«Килмәсәләр дә үпкәләмим» - Җырчылар бер-берсенең концертына йөриме?
Җырчылар бер-берсенең концертына йөриме? Концертларга йөрү кирәкме? «Интертат» артистларга шул сорауны бирде.
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер фикер белән бүлеште. Аның сүзләренчә, Уфада яшәп иҗат итүче артистлар арасында бер-берсенең концертларына йөрү тәҗрибәсе киң таралмаган. Ә Казан артистларында моның нәкъ киресе күзәтелә, алар коллегаларының концертларына йөриләр һәм сәхнәдәш дусларына теләктәшлек белдерергә тырышалар.
«Сәхнәдәшләреңнең концертларына йөргән очракта гына син үзеңнең уңай һәм тискәре якларыңны күрә, үз тамашаларыңа яңа элементлар кертеп җибәрә аласың. Үз казаныңда гына кайнап яшәргә ярамый. Мин шәхсән, мөмкинлегем чыккан саен башкаларның концертларына барырга тырышам», – дип сөйләгән иде Әнвәр Нургалиев үзенең сторисларында.
Шул уңайдан «Интертат» эстрада артистлары арасында кечкенә генә сорашу уздырып алырга булды. Җырчылар Әнвәр Нургалиев белән килешәме? Бер-берсенең концертларына йөриләрме? Артистлардан шул хакта сораштык.
«Концертка килгән җырчылар тарафыннан теләктәшлек кенә тоясың»
Татарстанның атказанган артисты Алия Төхвәтуллина-Карачурина:
Мин шәхсән үзем концертларга йөрергә бик яратам. Әле соңгы арада гына да Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Алмаз Мирзаянов һәм Зөлфирә Шәйдуллинаның концертларында булдым. Мөмкинлек чыкканда, сәхнәдәш дусларыбызның концертларын барып карарга тырышам.
Һәр концерттан үзем өчен нәрсәдер алып кайтам. Мәсәлән, соңгы тапкыр Зөлфирәләрнең концертында булдым. Алар концертларын бик матур итеп, шигырьләр белән үреп алып бардылар. Сәхнә бизәлешенә дә игътибар иттем, тамашачының хис-кичерешләрен күзәттем. Әлбәттә, башкаларны кабатларга ярамый, әмма үзең өчен ниндидер тәҗрибә алып, кайбер элементларны күреп кайту бик әйбәт. Ул алымнарны үз концертларыңда да куллансаң, кемдер, «бу мине кабатлый» дип уйларга мөмкин, шуңа күрә бу хакта коллегаңа әйтеп куярга да була. Мәсәлән миңа: «Синең менә шул-шул элементларың бик шәп килеп чыкты. Мин дә үзем өчен билгеләп куйдым әле», - дисәләр, сөенеп кенә кабул итәр идем.
Кыскасы, концертларга барганда, рәхәтләнеп ял итеп кайтам. Чөнки, коллегаларымның да иҗатларын яратам, машинада да тыңлыйм.

Безнең үзебезнең концертларга да артистлар күп килә. Килмәгәннәре дә килергә теләми дигән сүз түгел. Җае һәм вакытлары булуга карап инде, чөнки беләбез - гастрольләр графигы алдан төзелә.
Концертларга хезмәттәшләребез килгәндә бик шатланабыз, чөнки бу бик зур «поддержка». Концерт вакытында сәхнәгә менеп, матур сүзләр әйтеп, рухны күтәреп җибәрәләр, канатланып китәсең. Бернинди дә үзара узышу, ярышу кебек нәрсәләр юк. Киресенчә, концертка килгән җырчылар тарафыннан теләктәшлек кенә тоясың. Бер концертыбызга «Ямьле» төркеме кызлары чәчкәләр, шарлар күтәреп, фотоларыбызны ясап, матур сюрприз ясап килгәннәр иде. Эльмира-Рафил Җәләлиевлар, Гөлсирин-Азат Абитовлар да еш киләләр. Кайвакыт концертыбызга коллегаларыбыз килгәнне белмичә дә калабыз. «Концертыгыз матур булды», – дигән смслар, яки сторислар аша күреп кенә аңлап алабыз.
«Барырга кирәк» дигән сүз юк, барысы да теләктән тора»
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев:
Коллегалар минем Татарстандагы концертларыма да, Башкортстандагыларына да килә. Ләкин мин моны үземнең концерттан чыгып кына әйтәм. Башкортстанда радио-телевидение алып баручыларының да килгәне бар. Шуңа күрә ул якларда аз киләләр дип күзәткәнем юк.
Соңгы тапкыр Филипп Киркоров концертына бардык (көлә). Былтыр Ильмира Нәгыймова концертына барган идем, ахырга кадәр утырдым. Дөресен әйтергә кирәк, концертларга сирәк кенә барам, ләкин бу теләк булмаудан түгел. Аена берничә генә концерт куя торган җырчылар була. Ә безнең күбесенчә 15-20 концерт. Шуңа кайвакыт чакырган җиргә дә бара алмыйм. Әле менә стадионда куйган концертына Ришат Төхвәтуллин, аннан Гүзәл Уразова чакырган иде. Икесенең берсенә барып булмады.

Бер-береңнең концертына йөрергә кирәк, дип кисеп әйтә алмыйм. «Кирәк» дигән сүз юк, барысы да теләктән тора. Әлбәттә, сәхнәгә менеп коллегаңны котласаң, кабат янына кереп, чәй эчеп, матур сүзләр әйтсәң, бик күңелле. Әле менә концертыма Рузилә Хәйретдинова килде. Бик каты мактады, ләкин чәй эчәргә кермәде, оялды.
Килсәләр, һәркемгә ишегем ачык, тәмләп чәйләр эчәрбез. Аларның көләч йөзләрен күрергә бик шат булачакмын. Килмәсәләр дә үпкәләмим. Артык аптырамыйм мин моңа, җиңелрәк карыйм.
«Ял көнендә беркемнең дә эшенә барып утырасы килмидер»
Җырчы, алып баручы Алмаз Мирзаянов:
Мин Әнвәр Нургалиевның концертларга йөрергә кирәк дигән сүзе белән килешәм. Ләкин соңгы арада бик йөри алганыбыз юк… Балалар янына ике көнгә генә кайтабыз, анда да концерт карарга чыгып китәсе килми. Гомумән, ял көнендә беркемнең дә эшенә барып утырасы килмидер. Иркенрәк вакытта, әлбәттә, сәхнәдәшләрнең иҗатын барып күрәсе килә. Бер кич өйдә утырсаң да күңелгә корт керә башлый бит, ә концерттан рухланып кайтасың.

«Бу инде сәхнәдәш дустыңны хөрмәтләү»
Җырчы Рафис Кәлимуллин:
Концертларга йөрү кирәк инде. Тик, хөрмәт итеп, үрнәк алу өчен барсаң гына әйбәт, ә өйрәнү өчен бару дөрес әйбер түгел. Чөнки өйрәнеп кайтып, шул ук әйберне кабатлау яхшы нәтиҗә бирмәячәк.
Башкортстан яклары буенча төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин Татарстанда, чыннан да, артистлар бер-берсенең концертына йөрешә. Бу инде сәхнәдәш дустыңны хөрмәтләү санала. Әнвәр Нургалиев дөрес фикер әйтә.

Гомумән, ул үзе дә күпләр үрнәк алырлык артист. Бүгенге көндә ул замана белән бергә атлаучы, иң тырыш җырчыларның берсе. Аның миңа 42 яшенә җиткәч кенә Татарстанга килеп, концертлар куя башлавы хакында әйткәне бар. Миңа хәзер 41 яшь. Ул шулай дигәч, әле миңа да соң түгел икән дип сөендем, - диде ул.
Соңгы тапкыр кемнең концертында булдыгыз, дигән сорауга Рафис төгәл генә җавап бирә алмады. «Концертларга йөрү бик кирәк булса да, кызганыч, соңгы вакытта концертларга йөрергә вакытым юк - диде җырчы.
Артистларның фикерләреннән күренгәнчә, бер-береңнең концертына йөрү – ул җырчылар өчен бик файдалы күренеш. Моның берничә сәбәбе ачыкланды. Беренчедән, хезмәттәшләренең чыгышын караганда, артист үзе өчен яңа идеяләр ала. Икенчедән, сәхнәдәге артист өчен залдан коллегаларының карап утыруы көч һәм илһам бирә. Өченчедән, концертка бару – ул икенче артистның иҗатына битараф булмау. Әлбәттә, теләктән кала, җырчыларның графигы тыгыз булу аерым роль уйный.