news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Намуслы умартачы табып кына әйбәт бал ашап була»: Балны ничек сайларга һәм бәясе күпме?

Алмаз Шакиров җитештерә торган «Сая балы» турында, бәлки, ишеткәнегез дә бардыр. «Интертат» хәбәрчесе Алмазның Биектау районы Сая авылы янындагы урманда урнашкан умарталыгында булып кайтты һәм умартачылыкның кайбер серләрен, бал сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, балның бәяләрен ачыклады.

news_top
«Намуслы умартачы табып кына әйбәт бал ашап була»: Балны ничек сайларга һәм бәясе күпме?
Фото: Камилә Билалова

«Мин туганнан бирле умарталар янында», – дип елмайды умартачы. Аның әтисе дә умартачы була, Әлдермеш урманында, аланлыкта ул да умарта тота. Хәзер исә аның эшен улы дәвам итә. Алмазның берничә җирдә умарталары бар, шулай ук ул Яшел Үзәндә башка хуҗалыктагы умарталыкны карап тора. «Барлыгы минем 100 оядыр: шунда үземнеке дә, эшнеке дә керә», – ди ул.

«Балны сайлаганда иң әйбәте – балны түгел, ә умартачыны сайлау»

Сез нинди төр балларны җитештерәсез?

Умарталык юкәлектә торса, бал өлгерсә, хәзер юкә балын аертырга була. Бу «чиста» юкә балы була инде. Калганы кыргый үләннәрдән җыела минем, шуңа күрә урман чәчәкләре һәм кыргый үләннәр балы. Аннан соң прицеп белән умарталарны карабодай урнашкан җиргә илтәм, ул бал карабодайныкы була. Ягъни юкәне аертасың да, шул рамнарга карабодайныкы җыела. Юкә белән карабодай балы була инде.

Аларның төсләре нинди булырга тиеш?

Юкәнең балы яктырак була, карабодайныкы – караңгырак. Ләкин балны төскә карап кына аерып булмый. Мәсәлән, минем юкә, кыргый үләннәрдән җыелган бал якты, алтын төсендә була иде, әмма соңгы 5 елда җирле фермер карабодай утыртты. Бал күп, әйбәт, әмма караңгы төстә, чөнки 5 процент карабодай керүе дә балның төсен караңгылата.

Кеше, караңгы төс булгач, «начар» ди, ләкин бу, киресенчә, әйбәт. Һәм ул балны аллергия белән интеккән кешеләр ала. Мәсәлән, бер клиентымның малае балны бөтенләй ашамаган, ләкин кара балга аллергиясе юк. Соңгы вакытта шул балны бик күп итеп ала башлады.

Төрле балны ашап карарга кирәк. Ләкин иң әйбәте: балны сайлаганда – балны түгел, ә умартачыны сайлау. Бал кибет тулып ята, ләкин бөтен кеше дә бит аны алмый. Мин, мәсәлән, умартачы булмасам, кибеттән бөтенләй балны алмас идем. Мин, берәр җирдә әйбәт умартачы табып, август-сентябрь айларында шалтыратышып, аның янына бер кесә тулы акча белән кайтыр идем дә балны, кәрәзле балны, калган әйберләрне сатып алыр идем. Балны бит төрле очракта кулланырга була, алынган балны күчтәнәч буларак та бирергә бик әйбәт.

Шуңа күрә балны сайлаганда төсенә генә карап түгел, ә нәкъ менә умартачыга карап сайларга кирәк. Намуслы, әйбәт умартачы сезгә кирәкле балны табып бирә.

Сез бал сату белән генә түгел, үзегез аңардан башка төрле продукцияләр дә ясыйсыз, шулаймы?

Умарта нәрсә бирә, шуңардан төрле әйберләр җитештерергә тырышам. Ә ул бик күп нәрсәләр: бал; йөрәк, шакмак һәм башка төрле формалардагы кәрәзле бал; перга; «маточное молоко».

Балны хәзер бүләк рәвешендә төрле чараларга, туйларга алып баралар, шуңа күрә кәрзингә бөтен умарта продукциясен тутырып та сатабыз. Аны да халык бик яратып ала. Аннары балавыз, балавыздан «вощина», прополис, әле тагын прополис белән балавызны кушып мазьлар, помадалар ясыйм. Ә прополис төнәтмәсе җәрәхәтләрдән бик әйбәт булыша. Бу елны сагыз да ясый башладым әле, прополис белән балавызны кушып. Ул тамак авыртканда бик файдалы. Ләкин иң төп продукт ул – кыргый үләннәрдән җыелган бал, мин аны «Сая балы» дип сатам.

Бу – авылның символикасы, гербы кебек. Авылда яшәүче халыкның төп кәсебе ул – умартачылык, терлекчелек һәм игенчелек. Әлеге билге ярдәмендә Шакиров Алмазның балын да танырга була, чөнки балның тышлыгында шул символ сурәтләнгән

Күпчелек клиентлар инде әтидән калган, мин аларның ышанычларын акларга тырышам. Һәрбер клиент минем өчен мөһим, мин алар өчен елдан-ел нәрсә дә булса уйлап чыгарам, умарталарны әйбәтрәк карарга тырышам.

«Күп әйбер умартачыдан тора: умарталарның үзенчәлекләрен белергә, өйрәнергә кирәк»

Сез умарталарның нинди токымын тотасыз? Һәм безнең якта умартаның нинди токымнарын үрчетү уңышлырак?

