Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кирмәндә узган «Мин татарча сөйләшәм!»: «Быел Казанның нәкъ йөрәгендә урнаштык»

Яшьләр Казан Кирмәнендә очрашты, җырлады, биеде, моңланды, котырды һәм татарча сөйләште. Бу Казанда «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узды дигән сүз. Яңа урында, яңа рәис белән оештырылган чараның ничек узганын язабыз.

news_top_970_100
Кирмәндә узган «Мин татарча сөйләшәм!»: «Быел Казанның нәкъ йөрәгендә урнаштык»
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

«Мин татарча сөйләшәм» Казан Кирмәненә барып җитте. «Мин татарча сөйләшәм – киләчәкне үзгәртәм» шигаре белән акция үзе дә үзгәрә. Гомумән, ул 26 апрель көненең бер атрибутына әйләнде. Бәйрәм көненең матур ноктасы булып тора. Акция күп еллар Бауман урамында узды, соңгы 2 елда Камал театры янындагы мәйданда булган иде. Быел исә башта цирк яны дип хәбәр иттеләр, тик нәтиҗәдә Казан Кирмәне сайланды. Машина тавышы да, җил дә юк, бик уңайлы урын.

Быелгы акциянең төп максаты да бераз үзгәргән. Татар теле инде урамнарда кулланыла башлагач, интернет киңлегендә телне куллануны арттыруны максат итеп куйганнар. Шуңа бәйле рәвештә, интернетта татарча контент та бу көннәрдә артып китте. Бу быелгы дизайнда да күренә, барысы да «пиксель арт» форматында. Акциянең символы булган «ә» хәрефе дә шундый. Андый яңалык булу да шатландырды.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Спасс манарасындагы сәгать телләре кичке 5кә якынлашканда сәхнә алдында халык күп түгел иде әле. Килгән кешеләрнең күбесе кирмән дивары буенда «Ташаяк ярминкәсе» тирәсендә иде. Менә анда бераз кысанрак иде кебек тоелды, чөнки сукмак тар.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«Мин татарча сөйләшәм» һәм «Татар җыры»н ни берләштерә?

Концерт 15-20 минутларга соңрак башланды, ул вакытка халык та җыела төште. Сәхнә алдына Ләйлә Лерон һәм зебра Роберт Исламов чыкты. Бу исә Ләйләнең Бауман урамындагы фото өчен акча сорагыч хайваннарны аннан куып чыгарырга дип йөрүенә ишарә иде. Ә Ләйлә нәрсә? Робертның: «Булдыра алмадың», – дигәненә ул: «Син чушпан кебек, культурный түгел. Бар киемеңне алмаштыр», – дип аның үзен куып җибәрде.

Ул вакытта сәхнә алдына (әйе, шулай гади генә барысы да) мәдәният министры Ирада Әюпова чакырылды. Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе Райнур Хәсәнов та чыкты. «Татар теле бәйрәме белән котлыйм сезне. Нәрсә ул сүз? Телебез нигезендә сүз ята. Телне саклар өчен сүз генә түгел, эшләр кирәк. Мин сезгә рәхмәтле – эшләрегез бик күп. Сүзләрегез һәм эшләрегез килешә. Киләсе елда тагын да күбрәк кеше булыр, һәм тагын да күбрәк кеше «мин татарча сөйләшәм» дип әйтер», – диде министр, һәм шунда ук лотереядә театраль турга 2 кешелек сертификат уйнатылды.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Сәхнәгә күчкәнче, алып баручылар турында әйтеп аласы килә. Сүзен дә табалар, мәзәген дә ясыйлар, көлдерәләр дә, афәрин. Акциядә ир-ат алып баручылар белән экспериментлар ясыйлар, ә кызлар, сез кайда икән? Ләйлә темада, ул кызык, тик бер генә борчу бар. Монда да «Татар җыры»ндагы кебек булып китмәсен иде.

