Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кешегә хәзер уен-көлке түгел, җан җылысы кирәгрәк шул» – 300 йомырка авылны берләштергән

news_top_970_100
«Кешегә хәзер уен-көлке түгел, җан җылысы кирәгрәк шул» – 300 йомырка авылны берләштергән
Фирүзә Хәмәдиева фотолары

Мамадыш районының Түбән Сон авылы хатын-кызлары, мәдәният йортына җыелып, токмач кисү өмәсе уздырганнар. Алар аны махсус операциядәге егетләребезгә күчтәнәч итеп җибәрергә әзерли.

Бу турыда инде яздан бирле хыяллана идем. Баштарак «чакырсам, килерләрме икән» дигән уйлар да булды. Борчылуым юкка булган икән. Иң беренче итеп үзебезнең мәдәният йортындагы «Ядкәр», «Сәйлән» ансамбленә йөрүче апа-кызларга дәштем. Алар биш куллап риза булдылар. Түбән Сонның ватсап төркеме аша укып та әлеге изге эшкә бик күп авылдашларыбыз кушылды. Өмә 2 көн гөрләде.


Беренче көнне уртарак яшьтәге хатын-кызларыбыз җыелса, кичә өлкәнрәк апалар килеп булышты. Бик күп токмачлар кистек, Аллаһка шөкер. Токмач кисәргә килә алмаучылар йомырка, он белән ярдәм итте. Контейнерларны Чаллыдан барып алып кайттык.

Алып килгән йомыркалар әле дә калды. Аларны да эш итәргә кирәк бит инде дип, бүген дә җыелабыз Аллаһ теләсә. Булгач-булгач, 300 йомыркалык токмач булсын инде. Контейнерларга тутырып, җибәрергә әзерләү – үзе бер эш. Анысы да кызларыбыз ярдәменнән башка булмас, – диде Интертат хәбәрчесенә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Фирүзә Хәмәдиева.


Өмә чәй табыныннан башка буламы соң инде ул!? Токмач кисүчеләрне сыйларга табын да корганнар.

Тәмле пироглар белән чәй өстәле әзерләгән идек. Шуның өстенә, токмач кисешергә дип килгән авылдашларыбыз –Гөлфираз апа Усманова, һич иренмичә, күп итеп кыстыбый, Әнисә апа Фәсхиева – кекс пешереп алып килгән. Аларга аерым рәхмәт. Камырларыбыз кипкән арада дөнья хәлләрен сөйләшеп, рәхәтләнеп чәйләп алдык, – ди Фирүзә апа.


Бүгенге көндә Түбән Соннан да хәрби операциядә катнашучы егетләр бар.

Алар өчен барыбыз да бер булып, ут йотып торабыз инде. Авыл халкында хәзер бер генә теләк – дөньялар тынычлансын иде. Токмачларны да егетләребезгә хәерле ризыклар булсын дип, матур теләкләр юллап кистеләр. Хәрбиләребез шушы ризыклар аша якыннарының, өйләренең җылысын тоеп, көч җыеп, исән-сау әйләнеп кайтсалар иде туган якларына, – диде сәнгать җитәкчесе.

Фирүзә апа әйтүенчә, өйләренә таралышкач та аралашу дәвам иткән әле. Фото-видеоларны күреп, ватсап төркемендә авыл халкы:

«Булдыргансыз, кызлар! Бик «ударно» эшләгәнсез! Зөһрә апага сокландым, «мин олы кеше» дип тормаган. Рәсидә апа төшеп җиткән, 4 сыерын савып! Гөлфираз апага вообще аерым «респект» (яшьләрчә җибәрим әле). Өлкәннәрдә зур тәҗрибә шул»;

«Кешегә хәзер уен-көлке түгел, җан җылысы кирәгрәк шул. Бердәмлек, бергәлек бик күп энергия бирә бит ул»;

«Аллаһының рәхмәте булсын, бик күңелле булды күмәк эшләве. Күмәк көч яу кайтарыр, ди, күр әле ничек күп эшләгәнбез! Инде бу ризыклар тиешле җирләренә барып җитеп, хәерле ризыклар булып, андагы һәммә кешегә көч- куәт өстәсен, безнең күңел җылысын җиткерсен! Илләр тизрәк тынычланып, һәммәсенә исән-сау әйләнеп кайтырга, сөенечле күрешүләр насыйп булсын. Гөлфираз апага аерым рәхмәт, каян башларына килгән», – дигән смслар калдыралар.

Түбән Сонлылар кискән токмачларын Мамадышка волонтерларга илтеп бирәчәк. 17 сентябрь көнне гуманитар йөк төягән машина юлга кузгала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100