news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кеше китә – җыры кала» телесериалы режиссеры Далматов ТНВ өчен нинди яңа сериал әзерли?

«ТНВ»да күрсәтеләчәк яңа телесериал турында хәбәрчебездән эксклюзив репортаж.

news_top
«Кеше китә – җыры кала» телесериалы режиссеры Далматов ТНВ өчен нинди яңа сериал әзерли?
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Кинорежиссер Александр Далматов «ТНВ» каналы өчен («Ватан» кинокомпаниясе) яңа телесериал төшерә башлады. Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» телесериалының уңышыннан соң аңа яңа заказ булуы – табигый. Яшь режиссер ышанычны аклаган, димәк.

Халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыгын да исәпкә алып булса кирәк – аның әсәренә алынганнар. Андый-мондый гына түгел, Туфан Миңнуллин Тукай премиясен алган әсәргә! Режиссер Гали Хөсәенов һәм актриса Дамира Кузаева белән Әлмәт театрында куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен 1979 елда Туфан Миңнуллин Тукай премиясенә лаек булган. Менә шушы әсәр сайланган. 50 елдан соң кино алымнары белән яңа буыннан яңача караш – нинди булыр ул?

Әлмәт театрының «Ай булмаса, йолдыз бар» легендар спектаклен хәтерлисезме? Ә Мәдинә белән Мирзанурны уйнаган Дамира Кузаева (1948-1993) белән Камил Вәлиевны (1942-2025)? Әйе, нәкъ шушы драма нигезендә Мәдинә язмышы бәян ителәчәк.

Төп рольләрдәге өчлек мондый тәртиптә сайланган: Мәдинә ролендә – Әлмәт театры артисты Диләрә Фазлыева, Мирзанур – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов, Автор – Камал театры артисты Алмаз Борһанов.

Александр Далматовның Әлмәт театрына һәм аның артистларына, беренчедән, аерым мәхәббәт – чөнки аның режиссер буларак беренче зур эше биредә чыкты (Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча киноспектакль); икенчедән, алар белән эшләп караганга, аларны башкалардан яхшырак белә. Шуңа күрә «күңел кастингын» аларны күзаллаудан башлый, күрәсең. «Кеше китә, җыры кала» сериалында Ләйсән Әхмәдиеваны «дөньяга чыгарса», бу юлы Диләрә Фазлыеваны төп рольгә куйган.

  • Диләрә – театрның гаҗәеп актрисасы. Дөрес, кинематография – аның өчен яңа дөнья. Уңышлар телик!
  • Александр Далматов, чынлап торып кинематография белән мавыга башлаганчы, Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшләде. Күрәсең, Артем Пискунов һәм Резеда Сәлахова гаиләсе белән дуслык та шуннан киләдер. Нурихан Фәттах повесте буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильмында төп рольгә Резеда Сәлахованы алса, бу юлы Артемга тукталган. «Артем мине үзе язган унлап яңа җыры белән кызыктырды. Алар фильмда яңгыраячак», – диде Александр Далматов.
  • Алмаз Борһанов – Камал театрының кызыклы актеры, Айдар Җаббаровның яраткан актерларының берсе булса кирәк: аның белән «Рәшә», «Көл» спектакльләрен чыгарды.
  • Сүз уңаеннан, Алмаз Борһанов – Камал театрында Минвәли Габдуллин гаиләсе вәкилләренең берсе – аның кияве, театрның җырчы актрисасы Рәйхан Габдуллинаның ире. Тагын да сүз уңаеннан, Минвәлинең улы Ирхан да быелдан театрга алынды. Минвәли үзе – Камал театры артисты Габделфәрт Шәрәфиев (1951-2014) кияве.

Димәк, вакыйгалар шул өчлек тирәсендә барачак. Өчлек булсын өчен яңа герой уйлап тапмаганнар, авторны гына үстергәннәр.

Бераз спойлер (гафу үтенәм!): Далматов иҗатыннан бер кызык параллель – Әлмәт театрында куелган «Фәхрине үтереп ташладылар» («Бер хыянәт тарихы») киноспектаклендә без 4 студент егетнең (һәм бер кызның) киләчәген күрсәк, биредә режиссер 3 студент кызның киләчәген күрсәтергә алынган кебек. Тегесендә яшьлеге 90 нчы еллар башына туры килгән егетләр булса, монысы – яңа гасырның 10 нчы еллары кызлары. Тегенди-мондый кызлар түгел, Мәдинәнең курсташлары. Уртак якларның берсе – тегесе дә татфак, монысы да шул ук татфак. Тегесендә Казан дәүләт университетында филфактан аерылып чыккан мөстәкыйль татфакның башы булса, монысында инде – кояш баешыдыр.

Киноның беренче съемка көннәре нәкъ менә шушы чорны төшерүдән башланды. Команда бу көннәрдә шәһәр үзәгендә яңартылып өлгермәгән урыннарны табып (Бакый Урманче һәйкәле торган сквер, Ленин бакчасы, Язучылар бинасы тирәсендәге бакча) моннан 15 ел элек булган вакыйгаларны төшереп йөри. Студент кызлар – Диләрә Фазлыева, Энҗе Сәйфетдинова (Әлмәт театры), Юлия Григорьева (Чаллы театры). Кызларның егетләре – Алмаз Хөсәенов (Түбән Кама театры), Айгиз Фазлыев (Әлмәт театры, Диләрәнең ире) һәм Алмаз Борһанов.

  • Алмаз Хөсәенов – татар театрында бердәнбер озын буйлы блондин егет. Татар киносына аның типажы кирәкмиме икәнни – аз кулланасыз бу егетне, диюем.

Менә 3 кыз имтиханнарны тапшыргач, паркта үзләренең егетләре блән очраша. Менә алар көлешә-сөйләшә Лядской паркына таба атлыйлар. Юлда егетләр үзара эләгешеп тә алалар. Чөнки Диләрәнең егете Мансур Хәсән дигән яшь шагыйрь егеткә яңа чыккан мәгънәсез, фәлсәфәсез җырлар ошамый…

Җәйге Казанда эшне төгәлләгәч, команда Чистай, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарына китәчәк. Биредә Мәдинә туган һәм соңрак яшәгән йортлар гына түгел, аның ахирәтләренең тормышы да күрсәтеләчәк булса кирәк.

Кыскасы, 40 көнгә сузылган съемка процессы бара. Июль, август һәм сентябрь – 3 айлык эш көтелә.

Кино өчен режиссер сыналган таныш команданы сайлаган: оператор да, администраторлар да, продюсерлар да, гример да, рәссамнар да нигездә шул ук. Һәрвакыт съемка процессы үзәгендә, рәссам буларак, Фирүзә Зиннәтуллина кайный, консультант буларак Сәлимә Аскарова чакырылган. Сценарист кына яңа – Алсу Хәбибуллина. Алдагы телесериалда командада икенче режиссер булып Илмир Хәбибуллин эшләгән иде, бу юлы командага аның хатыны да кушылган.

  • Алсу Хәбибуллинаның сценарист буенча беренче уңышлары да бар, дебют эше – Уфада төшерелгән «Доставщик» кыска метражлы фильмы. Аның киносценарие «АртМастерс Регионы» чемпионатының Кино юнәлеше буенча җиңү яулап, яшьләрдән команда тупланып, фильм төшерелгән булган.

Кино буенча тагын кайбер спойлерларны беләм, әмма әлегә шунда туктыйм. Алдан язылган сценарий буенча төшерелсә дә, төшерү процессында да ниндидер идеяләр туарга яки тумыйча калырга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар