Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше бабасы кирәкми… - 1 өлеш (Альбина Гайнуллина)

Сер җебен тартыштырган әнисенең сүзләрен әллә ишетмәде Айзилә, әллә юри аңламаганга сабышып, тизрәк урамга атылды.

news_top_970_100

Башы.

— Ни эшлибез инде хәзер? — дип кулындагы конвертны әнисенә сузды Рузилә. Зәңгәр каләм белән чатлы-чатлы кар бөртекләре төшерелгән, вак-вак йолдызчыклар белән бизәлгән конверт тышына «КЫШ БАБАЙГА» диелгән. Эчендә тигез басма хәрефләр белән эре атлатып язылган кыска гына хат:

«ИСӘНМЕСЕЗ, КЫШ БАБАЙ. МИҢА АЛТЫ ЯШЬ. ИСЕМЕМ АЙЗИЛӘ. ӘНИЕМНЕҢ, ӘБИЕМНЕҢ СҮЗЕН ТЫҢЛЫЙМ. МИН ТӘРТИПЛЕ КЫЗ. КЫШ БАБАЙ, МИҢА ЯҢА ЕЛГА БҮЛӘККӘ БАБАЙ КИРӘК. БИК КАРТ ТҮГЕЛ. АКЫЛЛЫ БУЛСЫН. БЕР БАБАЙ ҖИТӘ».

— Кит әле, үзе язганмы шуны?! Нинди бабай кирәк икән ул балага? Ата назы җитми дисәң, әти сорар иде, — дип кашларын сикертеп куйды Наҗия карчык. Рузилә ярсып:

— Әти сораса, аны Яңа елга әзерләп куюы ансатрак дисеңме, әни? — дип кычкырып җибәрде.

— Атасы юк түгел бит инде, кызым.

— Әйттең сүз! Торырлык ирдән бала күтәреп чыгып китәр идемме соң?! Битәрлисе көннәрең алда булыр дип белмәдем, әни, ай, белмәдем.

Кулындагы хат белән өс киемнәрен урындык башына бәрде дә, чоланга чыгып китте Рузилә. Әнисенең «өстеңә киярләр инде» дигән тавышы гына ишек тупсасында калын болдырга сөрлегеп калды. Кечкенәдән шулай гадәтләнгән. Чолан саклый бу йорттагыларның бар зарын. Ул ялгызларның түгелгән күз яше исәбен алып бара. Шул чолан бөтен борчу-хәсрәтләргә, кайткан-киткән нигъмәтләргә шаһит. Серне дә тота белә, келәсе нык. Сердәшең булса, әнә шундый булсын: сабыр гына тыңлап, бар сөйләгәнеңне эченә йомып калсын. Авыз ачып сүз күтәреп йөри торган булса, шатлыгыңны да чамалап уртаклаш. Зар турында сүз дә юк.

— Нәсел ыруыбызга берәрсенең каргышы төште микән соң? Кемнәр генә ир бәхете күрмәсеннәр дип теләде икән безгә?! Кара әле син бу баланы, гүр иясе булган бабасын таптырып ята. Югыйсә, күпме сөйләдем, күпме аңлаттым. Сабый шул, сабый. Үлемнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмый торгандыр шул… — дип уфтануларыннан догага күчеп, бисмилласын кабат әйтә-әйтә камырына үрелде Наҗия карчык.

Үзеннән бигрәк кызы белән оныгын кызгана. Аныкы нәрсә — үткән гомер! Күңеле төшкән егет сеңлесе урынына күрә иде. Күршедә бергә уйнап үскәч, Исламның әллә ни исе китмәде төсле. Инде насыйп ире дә озын гомерле булмады. Кызын зурлап, бирнәләп кияүгә озатуы булган иде, анысы яңа туган сабый белән бусагага кайтып егылды. Аналы-балалы кыерсытканга, кимсеткәнгә түзмәгән, бичара. Кул күтәрүләре соңгы чик булган, күрәсең. «Ник аны алдан әйтмәдең, бу гомер нишләп яттың, балам?!» — дип каршы алды ана. Тагын ни дисең. «Алла ярдәменнән ташламас, үстерербез, елама. Бәхетең булса, насыйбың да очрап куяр», — дигәнгә дә байтак гомер узган инде. Әнә «кәтүк”не мәктәпкә әзерләр ел җитте.

Рузилә бераздан тынычланып, кызын алырга бакчага иртәрәк китте.

— Апа, минем алманы гына бирегез дә, мин кайтам, өйдә әбием белән ашыйм, — дип әнисен күргәч, чәбәләнде Айзилә.

— Кызым, безнең өйдә алма беткәнме, нигә алай әрсезләнәсең? — дигәнгә дә оялырга уйламый.

— «Үз өлешеңнән баш тартырга ярамый», - дип әби өйрәтте. Сиңа әйткәне юкмы? Кешенекен сорамыйм, үземнекен калдырмыйм.

— Имәндә икән чикләвек. Ә берәрсенең алмасы булмаса, аның бик тә алма ашыйсы килсә, кызым?!

— Алмалар һәр балага санап куелган анда, әнием, борчылма, — дип ашыга-ашыга киенә, кышкы калын чалбарын киеп изалана. — Артын рәтләп бир әле, әнием. Күлмәк кебек озын бу кофта, итәген кисәргә кирәк.

Шул арада, әнисе якын килгәннән файдаланып, пышылдап кына:

— Почтага өлгердеңме? Хатны җибәрдеңме? — дип кызыксына.

— Өлгердем. Бик мөһим әйбер язгансың ахры Кыш бабайга…

— Әйе, әнием. Зуууур бүләк сорадым.

— Миңа да күрсәтмәдең хатны. Элек гел бергә яза идек. Үскәнсең, серләрең бар шикелле…

Сер җебен тартыштырган әнисенең сүзләрен әллә ишетмәде Айзилә, әллә юри аңламаганга сабышып, тизрәк урамга атылды.

Өйгә кайткач, бакчада алган алмасын юып, дүрткә бүлде. Бер өлешен әбисенә, икенчесен әнисенә, өченчесен үзенә алды да, калганын суыткычка куйды.

— Алмаңны ашап бетер инде, бозыла бит ул, – дип аптыраган әбисенең кочагына ук кереп утырды.

— Бер алманы дүрткә, әй бүләек… Алма булып бәхет төште, бер алманы… — дип ишетелер-ишетелмәс кенә әбисенә җырлагандай кыланды.

— Кызым, бишкә бүләек дип җырлана бит ул җырда, — дип төзәтмәкче булган әбисенең иреннәренә бармагын тидерде.

— Тссс. Бишкә бүлүе җайсыз, әбием. Без дә биш түгел.

— Аңа калса без өчәү генә, дүрт тә түгел, — дип көлеп җибәрде Наҗия карчык. Үзе оныгының шул җырны отып алганына хәйран калып тора. Ул яктан Айзилә бик зиһенле бала. Хәреф танырга да дүрт яшеннән өйрәнә башлады, йөзгә кадәр саный, ике урынлы саннар белән дә мисаллар эшләп маташа. Догаларны яратып ятлый, күңеленә сеңдереп кенә бара. Ялгыш ычкындырган сүзне дә тиз эләктерә. Аның алдында артыгын сөйләшеп җибәрсәң, нәтиҗәсе озак көттерми.

— Гел өчәү генә булырбызмы шулай? Дүрткә әнә ничек матур итеп бүленә алма. Дүртәү күңеллерәк булыр иде безгә, әбием, — дип һаман үз туксанын тукый сабый.

— Каян алабыз соң дүртенче кешене, кем булыр икән ул? — дип Наҗия кызы Рүзиләгә күз кысып ымлый. Күр янә, кызың сәясәтен!

— Алла бирсә, булыр әле, әбием, булыр. Кешедә бар бит, Алла биргән. Без алардан киммени? Бездә дә булыр. Гел өчәү генә моңаеп утырмабыз.

— Ярый кызым, Алла бирсә, бик шөкер. Шулай да, теге алмаңны бозылганчы ашап куй син. Менә ишәйгәч, алып кайткан алмаларны дүрткә дә, кабат бишкә дә бүләрбез, иншалла. Әниең дә гел ялгыз яшәмәс, сине дә берәр җүнлесенә бирергә язган булсын…

— Әбием, мине кешегә бирмәгез, кирәкми. Мин бит акыллы кыз, сүзегезне тыңлыйм, бисмилла әйтәм. Кешегә бирмәгез мине, — дип әбисенең муенына ук сарылды Айзилә.

Үзе ымнар биреп, күңелендәгесе белән уртаклашасы килеп йөргәне дә күренеп тора. Әмма ялгыш кына да ычкындырмый бит серен. Хатның эчтәлеге, көткән дүртенче кешесе турында ачыктан-ачык әйтми. Бу хәлдән аптыраган Наҗия карчык та хәйләгә күчте. Кече якта чәй әзерләде дә, Рүзиләне дәшеп алды. Серләшәләр, имеш, үзе күз кыса, үзе оныгы ишетерлек итеп сөйләгән була:

— Кызым, түбән оч Оркыялар, бабаларын безгә алып китәргә кушалар бит әле. Нишләрбез икән?

— Теге сакаллы Лотфулла бабайнымы, әнием?

— Әйе, тәмәке тартып, кабат гел кхы-кхы килеп йөткереп йөри торган бабаларын безгә бирәселәре килә. Башта кирәкми дигән идем дә, Айзилә дүртенче кеше көткәч, әллә алып кайтыйкмы, дим.

Түзмәде бала күңеле, йөгереп чыкты онык. Үзе бер сүз әйтми, тупса янында катып калган төсле тора.

— Ни булды, кызым? Әйдә, бал белән сөтле чәй әчәбез.

— Юк, эчәсем килми. Яныгызда гына утырып торам.

— Олылар сүзен тыңлап утырасыңмы, кызым?

— Әбекәй, сез кычкырып сөйләшәсез бит. Теге якта ук ишетелә. Кеше бабасын алып кайтмагыз, кирәкми, үзләренә булсын. Аны Алла аларга биргән ич.

— Әй, кызым, кызым. Үзебезнекен Аллаһ Тәгалә биргән елында ук кире алды шул инде. Исән түгел бит бабаң. Юк бит инде ул, балакаем.

— Бик сорасак, Айзиләгә кирәк бит дип, тагын бирмәс микән… Әбекәй, син дә догаларыңны укып, бисмилла әйтеп сорап кара. Нигә безгә кешенеке? Миңа үз бабам кирәк. Кешенекенә тияргә ярамый дип, үзең өйрәттең бит, әбекәем. Алмагыз ул кхы-кхы килеп йөткерә торган бабайны, аннан бит тәмәке исе килә, — диде дә, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кире олы якка чыгып китте.

— Ни эшлибез инде хәзер, әни? — Рузилә кызына таба ишеккә ымлап, пышылдап кына сорый.

— Ни эшлибез дип… Урамга чыгып эзләмибез инде, булмаганны. Үскәч аңлар әле, хәзер берәр хәйлә корырбыз. Үзеңнең дә тормышка ашмаган хыялларың, теләкләрең аз булмады. Үлмәдең кана, исән, Аллага шөкер.

— Үлүен үлмәдем инде. Әмма җөй булып күңелдә калды кайберләре.

— Булмастайны таптырып өйрәнмәсен, юрганга чамалап, кызым, юрганга чамалап сузалар аякны.

— Ни диде әле Айзилә, бу сүзеңә?! — хатыннар көлеп җибәрделәр.

— «Әнием, әбекәйнең юрганына ямау салып озынайтыйк әле» диме?

Ахыры бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100