Форумның элеккеге рәисе Ленария Мөслимова да бу ике чара арасында параллель үткәрде.

Акция 2005-2006 елларда оештырыла башлады. Бу – абсолют гражданлык инициативасы буларак эшли башлаган проект. Ул вакытларда «Үзебез» хәрәкәте бар иде. 20-25 яшьлек яшьләр – шәһәр татарча сөйләшмәвен аңлап, туган сорауларына җаваплар эзләп үзләре шундый проектны башлап җибәрүчеләр. Моның төп оештыручысы, башлап җибәрүче кеше ул – Илшат Сәетов. Ул «Бөтендөнья татар яшьләре форумы»ның рәисе иде. Соңыннан «Мин татарча сөйләшәм» проект гына түгел, хәрәкәт буларак үсеп китте. Быел ул 19нчы тапкыр уза, Татарстанда «Татар җыры» һәм «Мин татарча сөйләшәм» акциясе генә шулай дәвамлы, 1 ел да туктатылмыйча, пандемияләргә дә карамастан оештырылып килүче чара. Матур чылбыр булып аның идеясе дә күчә бара. Һәм инде быел Казан Кирмәнендә урнаштык. Беренче уздырылган урыны – Бауман урамы иде. Ни өчен Бауман урамы, чөнки ул – шәһәр уртасы, анда бик күп халык. Барлык халык та күрсен – шәһәр халкы да, кунаклар да – Казан татар шәһәре, монда 2 телне дә кулланып була, иркен сөйләшеп була. Быел Кирмәндә – Казанның нәкъ йөрәгендә урнаштык, – диде.

Җырыңны тыңлыйм!

Бу чарага кеше моң эзләп килмидер дип уйлыйм. Монда моң бөтенләй юк түгел, ул бар, тик «Мин татарча сөйләшәм» ул күбрәк дәрт турында. Монда барлык җыр сүзләрендә, хәрәкәтләрдә мәгънә эзләү, бәрелү кирәкмидер. Монда бары тик яшьлек – ирек дип әйтәсе килә. Татарча бит! Тамашачылар арасында яшьләр генә түгел, олы яшьтәге ханым-әфәнделәр дә бар иде. Беренче рәтләрдә дә тордылар, карадылар.

Арттарак түбәтәй кигән, тыйнак кына басып торган бер абый үзе дә музыкант булып чыкты:

– Мин үзем – Башкорстан татары, Казанга берничә ел элек күчеп килдем. Бу чарада беренче тапкыр, үзем баянчы булам, җырлар язам. Минем якын танышым, якташым Райнур Хәсәнов чакырды. Бик ошый, музыка өлкәсендә төрле юнәлеш булырга тиеш, һәрбер буынның үзенең музыкасы була, безнеке башкача иде, хәзер яшьләр башкачарак музыка тыңлый. Мин бик шат шундый яшьләребез булуына, – диде ул.

Тамашачылар арасында бу акциягә 19нчы тапкыр килүчеләр дә бар иде.

Искиткеч! Бик күркәм фестиваль, шулай дәвам итәргә кирәк безгә, без үзебез инде 19нчы тапкыр киләбез. Альтернатив музыканы тыңлыйбыз – «Gauga», «Yummy Music». Яшьләр өчен мондый юнәлештәге музыкаль концертлар булырга тиеш. Гомумән музыка төрле булырга тиеш дип уйлыйм. Милләтне, дәүләтне, телне без сакламасак – кем сакласын, – дип сөйләде бер әфәнде.Беренче булып сәхнәгә Yummy Music Band, Илгиз Шәйхразыев һәм Элвира Мифтахова чыкты. «Синең хакта», «Әдрән диңгез», «Сәрвиназ»лар яңгырады. Аннан K-Ru, Азат Гыйльметдин, Искан җырлады.

Алия Нур «Синең күзләреңә карап янам» дип җырлаганнан соң, Рәнис исемле егет сәхнәгә кызына тәкъдим ясарга чыкты. Шундый каушады инде, балакай. «Суыкларда да греет безне мәхәббәт. Гафу итегез, җылыта», – дип каушый-каушый сөйләп китте. «Ул бит инде минем девушка, мин аның хатыным булуын телим», – ди. Сөйгәненең исеме Ксения, шуңа русчалап сөйлидер дигән идек, ул татарча «әйе» диде. Янда гына торган бер апа «бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип куйды, ә яшьләр «әче» дип кычкыра башлады. Менә шулай, «Мин татарча сөйләшәм» сәхнәсе кавыштыра да башлады.

Санкт-Петербургтан «lunami»ның «Кил яныма» җырына бик күп алкышлар булды, «Кил инде, кил инде яныма» дип кушылып та җырладылар. Аннан Муса Гаянов чыкты. Тавышы, мәгънәсе белән күңел кылларын тибрәтеп алды. Бу ике чыгыш шундый салмак, җылы булып истә калды. Аннан китте дәрт вә котырыш. «Qaynar», «K3dert» («Көчдәрт» дип укырга), «Дышать», «Караш», «Gauga» төркемнәренең чыгышы барысы бер атмосферада булды, бөтен «җеннәрне» чыгарып бетердек.

«Qaynar» һәм «Gauga» төркемнәре акциянең күптәнге дуслары дип әйтергә кирәк. Калганнары – чагыштырмача яңалар. Шулай да, яшьләр аларның җырларын белә, кушылып җырлый. «Кодрәт» дип укыйсы килә торган «Көчдәрт»нең «Сәләт»тән чыккан төркем булуы аңлашылды. «Дышать» төркеменең яңартылган «Әпипә», «Тыпырдатып» һәм башка җырлары соңгы арада шулай ук музыкаль мәйданнарда һәм социаль челтәрләрдә популярлашып килә. «Караш» төркемендәге егетләр саны кимү ягына киткән икән, бер егетләре киткән.

Соңыннан «заряженный» яшьләрне бастырырга, сәхнәгә, укытучы апа кебек, Сәидә Мөхәммәтҗанова чыкты. Сузды да сузды. Әйе, Сәидә – бу проект форматы түгел кебек, шулай да «Juna» төркеме белән махсус җырларын башкардылар. Сүзләре генә аңлашылып бетмәде.

«Бу акциядән, бәлки, ниндидер мәгънәви як эзләү дә кирәкмидер»

Соңыннан исә, оештыручылар командасы халык алдына чыккач, әлбәттә, «Туган тел»не башкардык. Тырыш команда, бик күп волонтерлар җыелган.

Яшь шагыйрә Гөлназ Әхмәдиева акциядә икенче ел волонтер буларак катнаша.

Әлеге акция турында мәктәп чорында ук ишетеп белә идем, Казанга күченеп килгәч катнаша башладым. Монда чыннан да татар мохите, дуслар, танышларны очрату урыны. Оештыру моментлары да бик үзенчәлекле үтә, волонтерлар белән сөйләшү ниндидер җитди форматта түгел, гадәти булмаган рәвештә үтә. Без бергә җыелабыз, киңәшләшәбез. Әлеге акция кысаларында квестлар, квиз да уза. Күптән түгел Казан мәктәпләрендә укучы балалар өчен квест үтте. Шундый төрле проектлар күп, балаларны, яшьләрне татар теле белән кызыксындырырга ярдәм итә. Татар теленә якынайта дип саныйм. Бүген бит инде туган тел көне, аның шушы көнне үткәрелүе дә ниндидер бер символикага ия. Гомумән алганда, бу акциядән, бәлки, ниндидер мәгънәви як эзләү дә кирәкмидер, чөнки ул – күңел ачу, рәхәтләнеп ял итү урыны, дусларың белән аралашу урыны дип саныйм, – дип сөйләде ул.