Минем җирле популяциянең урта рус токымы, аннары карпатка 54 линия һәм бу елларны карниканы да үрчетә башладым. Өчесен дә өч төрле карарга кирәк, ләкин бөтенесе дә әйбәт. Күп әйбер умартачыдан тора: укырга, өйрәнергә, аларның үзенчәлекләрен белергә кирәк. Мәсәлән, урта рус токымын мин күбрәк урамда кышлатам. Менә шундый ике катлы һәм бик авыр ояларда, аларны хәзер кулланмыйлар да. Мин элеккеге метод белән эшлим инде. Җиңел оялар миндә әз, ләкин алар да бар. Әмма кышлату өчен иң әйбәт оялар – шулар.

Ә менә карникалар кышлатканнан соң начаррак чыгалар, омшаник шикелле нәрсә ясап куярга кирәк. Шуңа күрә һәрбер токымга яраклашырга кирәк.

Сезнең оялар урман янында урнашкан. Ләкин күч чыкканда, сез аларны ничек саклап каласыз соң?

Күчне чыгармас өчен, яздан эшләрне бетерергә кирәк. Мәсәлән, «противороевой» метод буларак, мин яз көне бер оядан ике оя ясыйм. Күч чыгу – табигый әйбер, ул куркыныч түгел. Элегрәк, күч чыккач, җыя идек тә шул ук ояга яшь яки карт анасы белән салып куя идек, аннары алар бер бидон бал китерә иделәр.

Минем, мәсәлән, бер оя күбрәк тә бал биргән булыр иде, ләкин мин ялкауландым. Яңгырлы вакытлар да була, ә ул вакытларда монда менеп булмый, шуңа күрә яздан бүлдем. Ә көннәр бозылгач, яңгырлы вакытлардан соң, алар икенче көнгә үк күч аералар. Ләкин ояны икегә бүлгәч, яшь оялардан да күч чыгып китәргә мөмкин. Минем үземнең дә шулай булды.

«Намуслы умартачы табып кына әйбәт бал ашап була»

Чын балны ялган балдан ничек аерасыз сез? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Хәзер әллә нинди методлар кулланалар, шуңа күрә ялган балны чын балдан берничек тә аерып булмый. Бары тик намуслы умартачы табып кына әйбәт бал ашап була.

Мин дә аермыйм аны. Ярминкәләр вакытында минем яныма: «Бу – әйбәт балмы?» – дип сорап киләләр. Ләкин аны берничек тә аерып булмый. Хәзер интернетны ачып карасагыз: 150 тәңкәгә 1 килограмм бал алырга була. Аны акча эшлисе килгән кеше «заказывать» итә дә, 2 тапкыр арттырып, «минем бал» дип рәхәтләнеп сатып ята.

Әгәр дә бал шикәрләнмәсә, бу – бал начар, дигән сүзме?

Зонтиклы чәчәкләрдән җыелган бал озаграк шикәрләнә, дип әйтә белгечләр. Минем бал шикәрләнә, ләкин кәрәзле бал быел сыек иде.

Сая авылы янындагы кыр

«Быел күп кешеләр балга бәяне арттырырга тора»

Быел балга бәяләр ниндирәк?

Быел күп кеше бәяләрне арттырырга тора, чөнки күп кешенең күчләре очып чыгып китте, һава торышы да тәэсир итте.

Юкә балы: 1 кг/600 сумнан башлана, 3 л/2500-4000 сумга хәтле;

Кыргый чәчәкләрдән җыелган бал: 1 кг/470 сумнан башлана, 3 л/2000-3000 сум;

Карабодай балы: 1 кг/470 сумнан башлана, 3 л/2000-3000 сум;

Авыл хуҗалыгы басуларыннан жыелган бал: 1 кг/360 сумнан башлана, 3 л/1500-2500 сум;

Перга: 2000-5000 сум/кг;

Серкә: 2000-4000 сум/кг;

Прополис: 5000-15000 сум/кг;

«Маточное молочко»: 1 мл – 400 сум башлап;

Трутневый гомогенат: 100 грамм – 500 сумнан башлана;

Кәрәзле бал: 1 кг 800 башлана – 1 меңгә кадәр

(Алмаз Шакиров тәкъдим иткән бәяләр – автор иск.)

Сез бер интервьюда: «Расходникларга, транспортка бәя арта бара, әмма балга бәя шундый ук кала», – дип әйткәнсез. Нишләп?

Умартачылык белән шөгыльләнүчеләрнең чыгымнары бик зур. Ким дигәндә 300 мең минем умарталыкка гына китә. Мәсәлән, былтыр 600-700 мең дә китте, ул акчалар бит инде каяндыр керергә тиеш. Бу – бензинны санамыйча әле. Бензинга аена якынча 20 мең акча кирәк. Ул елына 200-250 мең була. 100 банка бал минем бензинга гына китә, дип әйтеп була.

Оялар, прицеп алдым, яңа медагонкалар белән эшлисе килә. Әгәр дә аларны алмасаң, продукциянең сыйфаты һәм күләме югала. Мин күп шөгыльләнгәнлек белән генә бераз аякта басып торам инде. Ә балның бәясе 2010 елдан бирле мең ярым тирәсендә буталып йөри.

Мәсәлән, башкорт балы кыйммәтрәк бара. Миннән гел: «Нишләп башкорт балы әйбәт?» – дип сорыйлар. Мин аларны яманламыйм, ул дөрес әйбер түгел. Ләкин анда да шундый ук үләннәр бит, без бер үк төрле эшлибез. Шуңа күрә бер үк төрле бәя булырга тиеш.

Татар халкы бит тырыш, 2 тапкыр артыграк та эшли. Менә минем 5 җирдә ояларым бар, аны карап бетерергә кирәк бит. Шуңа күрә саткан әйбернең файдасын да күрәсе килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар