк? Бәлки, көчсезрәк һәм куркаграк... Мин әтиле чагымнан берничә мизгелне генә хәтерлим. Җитәкләп балалар бакчасыннан алып кайтуы, залда бергә уйнаган вакыт. Ул Сабан туенда көрәшә иде, аның көрәшкәнен карап торган мизгелләр хәтердә. Хәзер дә көрәшне йотлыгып карыйм, таныш чалымнар эзлимдер.

Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан

Балалар бакчасы, мәктәптә әтиләргә багышланган бәйрәмнәргә Дәү абый (авт. – әтисенең бертуганы) йөрде, кимсенергә урын бирмәде. Ул гел яныбызда булды. Ике як туганнар бик ярдәм итте, һич онытмыйм. Күңелнең бер почмагында әтине сагыну һәрвакыт яши. Шуңадыр, сагышлы темаларга күбрәк иҗат итәм. Шигырьләрне Интернетка урнаштыргач та: «Сез яшь бит әле, ни өчен шундый сагышлы шигырьләр язасыз? Сез шундый бәхетсезме?» – дип сорыйлар, – дип сөйләде Айсинә.

Әтисез үсеп, барлык эшләрне үзләре башкарганга ул терәк булырдай егетне эзли.

«Без бөтен эшне үзебез тартып бардык. Утын ярдык, бакчасын, малларны карадык. Әйе, кемнеңдер артына качасы килде, терәк булырдай ир-ат җилкәсе кирәк иде. Шуңа күрә авыл егетен сайлаганмындыр (көлә). Мобилизация игълан ителгәч, күңелдә курку булды. Ул бит хезмәт иткән кеше. Авыл җирлегендә баш белгеч булгач, Аллага шөкер, калдырдылар», – дип сөйләде ул.

«Ришат Төхвәтуллинга җыр сүзләре язу – иң зур хыялым иде»

Айсинә мәктәп елларыннан шигырьләр яза. Фатих Хөснинең туган ягыннан булуым да тәэсир иткәндер, ди. Ул язган шигырь сүзләрен кайбер җырчыларның концертында зур сәхнәдән дә ишетергә була. Мәсәлән, Ришат Төхвәтуллинның яңа җырларының берсе – «Үпкәләмә».

«Ришат Төхвәтуллин мин язган шигырьгә җыр башкарсын, дигән хыялым бар иде, һәм ул чынга ашты. Алай тиз булыр дип уйламаган идем, җырлар чыга башлаганга бер генә ел иде әле. Хәзер инде нәрсә турында хыялланырга да белмим», – дип елмайды ул.

Айсинә үзенең шигырьләрен социаль челтәргә урнаштыра башлагач, аның белән баян мәктәбендә укыган Айнур исемле егет бергә җыр язарга тәкъдим итә. Бу уртак иҗатны Айнур үзенең социаль челтәренә урнаштырып барган. Бергә язган беренче җырлары уңышлы була, аны сатып алалар.

«Ул җырны бер Мәскәү егете сатып алды. Башта, әлбәттә, танылган җырчылар алмады. «Яңа йолдыз» проектында катнашучылар мөрәҗәгать итте. Җырчы Самат бер җырны сатып алды», – дип искә алды Айсинә.

Ришат Төхвәтуллин кешеләре дә Айнурга чыккан.

«Ул 3 җырны сайлаган. Өчесе дә минем сүзләргә язылган. Әлегә җырның берсе генә чыкты. Бер сүзен дә үзгәртмәгән. Ришатның концертына баргач, җырлар белән флешкасын сатып алдым да, рәхмәт әйтергә кердем. «Үпкәләмә» җыры сүзләренең авторы булуымны әйттем. Рәхмәт әйтте. «Син шундый яшь», – дип аптырап калды», – дип искә алды язучы кыз.

Аннан соң Марат Яруллин алар белән элемтәгә чыга, аның җыры әле тамашачыга тәкъдим ителмәгән. Шулай итеп, Айсинә җырчылар арасына кереп китә.

Җырларның бәясе куплет саныннан, сүзләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы, мәгънәле булуыннан тора. Җырчылар үзләре җиңел истә кала торган җырлар сорый икән. Ике куплетлы, кушымтасы кабатлана торган гади җыр ике мең ярым сум тора. Катлаулылары кыйммәтрәк, әлбәттә.

«Иң кызыгы шул: милли бизәкле киемнәрне ир-атлар сорый»

Айсинәгә хәзер 30 яшь, ике кыз – Раяна һәм Мәрьям әнисе. Башка төбәккә күчү, декрет ялына чыгу тагын бер балачак хыялын чынга ашырырга юл ача. Ул үзенең милли бизәкле киемнәр брендын булдырган.

Фото: © Айсинә Хәлиуллинаның шәхси архивыннан

Казанда ихтыяҗ зур булмас, дип, үзем күбрәк Киров өлкәсенә йөз тоткан идем, әмма киемнәрнең 90 проценты Татарстанга китә. Малмыжда татар стиле кереп китмәгән әле, әкренләп таратырга, таныштырырга кирәк. Иң кызыгы шул: милли бизәкле киемнәрне ир-атлар сорый. Кара костюмны киеп карыйм дип, бер егет килгән иде, тик ул кызлар өчен тегелгән, җиңнәре дә лалә формасындарак ясалган. Ир-атлар арасында ихтыяҗ юктыр, дип уйлаган идем. Бәлки, киләчәктә ир-ат киемнәрен дә тегә башларбыз», – дип сөйләде дизайнер ханым.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ни турында хыялланырга белмим, дип елмайса да, кеше хыялдан башка яши алмый. Хикәяләр яки повестьлар җыентыгын чыгару хыялы бар икән әле. Кайчандыр дәүләт эшлеклесе, журналист булу хыялы да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100