Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр кылдык: Милли үзаң көчлелеге хәйран калдыра

Татарстан журналистлары өчен Бөтендөнья татар конгрессы Киров өлкәсенең Малмыж районына эшлекле сәяхәт оештырды. Эшлекле сәфәребезнең төп максаты – биредә яшәүче милләттәшләребезнең яшәеше белән танышу иде. Сәфәрдә «Интертат»ның да иҗат төркеме булып кайтты.

news_top_970_100
Киров өлкәсенә эшлекле сәфәр кылдык: Милли үзаң көчлелеге хәйран калдыра
Фото: Абдул Фархан

Иң беренче тукталышыбыз «Юлчы» комплексы янында булды. Юл чатында урнашкан бу комплекста кунакханә, мәчет бар икән. Алдан ук билгеләп үтәсем килә, һәр барган урыныбызда җыр-моңнар, икмәк-тоз һәм чәк-чәкләр белән зурлап каршыладылар. Бәлки, үзем күпмедер вакыт район матбугатында эшләп килгәнгәме, ә анда мондый ук ихтирамга Һәрхәлдә өйрәнмәгәнбез, бу кадәр журналист халкын хөрмәтләүне күреп шаккаттым һәм куандым. Тагы бер күңелгә ятышлы күренеш – бу төбәк татарлары Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда ифрат актив катнашуларына хәбәрдар булдык.

«Безнең Киров өлкәсенең Малмыж җирендә 4 милләт үзара дуслыкта яши. Рус, татар, мари һәм удмурт халкы вәкилләре бердәмлектә гомер итә. Татарлар бездә 32 процент. Сабантуйлар, гает бәйрәмнәре зурлап уздырыла», – диде Малмыж районы башлыгы Эдуард Симонов.

Эдуард Симонов билгеләвенчә, Малмыж районы халкы Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле. «Элеккеге ачлык чорларында кировлылар Татарстанның Балтач районына ярдәм итсәләр, хәзерге заманда Татарстан безгә ярдәм итә, сезгә барып укыйбыз һәм эшлибез. Шулай ук үзара тәҗрибә уртаклашуларыбызны әйтмәү дөрес булмас», – ди ул.

Әйткәндәй, Эдуард әфәнденең татар журналистларын үзебезчә, саф татарча итеп сәламләве сокландырды, «Әлһәмдүлилла» дип әйтүләре дә яхшы мәгънәдә гаҗәпләндерде. Ул көненә 5 намазын укый икән.«Минем Әминә әбием һәм Вафа бабам – татарлар иде. Әтием рус иде инде. Хатыным татар, балаларым да исламда», – диде ул. Менә шулай рус мохитендә яшәсә, эшләсә дә, хәтта район башлыгы да милли хис-тойгыларын яшермичә, татар теле белән горурланып гомер итә монда.

Балалар бакчасына юл тотканда да автобуста сөйләшеп, аралашып бардык. Киров өлкәсе татарларының «Дуслык» атналык газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова безгә милләттәшләр көнкүреше хакында бәян итеп барды.

Сөенеп билгеләп үтәм, Малмыж төбәгенең барлык таралмаган колхозлары вә хуҗалыклары белән татарлар җитәкчелек итә, диләр ләбаса. Бу инде безнең татарның көчле булуын, тырышлыгын да исбатлыйдыр.

«Безнең барлык авылларда да мәчетләр бар, эшлиләр. Аларның күпчелеген юмарт җанлы иганәчеләр салдырган. Хәтта, тулаем руслар яшәгән җирлекләрдә дә. Ә чиркәүләр юк», – дип әйтеп куйгач Гөлнара ханым, сәерсенеп киттем... Руслар христиан динен тота бит, аларга кыенга туры килми микән соң?

Хәер, Аллаһ йортлары турында соңрак язармын, әлегә балалар бакчасына тукталыйк.

Балалар бакчасында – менә дигән милли тәрбия!

Алга таба «Алтын ачкыч» балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. «Бу белем һәм тәрбия учреждениесендә бик яхшы, җылы атмосфера. Монда төрле юнәлештәге, хәтта инновацион эшчәнлек алып барыла. Милли тәрбиягә зур игътибар бирелә», – диде Малмыж районы башлыгының беренче урынбасары Оксана Алёшкина.

«Безнең балалар бакчасына 33 ел. Барлыгы 6 төркемдә 109 бала тәрбияләнә. Балаларга милли мохиттә тәрбия бирергә омтылабыз. Бакчабызда туган як тарихын өйрәнү музее эшли, андагы экспозицияләр белән тәрбияләнүчеләребез аеруча кызыксына», – дип сөйләде «Алтын ачкыч» балалар бакчасы мөдире Рәмилә Лотфуллина.

«Рус һәм татар телен камил итеп өйрәтү – баланың уңышлы киләчәк тормышына нигез салу. Бакчабызның эшен нәтиҗәле итү өчен яңа идеяләр, белем һәм тәрбия бирүдә яңа технологияләр кулланабыз. Бакчага йөрүчеләрнең 37 процентын татар балалары тәшкил итә. Аларны милләтебез тарихы, мәдәнияте һәм туган тел белән кызыксындыру максатыннан «Күбәләк» түгәрәге эшли. Түгәрәкнең җитәкчесе Зөлфия Минһаҗева һәр шөгыльгә иҗади итеп әзерләнә. Балаларга татар халкы гореф-гадәтләре, йолалары, халык аваз иҗаты өйрәтелә. Бу түгәрәккә башка милләт балалары да йөри, очрашулар биредә атнага 2 тапкыр үткәрелә. Анда 5-7 яшьлек балалар тупланган», – дип бәян итте Рәмилә Хашим кызы.

