Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсе татар авыллары: совет чорында мәчетләр эшләгән, хәзер колхозлары таралмаган

Бөтендөнья татар конгрессы оештырган эшлекле сәфәр барышында Киров өлкәсенең Малмыж районындагы татар авылларында да булдык.

news_top_970_100
Киров өлкәсе татар авыллары: совет чорында мәчетләр эшләгән, хәзер колхозлары таралмаган
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Авыллар – чын-чыннан халкыбыз байлыгы, аның үткәнен һәм бүгенгесен тоташтырган җир. Инкяр итмәссез, төрле авыллар бар, кайбер авылларга баргач – хәтта җан әрни, чөнки авылның коты юк, яшьләр калмый…

Ышанасызмы, юкмы: Иске Йөрек җирлегенең 5 авыл тарихын берләштергән музее да бар икән

Иске Йөрек авыл җирлегендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее 2020 елда, авылның «Бөртекчелек» колхозы җитәкчелеге инициативасы белән булдырылган. Экспонатларны авыл халкы бергәләп туплаган. Гомумән, авыл тулы канлы тормыш белән гөрләп яши. Авылда 240 шәхси хуҗалык исәпләнә, 710 кеше яшәве билгеле. Авылда мәдәни мохит сизелә, мәгариф учреждениеләре дә эшли.

«Бер гасыр элек Иске Йөрек авылында зур янгын чыккан булган, дип, әбием сөйли иде. Халык, бер-берсеннән көнләшеп, башкаларның да йортлары янсын дип, хәтта песиләренә ут төртеп өйләргә кертеп җибәргәннәр… Янгын афәтеннән соң халык таралып, тагы 4 авыл барлыкка килгән», – дип сөйләде Киров өлкәсе татарларының «Дуслык» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова.

  • Иске Йөрек якларында һәр игелекле эш-гамәлнең башлангычында колхоз рәисе Рәшид Хәлиуллин һәм аның гаиләсе тора. Авыл халкы, колхозчылар өчен бию түгәрәкләренә кадәр эшли икән биредә… Бүгенге заманада бу бит чын-чыннан шаккаткыч вакыйга вә күренеш!

Бик бай, мул тормыш һәм заманча көнкүреш белән яшәгән Иске Йөрек авылының хәтсез урыннарында булдык. Колхоз булдырган спортзал да, 5 авыл тарихын берләштергән музей да эшләп килә. Музей экспозицияләре белән журналистларны Иске Йөрек китапханәчесе Елена Касыймова таныштырды, һәр күргәзмә хакында тасвирлап сөйләде. Музей экспозицияләре берничә бүлмәгә бүленгән, анда җирлекләрнең шөһрәтле үткәнен чагылдырган фотосурәтләр, төрле мәгълүмат, йорт кирәк-яраклары урын алган.

«Борынгы заманнарда булган олы янгын вакытында җирлектәге 190лап хуҗалык, мәчет тә, мәдрәсә дә яна… Авыл халкының берникадәр өлеше янгынннан соң Иске Йөрек җиреннән тирә-якка чыгып китә, һәм Үрнәк, Марс, Шәгъбан һәм Яңа Йөрек авыллары барлыкка килә. Бу музейга әйберләр җыйганда, алда аталган мәктәп балалары да ярдәм күрсәтте. Авылның урта мәктәбендә 100дән күбрәк бала белем ала. Татар телен дә, тарихны да өйрәнәләр. Балалар бакчасында 39 бала тәрбияләнә», – диде Елена ханым.

Музей эше башлангычында нәсел тамырлары шушы авылдан булган хәрбиләр гаиләсе Мансур һәм Җәмилә Шәмсетдиновлар тора. «Үзем гомеремне хәрбилеккә багышласам да, күңелем һәрчак авылга тартылды. Менә пенсиягә чыгып кайткач, музей оештыру бурычы куелды. Тарих бит ул кызыксындыра, аны өйрәнгән саен ныклап актарасы килә», – диде Иске Йөректәге музей җитәкчесе Мансур Шәмсетдинов.

Бозау караучы: Эш шартлары нык үзгәрә

Киров өлкәсе татарлары яшәгән Малмыж районынының Иске Йөрек авылында Бөтендөнья татар конгрессы чараларында актив катнашкан халык яши. Авылда «Зерновой» – татарчасы «Бөртекчелек» буладыр инде – хуҗалыгы эшләп килә. Анда 2 мең 500дән артык терлек бар, шуларның 970е – савым сыерлары. Бозауларны аерым фермада, «салкын ысул» белән һәрберсен аерым «ояда» үстерәләр. Хуҗалыкта күпчелек Иске Йөрек авылы халкы хезмәт куя.

«Бозау караучы булып эшләп йөрим. Авыл хуҗалыгы тармагында 8 ел эшлим. Эш шартлары бик яхшы, көннән-көн үзгәрә. Хезмәт хакына зарланмыйбыз. Вакытында түләп баралар. Эш инде җиңел дә, авыр да булгалый, әмма авылымнан мәңге дә китмәс идек. Бу яңа комплекста өченче ел гына эшлибез әле. Барлыгы 150 бозау карыйм. Эш сменалап, 3 бозау караучы бар», – дип сөйләде «Бөртекчелек»тә эшләүче Зөлфия Сәлахиева.

«Без 150 миллион сумлык кредит алып, 3 терлек торагы төзедек. Аннан соң «Илкүләм проектлар» кысаларында 240 миллион сумлык кредит алган идек, яңадан 3 ферма булдырылды. Хәзерге вакытта көн саен колхоздан 22 тонна сөт тапшырабыз. Сөтне Казан һәм Чистай заводларыннан алып китәләр. Сыерларыбызның беренче партиясе – 2008 елда Германиядән алып кайтылган «көнчыгыш» токымлы иде. Калганнары – үзебезнең илнекеләр», – диде хуҗалык рәисе урынбасары Ильяс Хәлиуллин.

«Колхозның 7 меңгә якын гектар җире бар. Сенаж да, мал азыгы да үзебез җитештергән. Хәзерге көндә чит ил орлыклары бик кыйммәт, шуңа күрә үзебезнең илдә җитештерелгән орлыклар белән агрономнарыбыз селекция эше белән шөгыльләнәләр. Быел менә эксперимент итеп 35 гектар мәйданда соя чәчеп карадык. Һава торышы быел зыян салмады», – диде әңгәмәдәш, хуҗалыкның җитәкчесе – Ильясның әтисе Рәшид Хәлиуллин. Кызганыч, без барган көнне ул авылда түгел иде.

Ильяс Хәлиуллин әйтүенчә, күп кенә яшьләр әлеге чорда шәһәр тормышын сайлый. «Эшләгән кешегә социаль яктан барлык шартлар тудырылган. Авыл гөрләп тора. Бәби тугач та матди ярдәм каралган. Авылдан махсус хәрби операциядә катнашучылар бар. Бер ортопед егетебез фермада эшли иде, әле анда, яу кырында... Аңа, гаиләсенә дә ярдәм итәргә тырышабыз», – диде ул.

Хуҗалыкта 120 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 40 мең сум. «Бөртекчелек» балансында музей, шулай ук заманча спорт залы бар.

«Бөртекчелек» колхозы авыл халкына замана таләпләренә туры килгән спорт залы булдырган

Иске Йөрек авылының спорт күнегүләре залы колхоз ашханәсенең икенче катын били. Авыл килене – Ильясның хатыны Айсинә Хәлиуллина спортзалда авыл хатын-кызлары өчен күнегүләр дә алып бара, милли стильдә кием җитештерү бизнесы белән дә шөгыльләнә, шуңа өстәп шигъри җанлы да әле.

Айсинә милли киемнән каршы алды. Кунаклар бик үтенеп сорагач, ул шул киемнәре белән күнегүләрнең ничек үткәнен күрсәтергә дә ризалашты.

Фото: ©

«Киров өлкәсенә 8 ел элек килен булып килдем. Ул чакта үз алдыма шундый сорау куя идем «ни өчен мине Аллаһ Тәгалә шушы яклар белән бәйләде икән?». Һәр кеше үзенең торган, яшәгән җиренә нинди дә булса файда, ярдәм китерергә тиеш. Шул максаттан чыгып, безнең хуҗалык рәисе менә бу күркәм спорт залын ясарга ярдәм итте. Джампинг-фитнес белән Татарстанның күршедә генә урнашкан Балтач районына йөреп шөгыльләндем. Үзебездә дә шундый спорт төре буенча күнегүләр өчен зал булдыруны теләдем. Джампинг-фитнес – яңа спорт төре, хәзергесе көнне рәсми төстәге спорт төрләре сафына керә. Күпчелек биредә 60 яшьтән өлкәнрәк апалар мавыга. Хәтта Малмыж районының башка авылларыннан да киләләр безгә. Занятиеләрнең берсе нибары 100 сум тора. Берничә төркемгә бүленеп шөгыльләнәбез. Бу фитнес спорты күпчелек хатын-кызлар сәламәтлеге өчен файдалы», – дип сөйләде ул.

Шулай ук Айсинә – «Асылъяр» дип аталган милли стиль, орнаментлар белән киемнәр җитештерү проекты авторы. Бу киемнәрне заказга тегү каралган.

Конбаш авылы атамасы марилардан калган

Татар Конбашы авылының 600 еллык тарихы урындагы мәктәп музеенда тупланган. Әлеге музей 27 ел эшли икән.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүгенге көндә биредә безнең 1 меңнән артык экспонат җыелган. Музеебызда күптөрле чаралар, дәресләр үткәрелә. Авыл халкы да монда тарих белән таныша. Мәктәп балалары да музей мәгълүмәтләре ярдәмендә фәнни-тикшеренү эшләре ясый. Музей – авыл өчен кадерле, җанга якын урын! Күрше, тирә-як авыллардан да экспонатлар җыйдык. Безнең мәктәп директоры булып, 1941-1987 елларда Россиянең атказанган укытучысы, тарих фәне мөгаллиме Шәрифулла абый Әхсадуллин эшләде. Ул ныклап тарих белән кызыксынган, өйрәнгән һәм безгә бихисап язмаларын калдырган.

1440 елда, Явын Иван сәясәте белән чукындырылудан куркып, Татарстанның Түндәр авылыннан бу урынга килеп 7 гаилә урнашкан. Бу җирләрдә элек урман булган. Елга янында марилар яшәгән биләмә булган. Татарлар исә өскәрәк килеп төпләнгән. Әкренләп-әкренләп, марилар белән татарларның дуслыгы булмау сәбәпле, мариларга китәргә кирәк булган, татар көчлерәк булып чыккан. Безгә бабайлар сөйли иде – су буенда мари халкы җирләнгән зират та бар, дип. Менә шушы легенда булганмы, әллә инде чынмы… Без авыл исеме барлыкка килүнең шушы версиясенә таянабыз: марилар күченгән вакытта, актык мари хатыны су буеннан казларын «комба, комба» дип чакырган һәм шуннан авылыбыз исеме барлыкка килгән», – дип бәян итеп таныштырды музей белән озак еллар мәктәптә дә хезмәт куйган Татар Конбашы авылы китапханәчесе Гөлфия Мостафина.

Алга таба сәяхәтебезнең чираттагы тукталышы җирле мәдәният учагында булды. Анда безне соклангыч матур «Аулак өй» ансамбле каршылады. Ансамбль 12 ел элек оешкан, авылның 16 апасы йөри. Монда алар җырлап-биеп кенә калмыйлар, ә чигү һәм тегү осталыкларын да арттыралар.

Совет власте чорында да манаралары киселмәгән Киров мәчетләрендә булдык

Иске Йөрек авылында 2 борынгы мәчет эшли. Аларның берсе 1891 елда, икенчесе 1919 елда салына башлап, 1923 елны төзелеп бетә.

«Совет власте Киров өлкәсендә урнашкан чорда да мәчетләребез манаралары киселмәгән. Безнең җирлекләргә манараларны кисәргә килгән булганнар, әмма халык җыелып чыгып, бу эшкә каршы төшкән. Манара кисәргә килүчеләр кирегә борылып китеп барганнар. Бу күренеш инде халкыбызның никадәр көчле рухлы, динле булуын да дәлилли. Коммунистлар партиясе заманаларында мәчетләрдә колхоз ашлыгы сакланса да, ата-бабаларыбыз яшерен рәвештә монда намазга йөргән», – дип сөйләде журналистларга Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иске Йөрек авылы имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Кашапов.

«Иң борынгы мәчетебез 1891 елда Гыйззәтулла бай тарафыннан салына. Икенчесен халык бергәләп таштан сала. Ул вакытта авылның имамы булып Мөбәрәкҗан хәзрәт Назыйров хезмәт куя. Ул бик укымышлы, дини нәселдән була. Иман йорты төзелгәндә, ул бик каты салкын тидереп, үлеп китә. Аннан соң ТР Балтач районыннан булган, Төркиядә, чит илләрдә укыган Һадиулла Камалов имамлык вазифасын башкара, әмма ахырдан ул репрессия корбаны була», – диде әңгәмәдәш.

Нияз хәзрәт Кашапов әйтүенчә, мәчетнең икесе дә эшли. «Икесендә дә гает бәйрәмнәре, ифтарлар үтә, вәгазьләр сөйләнелә. Төп мәчет булып 1923 елгысы эшли. Мәчетләрне карап тотырга халык ярдәм итә, акчалата иганәчелек итүчеләр дә бар. Аллаһның рәхмәте белән, Татарстанның Балтач районыннан үрнәк алып, безнең 1923 елгы мәчетне җылыту өчен, урындагы «Бөртекчелек» колхозы түли», – ди ул.

Мәчетләргә ел саен ремонт эшләре башкарылуын да әйттеләр. Мәсәлән, узган елны 1923 елгы мәчеттә подвал этажын кулланыш өчен яңартканнар. Анда ашлар уздыру, дини дәресләр үткәрү өчен мөмкинлек булуын күрсәттеләр. Шулай ук әлеге иман йортында җәй көне балалар өчен әхлак лагере оештырыла.

Яңа Смәил авылы да гөрләп яши, халкы тырышып эшли

Авыл мәктәбендә безне Яңа Смәил хакимияте башлыгы Рәшид хәзрәт Әхәтов һәм мәктәп директоры Ильяс Гыйлметдинов сәламләделәр.

«Мәктәптә барлыгы 11 укытучы эшли. 2 сыйныфтан 9 сыйныфка кадәр татар теле укытыла. Мәктәптә татар, рус, мари, удмурт халыкларына багышланган музей да эшләп килә», – дип белем йорты белән таныштырды Ильяс Гыйлметдинов.

Мәктәп музеенда булдык, музей – район мәктәпләре музейлары арасыннан иң элеккеге, диделәр. Музейны тулыландыру эшендә мәктәп укучылары үзләре үк катнашып кына калмыйлар, ә хәтта ки фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәләр булып чыкты.

Алга таба делегациябез Яңа Смәил авылының мәдәният йортына юлланды. Анда безне шулай ук учреждениенең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырдылар, мастер-класс күрсәттеләр. Бинаның 2 этажында шактый бай фондлы китапханә урнашкан.

Чаралар ахырында Эдуард Симонов яңадан журналистлар белән очрашты. Эдуард Симонов: «ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләрнең тормышларын кайгыртканнары өчен рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ сезнең ярдәм белән бездә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары саклана», – диде.

Эдуард Симоновның Рәхмәт хатлары белән ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук конгрессның хезмәткәрләре Гөлназ Шәйхи, Булат Ибраһимов, Энҗе Шәйхетдинова һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте PR-директоры Ләйсән Сафина бүләкләнделәр.

Яңа Смәил авылының иман йортына юл тотканда авыл хакимияте башлыгы җирлектәге яшәеш хакында сөйләп барды. «Авыл халкы, әлбәттә, кими. Шулай да, тулаем алганда җирлегебездә 1 мең, ә авылда 486 кеше гомер итә. 2022 елда авылда «Газпром – балаларга» программасы буенча төзелгән күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылды. Ул мәктәп янында урнашкан. Объектның гомуми мәйданы – 1007 кв. м, ул мини-футбол, волейбол, шулай ук 2 баскетбол кыры өчен зоналарны үз эченә ала. Кибетләребез, ярымфабрикатлар җитештерү предприятиесе дә бар. Әкренләп авыл урамнарына асфальт салына», – диде Рәшид Әхәтов.

Бу урында әлеге авылның үрнәк гаиләсе булган Рәшид һәм Гөлназ Әхәтовлар хакында тулырак язып үтәсем килә. Гөлназ ханым – авыл китапханәсендә хезмәт куя, ә Рәшид әфәнде, төп дәүләт вазыйфасыннан тыш, имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Бу гаилә – чын-чыннан авылның тоткасы булган гаилә. Нәкъ бу затлар тырышлыгы белән авылның иҗтимагый, мәдәни тормышы шаулап-гөрләп тора.

«Безнең «Агымсу» ансамблендә 7 музыкант: 6 гармунчы һәм 1 кыңгырау сугучы. Иң өлкәнебез – Касыйм абый Хәлиуллин. 2 тальян, 1 баян һәм хромка моңнары бергә кушылганда булган безнең көйләрне ишетсәгез?! Искиткеч! Иҗат коллективыбыз 10 елдан артык татар милләтенә хезмәт итә. Мәдәният йортына кагылышлы түгелбез, үзаллы без, әмма мәдәният учагыннан аерылгысыз без. Репертуарыбыз төрле – попуррилар да, аерым җырлар да бар», – дип сөйләп узды Миңнемулла Галиев.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Сәфәребезне Яңа Смәил авылы иман йорты белән эше белән танышып йомгакладык һәм кайтыр юлга кузгалдык. Әлбәттә, милләттәшләрнең шундый матур итеп, җир җимертеп яшәүләренә сөенмичә мөмкин түгел. Киләчәктә дә бу төбәк татарлары шулай ук актив һәм ватанпәрвәр булып калсын иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100