«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновтан махсус хәрби операция зонасыннан фото
Мобилизациягә эләгеп, солдатлар алдында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов, гадәттә, хәрби операциядә төшкән фотоларны социаль челтәрдә урнаштырмый иде. Ялга кайткач та, мәҗлесләрдәге чыгышларын башка кешеләрнең сәхифәләре аша күрдек. Кыскасы, ул социаль челтәрдә актив түгел. Тик шулай да, шушы көннәрдә Артур Хәсәнов җәй көне хәрби киемнәр киеп төшкән фотосын күрсәтте.
Бу фотоны аның 25,3 мең язылучысы көткән булса кирәк: фотосурәт янына күпләр теләкләр, төрле смайллар тезгән. Фикерләрен язучыларның күбесе Артурның исән-сау әйләнеп кайтуын тели.
«Өеңә исән һәм сәламәт килеш кайт, көтәбез»;
«Үзеңне сакла, энем»;
«Үзегезне саклагыз», – кебегрәк сүзләр бик күп, кайберәүләр, дога кылып торуларын белдереп, махсус билгеләр тезгән.
2022 елның октябрь аенда мобилизацияләнгән ир-егетләр каршында «Киек каз юллары»н җырлаучы Артур Хәсәнов төшерелгән видео бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Әлеге видео Интернет челтәрендә һәм мессенджерларда яшен тизлегендә таралды һәм бөтен Татарстанны шаулатты. Артурның тавышын ишетеп: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – дип бәя бирүчеләр дә күп булды.
«Интертат» хәбәрчесе «бер иртәдә Интернет «йолдызы»на әверелеп уянган» Артур Хәсәнов белән, беренчеләрдән булып, элемтәгә кергән иде.
«Повестканы 25 сентябрь көнне иртән өйгә китерделәр. 26сы иртән алып та киттеләр. 4ләрдә военкоматтан кайттым. Кичен, саубуллашырга дип, бөтен туганнарым җыелды. Икенче көнне үзем эшли торган мәдәният йорты яныннан алып киттеләр. Анда да җырладым әле мин, русча җыр», – дип сөйләгән иде ул безгә.
2023 елның июнь аенда «Ватсап» чатларында Артур Хәсәновның һәлак булуы турында имеш-мимешләр дә таралган иде. Бу хәбәргә аның бертуган абыйсы: «Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә, «бар да яхшы» ди ул. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә», – дип җавап биргән иде.
«Киек каз юллары» җырының тексты авторы, лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Гөлфия Шакирова: «Киек казлар киткәндә моңсу булып кала, кайтканда – өмет уяталар. Бу шигырь көз көне, шундый моңсу вакытта язылды. Анда – минем тарих түгел, күпләргә кагылган уртак тарих. Миңа күп кешеләр үз язмышын сөйли, бу – шундый язмышларның берсе инде. Сагыну, юксыну, югалту, билгесезлек тарихы. Шигырь юлларына салынган тормышның бер мизгеле», – дип сөйләгән иде.