Балалар исә бик матур концерт номерлары тәкъдим итте, биеделәр, җырладылар һәм безне самими балачак иленә алып кайттылар. Дөресен әйткәндә, сокланып карадым бу күренешкә, рус өлкәсендә, удмуртлар һәм марилар арасында үсүче бала-чага татарча бии, шигырьләр сөйли…

Алга таба балалар бакчасында урнашкан музей белән таныштык. Өч бөртек экспонат куелган почмак түгел ул, ә чын-чыннан бер залны биләп торган туган як тарихын өйрәнү музее.

Музей экспозицияләре тарихның төрле чорларын колачлый. Тематик зоналарга бүленеш бар. Әле күптән түгел генә, бер гаилә элеккеге, ыргаклы бишекне дә бүләк иткән. Монда Советлар союзы дәверендәге кинопроекторлар да, ул вакыттагы балалар уенчыкларын да күрә алдык.

Бөтендөнья татар конгрессы сәфәр барышында милләттәшләребезгә матур-матур бүләкләр өләште.

Музейда бик сәләтле ханым Наталья Мәһдиева ясаган курчаклар күргәзмәсен дә күрдек. Алар барысы да татар милли киеменнән һәм кешенең төрле гомер циклларындагы киемнәрен, бизәнүләрен, кием әсбапларын күрсәтәләр. Курчаклар полимер балчыгыннан эшләнгән. Наталья ханымны соңыннан очраклы рәвештә генә Малмыж районы хакимияте янында да очраттык. Әлбәттә, интервью алмыйча булдыра алмадык…

Без күпмилләтле җирдә яшибез. Минем татар курчаклары коллекциясе аркылы мәдәни үзенчәлекне күрсәтәсем килде. Истә, тәүге курчаклар коллекциямне Йошкар-Олада үткән Халыкара конкурска алып барган идем, беренче урынны яуладым. Мин музей фондлары, архивлар белән тыгыз элемтәдә эшлим. Архивларда тарихчыларның кулъязмалары белән дә таныштым. Мин татар милли атмосферасында үстем, гаиләмдә – төрле милләт вәкилләре, ирем дә татар, – дип сөйләде ул.

Киров өлкәсенең «Дуслык» газетасы баш мөхәррире: Газетада бик күп темаларны күтәрәбез

Эшлекле сәфәрнең киләсе тукталышы Малмыж шәһәрендә нәшер ителгән «Дуслык» татар газетасы редакциясендә булды.

Газетабыз 1990 елның 1 гыйнварыннан алып нәшер ителә. «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән шигарь белән чыгарыла. Басмада татар халкының яшәеше бәян ителә, төрле әһәмиятле вакыйгалар сурәтләнә, көнкүреш өчен файдалы киңәшләр бирелә. Газетада бик күп темаларны күтәрәбе», – дип сөйләде Киров өлкәсе татарларының «Дуслык» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Габдрахманова.

Газетаның тиражы 609 данә. Һәр саны 8 битле булып нәшер ителә һәм балалар өчен исәпләнгән, дин, авыллар сулышын яктырткан полосалар бар. Редакциядә берничә генә кеше эшли икән. Редакция Малмыж районы хакимияте бинасының бер бүлмәсен били. Шунда ук рус телендә нәшер ителүче «Сельская правда» газетасы кабинеты урнашкан.

«Дуслык» газетасының сәхифәләрен актарып чыктым. Бик матур эчтәлекле, район газеталарына охшап тора стиле, вёрсткасы. Тик тулаем татарлар яшәгән кайбер төбәкләрдә, районнарда 1000 чамасы гына тираж җыйганда, рус өлкәсендә 609 данә тиражлы газета нәшер итү дә – олуг хезмәт, тырышлык, чырышлык һәм дә батырлык дип әйтү дә күпертү булмас!

Доклад, үткәрелгән чаралар хакында хисап җыелышына эләктекме? Әллә соң түгәрәк өстәл булдымы?

Малмыж үзәк китапханәсендә үткән түгәрәк өстәл форматындагы очрашу берникадәр эшләнгән эшләргә исәп-хисап җыелышы форматын хәтерләтте... Хәер, хәзерге көндә бик күп чаралар шул күренешкә кайтып кала. Әлбәттә, безгә бу төбәктә яшәүчеләрнең социаль, иҗтимагый яшәеше кызык. Тик шулай да, кайчан, кайда нинди кичә, фольклор бәйрәме үткәрелгәнен тыңлаудан файда алучы журналист булмагандыр ул?! Бәлки, ялгышсам, мөхтәрәм коллегаларым минем сүзләремне төзәтеп, фикеремне җайга салып җибәрсеннәр.

Малмыж үзәк китапханәсендә узган түгәрәк өстәл эшен йомгаклап, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон һәм «Атна вакыйгалары» газеталары баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Дуслык» редакциясенә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең бүләкләрен тапшырды һәм үзара тәҗрибә уртаклашу эшен дәвам итү мөмкинлеген әйтте.

Эшлекле сәяхәтебезнең икенче өлеше – көннең икенче яртысы Малмыж районы биләмәләренә кергән Иске Йөрек, Яңа Смәил, Татар Конбашы авылларында үтте. Авылларда күргәннәребезне алдагы язмадан укый алырсыз.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100