Башкортстан кызы Диана Хәбибуллина да волонтер:

Октябрьск шәһәреннән, Башкортстан татары. Казан Федераль университетында химия юнәлешендә укыйм, быел «Татарча диктант»та да катнашкан идем. Әлеге чарага танышым чакырган иде, шуннан соң туктый алмыйм, барлык чараларга диярлек йөрим. Миңа бик ошый, минем өчен бу – зур шәхси үсеш. Мин химия укытучысына укыйм, киләчәктә татар телендә, татар мәктәпләрендә химияне укытырга теләгем бар. «Сәләт»тә химия юнәлеше буенча шундый бер сменада укыткан идем инде, миңа бик охшады, хәзер бу – минем хыялым, киләчәктә шундый мәктәпләр булыр дип ышанам. Альтернатив музыканы бик яратып тыңлыйм. «Gauga», «УСАЛ», «Yummy Music» – яраткан төркемнәрем, алар катнашкан барлык концертларга йөрергә тырышам, – дип сөйләде ул.

Хаталар өстендә эшләми торган Иске Татар бистәсе

Бу чараның бик көтеп алынган бер мизгеле – «Тяжело с татарским» антипремиясен игълан итү. Гадәттә ул «кәгазь» рамкада А4 форматында бирелә иде, быел зур итеп ясаганнар. Моның тагын бер сәбәбе бар – ул күп кешегә бирелде.

«Быел премиянең форматын үзгәрттек, ул шундый зур форматта. Ул Иске Татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелә. Алар пиарда һәм рекламада Иске Татар бистәсен куллана, әмма татар телен кулланмыйлар. Бу – матур күренеш түгел», – диде Райнур. Антипремия Иске Татар бистәсе префектурасына 2 тапкыр бирелгән булган инде. Төзәлмәгәннәр.

Антипремия ул бер көн эчендә эшләнә торган эш түгел, без ел дәвамында төрле-төрле бюджет, дәүләт оешмаларын икетеллелеккә тикшерәбез. Оешма урнашкан бинага барабыз – элмә такталар, татарча язулар бармы, тикшерәбез. Әгәр дә булмаса – мөрәҗәгать, хат язабыз. Без һәрвакыт тәрҗемә белән ярдәм итәргә әзер, безгә мөрәҗәгать итә алалар. Оешма ягыннан ниндидер негатив хат булса, алар «без татар телен кулланмыйбыз» дип әйтсәләр, без антипремия тапшырабыз, – дип аңлатты Райнур.

Татар телен кулланган өчен премия, ягъни рәхмәт хаты «Fix Price» кибетләр челтәренә бирелде. Роберт Исламов әйтмешли: «Фикыспырайс».

Шулай ук акция кысаларында узган башка бәйгеләргә дә нәтиҗәләр ясалды.

Чара беткәч, кайберәүләр кайтканда да җырлый-җырлый Кирмәннән чыгу юлына китте. Кирмән буйлап Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы җырларны җырлап барган бер егет күңелемдә аеруча кызыксыну уятты: «Вафирә апа җырлары йөрәктә», – диде ул, мин елмаеп карап куйгач, аннары чара турында фикерләре белән бүлеште: «Бик әйбәт, бик матур чара. Аеруча Кирмәндә узуы бик матур булды. Мин беренче тапкыр килдем. Иң истә калган җырчылар – ул «Дышать» төркеме. Мин бик шат, бездә шундый матур яшьләр булуына, телебез бик матур, ул тагын озак еллар яңгырасын иде». Исемен сорагач, «татар җырларына гашыйк егет» дип язарсыз, дип елмайды.

Быелгы акциядән шундый җылы, рәхәт хисләр калды. Яңалыклары күзгә күренә. Райнур җитәкчелегендәге оештыручылар командасы ничә төн йокламагандыр, белмибез, тик аларга – афәрин! Акция аны гел яшьләр үткәрүе белән дә үзенчәлекле. Анда буыннар алмаша, шуңа да ул рухын югалтмыйдыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100