news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шул очракта гына үсеш була»: Әнвәр Нургалиев башкорт эстрадасының төп проблемасын әйтте

news_top

Җырчы Әнвәр Нургалиев башкорт эстрадасы артистлары арасында булган проблеманы әйтеп үткән. Аның сүзләренчә, Уфадагы сәхнәдәш дуслары бер-берсенең концертларына йөрми. Ә Казанда исә моның нәкъ киресе күзәтелә.

«Дуслар, миндә шундый фикер туды. Сезнең белән дә бүлешергә булдым. Хәзер минем концертларым бара. Кичә Рөстәм Зөлкәрнәев, дустым Илнар Гыйльманшин килде. Нәрсә әйтәсем килә? Мин шуны аңладым: Уфада артистларның бер-берсенең концертларына йөрү тәҗрибәсе юк икән. Моның нәрсә белән бәйле булуын әйтә алмыйм. Ә менә Казанны алсак, анда теләсә нинди дәрәҗәдәге артист башка артистның концертына йөри. Сәхнәгә яңа чыккан җырчымы ул, әллә инде топ артистмы – аерма юк. Шул очракта гына үсеш була.

Бездән еш кына: «Ярдәм итмиләрме, теләктәшлек белдерүче юкмы, соңгы вакытта Башкортстанда популяр артистлар үсеп чыкмый?» – дип сорыйлар. Сәхнәдәшләреңнең концертларына йөргән очракта гына син үзеңнең уңай һәм тискәре якларыңны күрә, концертларыңа яңа элементлар кертеп җибәрә аласың. Үз казаныңда гына кайнап яшәргә ярамый. Мин шәхсән, мөмкинлегем чыккан саен башкаларның концертларына барырга тырышам», – дигән Әнвәр Нургалиев.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 апрель 2026
    Исемсез
    Әйе, сезне күп кенә концертларда тамашачы буларак күрәбез. Ләкин шулай дусларының концертларына йөрүчеләр бармак белән генә санарлык. Бииик күп сәхнәдәшләрегез башка жырчыларның концертларына килми. Шунсы кызык: безнең жырчылар, берничәсеннән кала, театрларга да йөрмиләр. Үсеш шуңа юк татар эстрадасында да. Бер үк көйләр, бер үк такмак сүзләр, хәтта күлмәкләр дә бертөрле.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар