КФУ һәм «Татмедиа» бергә татар журналистларын әзерли: Уңыш серләре нәрсәдә?
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар журналистикасы, милли матбугат үсешенә «Татмедиа»быз белән берлектә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Бүген бу юнәлештә укып чыккан коллегаларыбыз да, белем алучы студентлар да шаулатып-гөрләтеп янәшәбездә хезмәт куя.
Әлеге язмада – татар журналистларын әзерләүдә уңыш серләренә төшенергә тырышырбыз. Әле узып баручы атнада гына татар журналистикасын тәмамлаган студентлар кулларына дипломнарын алдылар. Әйтергә кирәк, яңа гына диплом алган егет-кызларның инде күбесе татар матбугатын үстерүгә үз өлешен кертә.
«Милли матбугатта эшләүче журналист, иң беренче чиратта, филологик яктан белемле булырга тиеш»

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков:
Татар журналистлары өчен бүгенге көндә иң кирәкле таләп – татар телен дөрес аңлау, сөйләмне белү, татар әдәбиятын үз итү. Бу менә төп күрсәткечләр. Шуңа күрә булачак татар журналистларын филология нигезендә әзерләү – иң кулай вариант. Чөнки, әгәр дә татарның яшь журналистлары тел белмәсә, дөрес сөйләшә һәм яза белмәсәләр – бу бик начар күренеш. Милли матбугатта эшләүче журналист, иң беренче чиратта, филологик яктан белемле булырга тиеш.
КФУда булдырылган бу юнәлеш бик уңышлы һәм әһәмиятле булып чыкты. Моннан безгә бик күп балалар эшкә килә. «Татар-информ», «Интертат», «Идел», Ялкын» редакциясендә эшләүче егет-кызлар – шушы татар филологиясе нигезендә әзерләнгән. Анда махсуслаштырылган журналистика юнәлеше бар. Без исә «Татмедиа» тарафыннан актив рәвештә практик яктан мөмкинлекләр бирәбез, журналистикада тамыр җибәрергә булышабыз. Бу өлкәдә эшләвебез бик нык эффектив, – дип белдерде генераль директор.
«КФУ һәм «Татмедиа» бергә тормышка ашырган проект – татар журналистикасы киләчәген хәл итә»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире, ТР атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Ринат Билалов:
Күптән түгел генә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булган чыгарылыш – бик мөһим мәгънәгә ия. Татарстан Республикасында татар телендә иҗат итүче журналистлар әзерләүгә һәрвакыт игътибар зур булды. Шулай да, берничә ел элек кайбер проблемалар килеп туган иде. Ә хәзергесе көндә, әлеге югары мәктәпне тәмамлап, яңа журналистларның медиа өлкәсенә килүе сөенечле күренеш, дип саныйм. Кадрлар мәсьәләсе, әлбәттә көн үзәгендә кала бирә. Редакцияләрдә һәрчак татар телле журналистларга ихтыяҗ бар. Бүгенгесе көндә мондый уртак проект гамәлгә ашырылу яхшы нәтиҗәләр бирә.
Без үзебез дә «Татар-информ» һәм «Интертат» тарафыннан мониторинглар ясап торабыз. Без бу институтны тәмамлаучылар белән эшләргә әзер һәм эшлибез дә. Минем уйлавымча, әлеге юнәлешне тәмамлаучыларга Татарстанда күпчелек редакцияләрдә ихтыяҗ бар. КФУ һәм «Татмедиа» бергә тормышка ашырган проект – татар журналистикасы киләчәген хәтта дистә еллар алга да хәл итә, – дип бәян итте баш мөхәррир.
«Яхшы шытымнарын бирде һәм бик уңышлы булды»

Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, гомуми лингвистика һәм лингвокультурология кафедрасы мөдире Рәдиф Җамалетдинов:
Биш ел элек «Татмедиа» белән тормышка ашыра башлаган проект яхшы шытымнарын бирде һәм бик уңышлы булды. Әлеге юнәлештә практика белән уку эшчәнлеге аралаштырып алып барылу да – матур һәм файдалы күренеш булуга иманым камил. Әйтергә кирәк, 3-4нче курсларда ук студентларыбыз шактый уңышларга ирешә һәм эш урыннарында хезмәт куя башлыйлар. Алар «Татмедиа» тармакларында, «Татарстан – Яңа гасыр», «Россия» телерадиокомпанияләрендә үзләрен күрсәтәләр, йөзгә кызыллык китермиләр.
«Татмедиа»да эшләүче журналистика өлкәсендәге танылган шәхесләр студентларыбызны укыту да игътибарга лаек. Бу практик яктан аеручы мөһим күренеш, – диде әңгәмәдәш.
Шулай ук Җамалетдинов билгеләвенчә, «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» магистрлык программасы ачылгач та кызыксыну бермә-бер арткан:
10 августка кадәр бу программага гариза һәм документлар кабул итү дәвам итә. Барлыгы федераль бюджеттан 20 уку урыны каралган, – дип тә өстәде директор.
«Татар журналистикасына республикадан зур бүләк булды»

«Идел» һәм «Идель» яшьләр журналлары баш мөхәррире Рәмзия Галимова:
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында татар журналистикасы юнәлеше барлыкка килүе – татар журналистикасына республикадан зур бүләк булды. Анда белем алучы студентлар беренче курстан ук үзләрен сынап карау мөмкинлекләрен ала. Барыбыз да яхшы белә: безнең иҗади профессиядә – үзеңне нәкъ практик үстерү, талантларыңны камилләштерү мөһим фактор. Иң зур өстенлек – татарча яхшы итеп сөйләшәләр, язучыларыбыз белән аралашалар, нәфис әдәбият белән кызыксыналар. Күпчелек студентлар саф татарча белә. Бу инде милли матбугат өчен зур роль уйный.
Безнең «Идел»дә дә бу институтта укып чыкканнар эшли. Редакциянең яртысы диярлек – шушы белем йортын тәмамлаган яшьләр. Һәм алга таба да кадрлар әзерләү мөһим булып кала. Журналистика көн саен үзгәреп тора. Талантлы, телне белүче яшьләр һәрвакыт кирәк булып калачак, – дип сөйләде ул.
Бер барып күрү яхшырак, ә укырга керү – бөтенләй яхшы!
Ишеткәннәргә, язганнарга нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: бик күп тапкыр мәкаләне укыганчы, барып укып карагыз, абитурентлар! Бу институттагы милли мохитне тояр өчен һәм журналистикага чуму өчен менә дигән мөмкинлек. Әле күптән түгел генә «Татмедиа» медиадиректоры, шушы институт мөгаллимәсе Алсу апа Исмәгыйлева үземне дә студентлары алдында чыгыш ясарга дәшкән иде.
Студентларны практикага алып чыккан мизгел. Иске Татар бистәсеннән репортаж әзерләргә кушылган иде
Бардым, чыгыш ясадым, студентлар, булачак коллегалар белән рәхәтләнеп аралаштык. Шулкадәр журналистиканы өйрәнергә, чын журналист булырга теләүче милли җанлы егет-кызлар белем алуына шәхсән дә инандым.