Рәмзия Йөзлебаева: «Тальянда бабайлар гына уйный, тальянның дәрәҗәсен күтәрәсе иде»

6 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рәмзия Йөзлебаева архивыннан
Татар фольклоры темасын дәвам итеп, татар инструменты булган тальянны популярлаштыру идеясе белән янган музыка укытучысы сүз ала. Музыка укытучысы Рәмзия Йөзлебаева татар тальянының дәрәҗәсен күтәрергә тәкъдим итә.

  • Рәмзия Йөзлебаева – Сарман районының Җәлил бистәсендә урнашкан М.Йөзлебаев исемендәге балалар музыка мәктәбе укытучысы. Ул мәктәпнең баян укытучысы, ун елдан артык Җәлил балаларын тальянкада уйнарга өйрәтә. Рәмзия Йөзлебаева тальянны популярлаштыру юлында очраган проблемалар белән уртаклаша.

Тальян - чын татар инструменты. Мин тальянда уйнауны массакүләм күренешкә әйләндерергә хыялланам, үзлегемнән тальянда уйнарга өйрәнеп, укучыларымны да өйрәтергә тырышам.

Әмма берничә проблема бар.

Беренчедән, балаларны тальянда уйнарга өйрәтүче белгечләр, педагоглар юк; икенчедән, балаларны укыту өчен аның программалары да юк, өченчедән, минем кебек фанатлар табылып, балаларны өйрәтсәләр дә, тальянда уйнаучы балалар өчен конкурслар юк дәрәҗәсендә. Дүртенче иң зур проблема – инструментлар юк.

Үзем дә тальянка белән очраклы гына мавыгып киттем. Музыка мәктәбенең инструментлар саклана торган складыннан бер тальянка табып алган идем. Аны өйгә алып кайтып, интернет аша дәресләр табып, уйнарга өйрәндем, бабайлар уйнаган язмаларны тыңладым. Мине тальянда һәм хромкада уйнарга өйрәтүче булмады. Тальянда уйнарга үзлегемнән өйрәндем.

Тальянда уйнаучыларга Туишев исемендәге баянчылар конкурсында игътибар итә башлаган идем. Үзем конкурска безнең музыка мәктәбендәге баянчылар ансамбле белән килә идем. Тальянда уйнаучыларга кызыгып карый идем. Тик, ни кызганыч, беренчедән, аларда уйнаучылар аз иде, икенчедән, уйнасалар да, бабайлар гына уйный.

2007 елда, тәвәккәлләп, бер укучы малаемны тальянкада уйнарга өйрәтә башладым. Бу малай матур гына уйнап китте. Аның янына курайчылар бастырып, композиция ясап, конкурсларга йөртә башладым. Аннары хромканы да өйрәнеп, тальянка белән дә ныгытып, мавыга башладым. Балаларны бергә бастырып өйрәтә башладым. Үзем дә үзлегемнән өйрәнгән кеше булгач, авыррак булды инде. Бүгенге көндә минем тальянчылар һәм баянчылар ансамбле бар.

Минем баян классында укучы тугыз укучым бар. Барысын да азрак хромкага һәм тальянга өйрәтәм. Кемнең кайсы инструментны әйбәтрәк алдыртып китүен карыйм да, шул инструментка басым ясыйм. Тальян буенча укыту программасын үземә төзергә туры килде. Хәзер тальян программасы буенча укый торган бер укучы малаем бар. Ул өч ел укыды, быел мин аны баянга күчерәм. Чөнки яхшы тальян булмагач, алга таба үсү мөмкинлеге юк.

Педагогларны өч елга бер тапкыр Казанга чакыртып квалификациябезне күтәрәләр. Шунда тальян өчен курслар ясасыннар иде. Юк бит. Ә бит районнарда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре бар. Кайбер мәдәният йортлары тальяннар сатып алалар. Белгечләр булса, анда балалар да өйрәнерләр иде. Республикада балаларны тальянда уйнарга кызыктыру да юк, аларны өйрәтә алучы укытучылар да юк. Безне - укытучыларны җыеп укытсыннар, өйрәтсеннәр иде. Баянда уйнаган кеше өчен тальянны күрсәтеп җибәрүнең кыенлыгы юк. Безгә шул нюансларны күрсәтеп җибәрсеннәр иде. Балаларга тальянны тәкъдим итү җаен аңлатсыннар иде.

