Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше бабасы кирәкми… - 2 өлеш (Альбина Гайнуллина)

Айзилә тораташ кебек катты да калды бу сүзләрдән. Күңеле бер сөенде, бер куырылды. Менә бит ул сораган бабай! Үзе Кыш бабай киемендә!

news_top_970_100

Ахыры.

1 өлеш.

Эш арасында декабрь бер көн кебек узды да китте. Гомернең тагын бер өлешенә нәтиҗәләр ясап, исәп-хисап, йомгаклау, яңа максатлар билгеләү, күлмәкләр тегү, шигырьләр ятлау, бәйрәм табыны хәстәрләү кебек һәм тагын бетмәс-төкәнмәс күп кенә вак эшләр белән буталып күз ачып йомган арада эрегән күк булды.

Бакчадагы яңа ел иртәсенә, чыршы бәйрәменә бик күтәренке күңел белән килде Айзилә. Кыш бабай турында сүз чыккач, әнисен сискәндереп:

— Нинди бабай булсын инде ул, әнием, безнең повар Надя апаны киендерәләр! Моны бөтен кеше белә, — дип ярып салды бала. Рузиләнең дә бала чагында чыршы бәйрәменә әдәбият укытучысы киенгәне хәтерендә. Асия апасы сүзгә дә тапкыр, баянда да уйнарга оста, бар яктан булган хатын иде шул. Хәер, әнисе кебек, ялгызлык нужасын ул заман хатыннарының күбесе күргән. Үзләре пычкы тотып утынын да кистеләр, балта тотып ярып та ташыдылар. Мәҗлесләрдә баян тотып җырын да суздылар. Кыш бабайның кызыл чапанын киеп, борын, сакал куеп кыначыкмаслык идеме инде соң алар. Ә хәзер, яңа тормыш, яңа заман. Балаларның әкияткә ышанып, бераз алданып яшәргә хакы юкмы инде? Беткәнме авылда ир заты.

Кыш бабайның Надя апа түгеллеген күргәч кенә, җанына җылы керде Рузиләнең. Тапканнар димәк! Балаларга бәйрәм ясарлык кына булса да ир заты бар икән әле авылда! Кем икән ул?

Үзе бик карт кебек тә түгел. Олпат, таза гәүдәле, олы яшьләрдәге бер абзый булырга охшаган. Һәм китте пышылдашу, бер-береңнән сорашу… «Кем дә кем, нинди кеше, каян килгән». Чыршы бәйрәменә җыелган әниләр, әбиләр авылның бөтен ирләрен барлап, «үзебезнеке түгел бу, кайткан кеше» дигән нәтиҗә ясадылар. Икенче дулкын булып кемгә кайтканын, кемнең туганы булуын барлау китте. Чыршы тирәсендә балалар әйләнә, зал тирәли колактан-колакка сорау йөгерә. «Кем бу Кыш бабай? Кем туганы?!»

Килгән кунакларны гына түгел, тәрбияче апаларны, бакча хезмәткәрләрен дә дулкынландырган бу сорау почмак саен күчтәнәчле пакет кебек шыгырдый.

Ә менә кирәк кеше җавабын тиз тапты аның! Надя апасы Айзиләгә кунаклар арасында булган бер олы малайны чакырып килергә кушты.

— Кем соң ул, Надя апа? — дип кызыксынды Айзилә.

— Минем улым. — дигәнне ишеткәч, күзләрен зур итеп ачып, авызларын очлап:

— Шундый зурмы? Нинди улыгыз булсын, абый кеше бит ул?! — дип кычкырып та җибәрде.

Теге чакырасы абый «каядыр чыгып киткән» дип әйтергә Надя апасы янына килим дисә, ул әлеге серле Кыш бабай белән сөйләшеп тора.

— Рәхмәт, сиңа Ислам абый. Ярый килеп чыккансың әле безнең якларга! Авыл кешесенә бер бәйрәм ясап, чын Кыш бабайлы иттең безне. Яңа елларга да кал әле, шәп уйныйсың, клубта да бик теләп киендерерләр иде үзеңне! Ел саен Фаил абыйны әзерлиләр, сүзләрен өйрәтәләр дә, бәйрәм җиткәч кенә, харап була да куя шул!

— Эх, тукталыр кешем булса, гел калыр идем. Яңа елга гына түгел, кызым, «убщим» калыр идем. Яз көннәре кайтырмын әле, Алла бирсә. Ачуланмасаң, үзеңә сугылырмын, Надя. Берәр йорт караштырып куйсаң, алып җибәрергә ният… Туган якта картаясы килә, туган нигездә үк булмаса да, авылы үземнеке ич.

— Сезнең нигездә Рүзиләләр яши. Йортлары янгач, колхоз шунда кертте. Әниең, Нәкыя апа үлеп, йортың бер-ике ел буш торган иде башта. Кайт, Ислам бабай, туры безгә кайт. Хәзер бәйрәм беткәч, улымрайонга, вокзалга илтеп куяр сине. Борчылма.

Айзилә тораташ кебек катты да калды бу сүзләрдән. Күңеле бер сөенде, бер куырылды. Менә бит ул сораган бабай! Үзе Кыш бабай киемендә! Бер кеме дә юк, димәк, кешенеке түгел! Акрын гына бүлмәгә керде кыз. Надя апасы каршы ишектән ашханә ягына чыгып киткән.

— Бабай, исәнме?! — олыларча ике кулын сузып кызыл кофтан кигән, сакал мыеклы бабай янына ук килеп басты Айзилә. Кыш бабай тавышы белән, матур итеп сәлам алды Ислам карт та.

— Исән әле, кызым, исән, Аллага шөкер. Үзең ни хәл? Үсеп буламы?

— Бабай, сал әле сакалыңны, әкрен генә сөйләшик әле синең белән. — алты яшьлек баладан мондый сүзләр ишетүеннән аптырап калды карт. Айзилә бармакларын ирененә куеп:

— Тсс, әкрен генә, — дигән булды. Ислам карт кызчык янына чүгәләп, аның кебек пышылдауга күчте:

— Я, ни булды, кызым? Берәрсе рәнҗетмәгәндер бит үзеңне?

— Синең исемең Ислам бабаймы?

— Ә син каян белдең?

— Мин Айзилә. Наҗия әбинең оныгы. Әнием, Рузилә.

Карт әйтелгән исемнәрне хәтереннән барлап, авылдашларын күз алдына китерергә тырышты. Наҗия исемле күрше кызлары бар иде аларның, әллә кайчан, яшь чагында. Матур кыз иде. Күңелендә туган хисләрен аңларга, күршедәге сылуга җиткерергә дә өлгерми калды, Ислам. Урладылар. Наҗия пекарняда пешекче булып эшләп йөри генә башлаган иде. Камырларын куеп, кич кайтырга чыккан. Декабрь салкыннарының шыгырдап торган бер киче. Урамнан барган җиреннән өстенә нидер каплаганнар да ат чанасына салып киткәннәр. Исламның да армия сафларына алыныр яше җитеп, язмыш юллары әллә кайларга еракларга алып китте. Шунда чая бер кызга өйләнеп, әнисе янына күренергә генә кайтыштыргалады егет. Наҗиянең тормыш иптәшен урман кискәндә агач баскандигән хәбәрне дә шул арада әллә ишетте, әллә юк шунда. Үзенең хатыны үлгәнгә дә ярты гомер. Балаларның Рәсәйдә каласылары килмәде, кайсы кайда. Туган авыл туфрагы тартамы, җыясы ризыгы китердеме бүген шунда. Әллә ни китәсе дә килми, тукталыр җире генә юк.

— Ислам бабай, әйдә безгә кунакка. Мин сине алма белән, әбекәем пешергән тәмле өчпочмаклар белән сыйлармын. Минем әбекәй шундый тәмле итеп пешерә аларны, телеңне йотарсың!

— Айзилә, Кыш бабай телен йотса, балалар белән ничек сөйләшер соң, — дип көтелмәгәндә сүзгә Надя апасы кушылды. — Сине анда югалтамдылармы, әниең эзләп йөрмиме?

— Әйе, эзли торгандыр. Әйдә, бабай, тизрәк булыйк.

Ислам картның имән бармагын тиз генә эләктереп, үзе артныннан сөйрәде «кәтүк».

— «Кая йөрисең» дип, әнием ачуланыр хәзер. Син дәшми генә тор, яме бабай. Мин үзем аңлатам. Әйдә, әйдә!

Кыш бабай киемен салып өлгермәгән абзыйны бармагыннан кысып тоткан, нидер такмаклый-такмаклый сөйрәп килгән кызын күреп, һәйран калды Рузилә. Ни бу?

— Әнием, мин монда. Кара әле безгә! Менә нинди матур бабай таптым әле мин! Кыш бабайның исеме Ислам бабай. Ул безгә кунакка бара хәзер.

— Гафу итегез. Мин… Ни, юлга… Кайтырга…

— Ислам абый, булмаса чыннан да Рузиләләрдә кунак булып кил әле син, улым әйләнеп кайтканчы. Аннан ул сине автобуска озатыр, ярыймы, — дип Надя апа да сүзгә кушылды.

— Әйдә, әйдә, безнең өйдә кунакларга гел ишек ачык, — диюдән артык сүзтапмады Рузилә дә. Пешекче апага борылып:

— Надя апа, кем соң бу бабай? — дип пышылдады үзе.

— Ислам абый, сезнең очтан ул. Авылдан күптән киткән кеше, сагынып кайткан да менә, туганнарыннан бер кем дә юк шул инде. Курыкма, яхшы абзый, әниең гел танып алыр әле үзен. Калырга кыстагыз, күндерсәгез үземә алып китеп кундырырмын. Клубта да Кыш бабай итеп киендерер идек, — дип сөйләнеп юкка да чыкты Надя апа. Ул арада Айзилә киенеп, яңа ел «бүләге» белән ишек бусагасына барып баскан иде инде. Үзләрендә үк калдыра алмаса да, күршедәге буш йортны булса да күрсәтер ул бабайга. «Убщим» калыр идем» дип әйтте түгелме соң?! Барысын да ишетте бит Айзилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100