Киләчәктә татар тальянда уйнармы?
Сарман районының Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева традицион татар музыка кораллары булган гармун белән тальянда уйнауны үстерү концепциясен әзерләгән.
Әлегә тамашачы сизмәсә дә, профессионаллар күрә – яшь буынның гармун һәм тальянга игътибары кимеде. Музыка укытучылары әйтмешли, ул “һәвәскәр бабайлар инструментына” әйләнеп кала башлады.
Яшь буынның гармун уйный алмау сәбәпләре турында матбугатта беренче булып Сарман районының Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева "чаң какты".
“Казанда озак еллар дәвамында үткәрелеп килүче “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә шәһәр урамнарыннан меңләп гармунчы үтә. Ә сез фотоларга гына күз салыгыз – гармунчылар бабайлар гына бит”, - дигән иде ул. Аның мәкаләсе "Интертат" сайтында басылып чыкты.
Үз мәкаләсендә Рәмзия Йөзлебаева Җәлил балалар музыка мәктәбендә үз прогрммасын булдырып, балаларны тальян уйнарга өйрәтә башлавын, әмма алда торган иң зур проблемаларның берсе – гармун, тальяннарның булмавын да әйткән иде.
Бик теләгән эшең үтәлсә, татарлар “Фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән”, диләр. Август азагында Рәмзиягә Казаннан шалтыратып, Президент тальяннары турында хәбәр итәләр. 30 августта ТР Мәдәният министрлыгы Татарстанның балалар музыка мәктәпләренә 10 тальян гармун тапшырды. Тальянны кабул итеп алучылар арасында Рәмзия Йөзлебаева да бар иде.
Иң сөенечлесе - бәйрәм кысаларында 10 тальян тапшырылып кына эш бетмәде. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, тагын унике гармун үз хуҗаларын көтә.
ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: “Бездә тальяннар ясаучы Айрат Харисов бар. Аның белән 100 тальян ясап тапшырырга контракт төзелде. Без ул ясаган тальяннарның унысын Республика көнендә тапшырган идек. Тагын 12 тальян әзер. Остабыз әле тагын унны ясап китерергә тиеш. Без бит шулай итеп тальян остасына эшен киңәйтеп җибәрергә мөмкинлек бирәбез. Ул янына кешеләр җыеп өйрәтер. Күз алдына китерегез, 100 тальян - ул 100 уйнаучы дигән сүз. Киләчәктә без тальянчылар конкурсы оештыра алабыз. Күп сәнгать мәктәпләрендә аны уйнамыйлар да, инструменты юк чөнки. Тальян соңгы вакытта онытыла башлады. Искеләре искереп бетте. 100 тальянда уйнарга 100 кеше өйрәнсә дә, аларга карап яшьләр тартыла башлар иде. Әлбәттә, 100 тальян белән генә чикләнмәбез дип уйлыйм. 100 тальян бит ул район саен ике генә музыка коралы дигән сүз. Бу проблема комплекслы хәл ителәчәк. Безнең алдыбызда тальяннан бренд ясау максаты тора”.
Рәмзия Йөзлебаеваның тальянны татар милләтенә кайтару концепциясе
Җәлил балалар музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева традицион татар музыка кораллары булган гармун белән тальянда уйнауны үстерү концепциясен әзерләгән:
Беренчедән, республикада тальянда һәм гармунда уйнарга өйрәтә алучы укытучылар юк.
Икенчедән, тальянда һәм гармунда уйнарга өйрәтү программасы юк.
Өченчедән, балалар өчен педагогик репретуар бик сай.
Дүртенчедән, гармунчылар конкурсларында һәм фестивальләрендә гармун уйный белгән балалар юк дәрәҗәсендә, аларның катнашуы сенсациягә тиң;
Бишенчедән, музыка мәктәпләрендә тальяннар, гармуннар юк.
Проблеманы чишү юллары:
1. Өч елга бер мәртәбә Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучылары Өстәмә һөнәри белем бирү институтында квалификацияне күтәрү курслары узалар. Курслар - 72 сәгать. Баян һәм аккордеон классы укытучылары өчен әлеге сәгатьләрнең бер өлешен – 5-7 сәгатьне – тальян һәм гармун белән таныштыруга багышларга мөмкин. Шуның бер сәгате инструментның тарихы белән таныштыру, 2 сәгате – уйнау ысуллары, нюанслары; 2 сәгате – практика; 1 сәгате – репертуар сайлау, нота әдәбияты белән танышу, конкурслар турында мәгълүмат бирү; 1 сәгате – зачет/имтихан алуга багышлансын.
P.S.: Әлеге дәресләрнең уйнау ысулларына багышланганын танылган гармунчыларыбыз, эстрада артистлары уздырса, кызыклы булыр иде.
2. Тальян уйнарга өйрәтүче педагог табылган очракта да, программа булмау – тагын бер зур каршылык. Баян классында укучылар өчен төзелгән системалаштырылган программалар бар. Тальянчылар өчен дә һәр адымы тасвирланган шундый программа кирәк. Республикада тальянда уйнарга өйрәтүче педагоглар бар. Мәсәлән, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Шамил Шәмгуновны беләм. Аларның тәҗрибәсен кулланып, музыка мәктәпләренә яраклы эш программасы төзелсә, яхшы булыр иде.
3. Тальянчылар һәм гармунчылар өчен педагогик репертуар юк. Мәсәлән, безнең мәктәптә нибарысы ике җыентык бар. Берсе – Р.Вәлиевның тальянкада уйнарга үзөйрәткече һәм П.Лондоновның гармун уйнау дәреслеге. Укучыларым өчен композицияләрне үзлегемнән төзим. Конкурсларда ишеткән көйләрне туплыйм, гармунчылар һәм тальянчылар ансамбльләре өчен инструментовкалар ясыйм. Музыка мәктәбе Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан дәүләт консерваториясе укытучылары катнашында репертуар булдырырга, программа нигезендә хрестоматияләр төзергә кирәк.
4. Балаларны музыка сәнгате белән кызыксындыру конкурслар зур роль уйный. Конкурслар бар, әлбәттә. Мәсәлән, «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры республика фестиваль-конкурсы; «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате халыкара фестиваль-конкурсы; Туишев исемендәге гармунчылар республика смотр-конкурсы.
Укытучы буларак, мин укучыларым белән ул конкурсларда катнашырга тырышам. Әмма ул конкурсларда балаларның булмавы борчый. Мәсәлән, 2018 елда Туишев смотр-конкурсында минем 9 яшьлек тальянчы укучыма «18 яшькәчә балалар» номинациясендә көллият студенты белән ярышырга туры килде.
Ә бит Туишев конкурсы – традицион татар инструментларында уйнаучылар өчен иң төп конкурсларның берсе. Биредә номинацияләрнең яшь кысаларын яхшылап уйлап бетерергә кирәк. Әйтик, яшь аралыгы 7-10 яшь, 11-14 яшь 15-18 яшь була ала. Татар милли музыка коралларында уйнаучы балалар өчен аерым конкурслар да булсын иде. Балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре укучылары өчен республика күләмендә «Яшь тальянчылар, гармунчылар» конкурсы оештырылса иде. Ә инде ул конкурста катнашкан балалар үскән төшкә «көллият студентлары» номинациясен өстәргә мөмкин булачак.
5. Балаларны тальянда уйнарга өйрәтү өчен музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә инструментлар юк. 30 августта без Татарстан Президенты бүләге буларак тальяннар алдык. Бу программа дәвам итсә, ике-өч елдан нәтиҗәсен бирәчәк. Тальянчылар дуэтлары һәм триолары барлыкка киләчәк. Әлеге инструментларны республика конкурсларының төп призы итәргә дә була.
Проблема иң финанслар сорый торган өлешеннән – тальяннар ясауда хәл ителә башлады. Конкурсларда номинацияләрне тәртипкә китерү, ИДПО курсларында дәресләр булдыру, программа һәм репертуар төзү – болары да мөмкиндер дип уйлыйм. Әле бит безнең боларны эшләрлек шәхесләребез бар. өлкәнәеп барсалар да...
Татар энциклопедиясе сүзлегеннән. Гармун, төрле төзелеш һәм формадагы, телле (клавишлы) пневтатик музыка уен коралы. Татар халкында киң таралган. Аеруча билгеле төрләре: рус гармуны, “вараксин” гармуны, Саратов гармуны, “тальян” гармун. Алардан тыш төрле зурлыктагы милли гармуннар да ясала.