Без укучыларым белән төрле конкурсларга йөрергә тырышабыз, конкурслар балаларга өйрәнү өчен стимул бирә. Тик республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында уздырылган бөтен конкурслар баянчылар өчен генә. Хәзер, Аллага шөкер, фольклорга бәйле конкурслар артты. Районнарда «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсы да уза. Үзебез дә Җәлил бистәсендә төбәкара гармунчылар конкурсы уздырдык. Гармунчы балаларны чакырып, Сарман, Әлмәт, Азнакай, Тукай һәм Зәй районнарының музыка һәм сәнгать мәктәпләренә шалтыратып чыктык. Әмма гармунда һәм тальянда ялгыз уйный алучы балалар юк булып чыкты. Азнакайда «Һәй, егетләр» гармунчылар ансамбле бар. Әмма анда зуррак балалар уйный. Алар ялгыз чыгыш ясамыйлар, ансамбль белән генә. Кыскасы, конкурска тальянчы балалар килмәде, безнекеләр генә уйнады.

Үземнең укучыларымны конкурсларга кайда гына барсам да, катнашучы башка балалар юк - бу мине бик борчый. Былтыр бик масштаблы итеп «Актаныш гармуннары» бөтероссия фестивале оештырылды. Анда да гармунчы, тальянчы балалар гел юк иде. Музыка мәктәбе балалары баянда гына уйныйлар.

Фольклор конкурсларын оештыручылар бәләкәй гармунчылар булмау проблемасын яхшы белә. Мәсәлән, 2018 елның көзендә Туишев исемендәге республика баянчылар конкурсының финал туры булды. Анда гармунчылар өчен номинацияләр 18 яшькә кадәргеләр һәм өлкәнрәкләр дип бүленә. Шунлыктан минем 8 яшьлек укучыма 18 яшьлек студентлар белән ярышырга туры килде. Катнашучы балалар булса, конкурс номинацияләрен 12 яшькә кадәрге, 18 яшькә кадәрге дип тә бүлеп булыр иде. Оештыручылар уйнаучы балалар юклыгын беләләр һәм бер минем балам өчен номинация ясап утырмыйлар бит инде. Конкурсларга барган балаларым бабайлар уйнаганны тыңлап кайталар.

Инде тальянга бәйле иң глобаль проблема – өйрәнәм дисәң дә инструментлар юк. Казанда эстрада баянчылары уен кораллары белән тәэмин итә торган бер фирма бар. Анда бер тальянка 65 мең сум тора. 15-20 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән кеше ул тальянканы ничек алсын?! Мин авылларда йөреп, таныш бабайлардан ялына-ялына иске тальяннарны сатып алдым. Теге гасырда ясалган, җимерелеп беткән тальяннарны очсызга алып, төзәтештерәбез дә, уйныйбыз инде. Ике гармун төзәтүчем бар. Сарманда бер абзый төзәтә. Хәзер үзебезнең Җәлил бистәсендә бер абзый төзәтә башлады. Алар рәтләп биргән иске-москы белән азапланабыз. Туишев конкурсында Казан консерваториясен тәмамлаган бер егет безнең тальянкада уйнап карады да: «Бу бит җимерелеп беткән, монда уйнап та булмый», ди.

Кайдан алыйк соң яхшысын? Грантларга да язып карадык - бер грант та отмадык. Ел саен ТР Мәдәният министрлыгыннан: «Нинди уен кораллары кирәк?» дип сорый. Без соңгы елларда «Тальянка кирәк», дип тә яза башладык. Әмма бер тальян да кайтканы юк. Нефтьчеләр булыша инде: баяннарны алар алып бирә.

Балаларга тальянга мәхәббәтне кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Урамда йөргәнче уйнасыннар иде. 



  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла