news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше яңадан туган кебек була»: Могҗизалы «апиөй» – умарта оялары өстендә йоклау

Умарта корты чактырып дәвалану турында күпләр ишеткәне барды. Бал кортлары шулкадәр үзенчәлекле бөҗәкләр: аларны төрлечә кулланалар. Файдалану ысулларның берсе – «апиөй» яки бал кортлары оялары өстендә йоклау.

news_top
«Кеше яңадан туган кебек була»: Могҗизалы «апиөй» – умарта оялары өстендә йоклау
Фото: Алмаз Шакировның шәхси архивыннан
  • «Апиөй» – ул махсус эшләнгән корылма, аның эчендә кеше үзен умарта кортлары оясындагы кебек хис итә. «Апиөй»дә умарта кортларыннан бүленеп чыккан һаваны сулап була.

Бал кортларының үзенә бертөрле гүләве һәм бал, прополис, балавыз, чәчәк нектары исе белән тулган һаваны сулау нерв системасын, йөрәк-кан тамырлары системасын, сулыш органнарын һәм терәк-хәрәкәт аппаратын торгызуга, йокысызлыкны, баш авыртуларын җиңәргә ярдәм итә. Бу хакта умартачы Алмаз Шакиров сөйләде.

Аның үз умарталыгы Биектау районы Сая авылында урнашкан. Ул Яшел Үзән районындагы бер бистәдә урнашкан «апиөй»ләрне дә карап тора. «Кешеләр шунда килеп йоклыйлар һәм файда алалар, ә аның файдасы шактый зур», – ди ул.

Умартачының үзенең дә эш көне әлеге «апиөй»дә 1-2 сәгать йоклап алудан башлана. «Эшләп килгәннән соң, «апиөй»дә 2 сәгать йоклап алам да тагын 1 көн эшли алам. Аның организмга тәэсире бик сизелә. Шаккатырлык әйбер», – диде ул.

Алмаз сүзләренчә, «апиөй» эченә кергәндә «стена»га тибеп алырга кирәк, шул чакта умарта кортлары, саклану чарасы буларак, үзләренең агуларын бүлеп чыгаралар.

«Анда бөтен әйбер дә бар: бал, перга, серкә, ягъни болар барысы да шушы өй эчендә, һәм кешеләр керәләр дә шунда йоклап чыгалар. Мәсәлән, без бит инде каядыр шифаханәләргә барабыз, анда «сазлы балчык», «сероводород» ванналары бар. Алар барысы да тән тиресе аша үтеп керә, монда да шулай ук. Аларның исләре, вибрацияләре – бөтен әйберләре тән аркылы үтеп кереп, кеше яңадан туган кебек чыга. Бик файдалы әйбер. Аны хәзер бик популярлаштырырга кирәк», – дип сөйләде Алмаз Шакиров.

Умартачы сүзләренчә, гадәттә, 2 кеше килә, һәм ким дигәндә 3 сәгать йоклыйлар. «Чират күп, кеше яратып йөри», – дип тә кисәтеп куйды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар