Диләрә Фазлыева: «Театрдан балама вакыт аз кала дип, кайчагында намусым уяна»
Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыева белән мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.

Быел Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча төшерелүче фильмның кастингында очраклы гына Әлмәт театры актрисасы Диләрә Фазлыеваны очраттым. Аның кастингтагы дисциплинасына, әзерлекле килүенә сокландым.
Олжас Жанайдаровның «Кибет» спектаклендә Карлыгач роле белән «Алтын битлек» театр премиясе комиссиясен таң калдырганда һәм театр примасы Мәдинә Гайнуллина белән бергә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә әлеге премиягә дәгъва иткәндә, ул Диләрә Ибәтуллина иде әле. Шушы роле өчен «Тантана» премиясендә «Дебют» буларак танылды. Дөрес, «Тантана» комиссиясе аңа бу премияне вакытлыча драма артисты булып торган Илсур Мортазин белән икесенә бүлеп биргән иде.
Хәзер Диләрә – фамилиясен алыштырып, Фазлыева булып, декрет ялларын уздырып, инде роль өстенә роль алып театр репертуарын «җигелеп» тарта торган актриса. Ире Айзил Фазлыев белән кызлары Ясминәне үстерәләр.
Әлмәткә бер килгәч, репетицияләре алдыннан, Диләрә белән сөйләшеп утырырга вакыт таптык.
«Кинода уйныйсым килә. «Әниләр һәм бәбиләр»гә кастингка чакырганнар иде. Камал театры куелышында Фирдәвес Әхтәмова уйнаган рольгә. Әлеге спектакльдә казах хатыны Алтынчәчнең ана бәхетен татыр өчен шушы адымга баруын батырлык дияр идем», – дип башлады Диләрә сүзен.
Син үзеңне театр дөньясында таныткан «Кибет» спектаклендә дә казах кызын уйнаган идең. Әлмәт театры репертуарында «Кибет» барамы әле?
«Кибет» әле дә бара. Елга берничә тапкыр уйныйбыз. Авыр чыккан спектакль булды ул. Аны чыгарганда күп укыдык, күп сөйләштек. Бик катлаулы роль.
Персонажыңны аңлыйсыңмы?
Аңлыйм. Ә менә аның хуҗасы урынын алуын акламыйм.
Ул спектакль син декретта вакытта сине көттеме?
Мин авырлы килеш тә «Кибет» белән фестивальгә барып уйнап кайттым. Ул вакытта ролемә башка кеше кертү турында сүз булган иде. Мин дә ризалашкан идем. Кешесен дә таптылар. Ләкин ничектер режиссер да әйтеп, кайбер пластик элементларны җиңеләйтеп, минем үземне калдырдылар. Шулай ерып чыктым. Декрет ахырына таба чыгып уйный да башладым инде.
Яңа гына синең катнаш белән тагын бер катлаулы спектакль чыкты.
Әйе, «Явыз» (Ркаил Зәйдулла пьесасы нигезендә Алибек Омирбекулы куйган драма. – авт.) спектакле чыкты. Мин анда – бөтенләй башкача образда, ә мин башкача булырга яратам.
«Явыз» – тарихи шәхескә нигезләнгән драма. Мондый тарихи әсәрләр, шәхесләр турындагы әсәрләр алга таба бу теманы өйрәнергә, өстәмә мәгълүмат табарга этәрәме? Бирдебәк дигән тарихи персонаж таныш идеме?
Юк. Дөресен әйтәм, Бирдебәкне белми идем. Бу – безнең күбебезгә ачыш булгандыр. Аның турында, аның нинди хан булуы, ничек хакимлек итүе турында безгә Алибек үзе сөйләде. Шушы образны тудыру өчен, диктаторлар турында бик күп белешмә җыйдым. Ләкин мин башкарган образга карап, Бирдебәк нәкъ шундый булган дигән сүз түгел. Без гомумиләштерелгән персонажны үзебез тудырабыз. Тарихи нигезе булган мондый образлар миңа кызык. Миңа, гомумән, катлаулы персонажлар кызык.
Диләрә, синдә «театр – минем урыныммы икән» дигән икеләнүләр буламы?
Беркайчан да алай уйлаганым юк. Үз юлымны дөрес таптым дип саныйм. Театр – бәләкәй чактан ук хыялым. Шул хыялымны тормышка ашыра алганыма мин чиксез канәгатьмен. Бу юлдан китәсем килмәс иде.
Китәм дип «тәртәгә типкәнең» булмадымы?
«Театрдан китсәм кая барыр идем», – дип уйлаганым бар. Уйлыйм да, бу сорау булып кала.
Ә син тагын нәрсә дә булса эшли беләсеңме?
Эшли беләм дип... һөнәр үзләштерергә була ул. Ләкин бит ул һөнәрне яратып башкарырга кирәк. Ә театрда мин җаным-тәнем белән яратып эшлим.
Театр бит ул бөтен хатын-кыз өчен дә... ничек дип әйтим икән... театр – яшьлек бит ул. Үзеңнең кирәкле булуыңны гомер буе саклап кала алырмын, дигән ышанычың бармы?
Алай буласын күз алдына китерәсем дә килми, дөресен әйткәндә. Театрга кирәк булып каласым килә. Рольләрем дә булсын иде. Мин ул хакта уйламаска тырышам. Өлкәнәя барган саен рольләр әзәйгәнен дә күреп торам. Әлегә эшкә чумдым һәм эш турында гына уйлыйм. Алга таба да шулай булсын иде инде.
Син күз тиюгә ышанасыңмы?
Ышанам да, ышанмыйм да.
Каты күзләрдән һәм бик сокланучылардан ниндидер саклану чараларың да юкмыни?
Сәхнәдән күз тидерүләренә бик ышанып та бетмим. Алай да остазым Илдар абый Хәйруллинның, спектакльдә уйнап кайтканнан соң, су белән коенып, бөтен начар энергетиканы юып төшерергә, дигән киңәшен тотам. Бигрәк тә катлаулы спектакльләрдән соң.
Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсында укыдың бит әле, әйеме? Остаз укучысында эзен калдыра. Илдар абый сезгә нәрсә бирде дип саныйсың беренче чиратта? Сүз уңаеннан, курсташларыңны да искә төшереп үт әле.
Тинчурин театрыннан Салават Хәбибуллин, Диләрә Фәттахова, Әтнә театрыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Кариев театрыннан Рузанна белән Илназ Хәбибуллиннар, Камал театрыннан тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова. Театрда шулар. Илдар абый безне беренче чиратта дисциплинага өйрәтте. Эшеңне яратырга һәм аңа һәрвакыт әзер булып килергә өйрәтте. Артист өйдән әзерләнеп килергә тиеш.
Ә нәрсәне сиңа тәрбияләп тә кертә алмады? Барыбер үзең булып калдың? Ниндидер начар саналган сыйфатларың, бәлки.
Бәлки, кыюлык җитмидер. Очрагына карап инде... әти сүзеннән чыгып театр училищесына барырга, үзем генә Казаннан Әлмәткә килеп эшкә урнашырга кыюлыгым җитте. Шулай да күп очракта әрсезлек җитми.
Ә ничек җиңәсең үзеңне?
«Диләрә, болай булмый, – дим, – давай», – дим.
Шулай үзеңне җиңеп нәрсәгәдер ирешкән очраклар булдымы? Син үзеңә «Диләрә, давай» димәсәң, мәсәлән, ул вакыйга синең катнаштан башка үтергә мөмкин иде.
Мин һәр ролемә җитди карыйм. Азагына җиткереп башкарырга тырышам. Ә тормышта эшләнми калган эшләр, әйтелми калган сүзләр булды инде.
Син теләгәнчә барамы?
Юк инде, нишләп мин теләгәнчә генә барсын?! Насыйп булмаган әйберләр күп инде ул. Кино өлкәсендә, мәсәлән. Әлегә насыйп булмады. Кино рольләрем бөтенләй юк. Кино минем максатларымның берсе булып тора.
Театрга барасы булмаган көннәрдә нәрсә белән шөгыльләнәсең?
Соңгы арада – соңгы 2 сезонда өйдә торган да юк. Өйдә торган көн булса, кызым белән үтә. Аны тегендә-монда йөртеп дигәндәй. Буш вакыт булса, кино карыйбыз. Төнлә белән булса да карарга тырышам. Актер һөнәре өчен ул кирәк. «Явыз» спектаклен чыгарганда да киноларны күп карадык.
Ә кызыма вакыт аз кала, дип намус уянгалыймы?
Уяна. Гел уяна.
Ничек тынычландырасың ул намусыңны?
Бөтенләй тынычландырып бетереп булмый аны. Ял көннәрен балага багышларга тырышасың инде.
Бала карарга ярдәм итүче бармы?
Юк. Әниләр еракта. Үзебез тырышабыз.
Өйдә кем баш?
Ир кеше баш.
Ирең Айзилнең (Әлмәт театры артисты Айзил Фазлыев. – авт.) яхшы сыйфаты?
Ул – бик тырыш, эшчән кеше. Сабыр кеше.
Провокацион сорау – ике артист гаиләсендә кайсыгыз талантлырак дип уйлыйсың?
...
Айзил синең зур талантлы актриса булуыңны таныймы?
Әйе. Ул шулай дип саный һәм миңа мөмкинлек бирә. Безнең бу турыда сөйләшкән дә бар.
Әле тагын декретлар планы бармы?
Насыйп булсын инде.
Бала белән татарча сөйләшәсезме?
Әйе, өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз, ләкин балалар бакчасы, полилингваль балалар бакчасы булса да, татар телен өйрәтсәләр дә, төркемдә рус балалары да күп булу сәбәпле, русча сөйләшә.
Сезнең Резеда Хәертдинова интервьюда «ана теле диләр бит, димәк, аны өйрәтү – минем эш» дигән иде.
Миңа калса, бу – әтинең дә, әнинең дә бер үк дәрәҗәдә эшләргә тиешле эше. Икесе бергә башкармасалар, бер ана гына берничек тә эшләп чыга алмаячак.
Ирең белән икегез дә театрда эшләгәч, акча җитәме?
Аллага шөкер, ирем күбрәк эшли. Минем дә театрдагы эшемә өстәмә итеп, балалар белән шөгыльләнәсем, балалар укытасым килә. Ләкин әлегә, вакыт кысан булу сәбәпле, бу – хыял булып тора. Максат булып тора.
Балалар укыту өчен бик сабыр булырга кирәктер ул. Синдә бармы андый сабырлык?
Мин – сабыр, түзем кеше. Озакка китсә генә, ачуым чыга. Мин – кырыс кеше, нык итеп әйтә беләм.
Диләрә, син – Казан кызы. Әлмәт театрында, гомумән, Казан, Чаллы кызлары-егетләре байтак эшли. «Дәртле Казан, нурлы Казан»нан соң монда яшим дип килдеңме?
Әйе.
Казаннан соң монда яшәү ничек?
Башта бик кысан кебек иде. Дөресен әйткәндә, бер дә Казаннан китермен кебек түгел иде. Әлмәт театрына килгәч тә, ияләшә алырмынмы икән, дип озак икеләндем. Мин бирегә бары тик театр хакына килдем һәм беренче елларда, шәһәрне күрмичә дә, театрда гына яшәдем диярлек. Ә инде эшләү дәверендә монда калачагымны аңладым.
Казан кызының татар теле проблемасы булмадымы?
Юк. Рус мәктәбендә укысам да, андый проблема булмады. Өйдә әти-әни татарча гына сөйләшә, безнең өйдә бөтенләй русча сөйләшү юк иде. Шуңа күрә мин дә мәктәптән кайтам да татарча сөйләшә башлыйм. Бәлки, өйдә берничә бала булса, без үзара русча сөйләшер идек, ә мин бит гаиләдә бер бала булып үстем.
Әти-әниең сәнгатькә якын кешеләрме? Алар бердәнбер балаларын Әлмәткә җибәрергә ничек риза булды икән?
Әти-әни сәнгатькә бәйле кешеләр түгел. Әти артист булуыма да бик каршы иде. Әни ризалашты: минем шушы профессиядә булуымны теләде. Әнигә дә авыр булгандыр инде. Хәзер дә бик сагыналар. Минем әти-әни Казан янында үз йортлары белән тора, мин яз көне үк чәчәк үсентеләре үстерә башлыйм – бакчабызга алып кайтып утыртам.
Әтиең ни өчен артист булуыңа каршы булды?
Кирәклерәк профессия булсын, дигәндер инде. Мәсәлән, юрист, йә булмаса, табиб... 9нчы классны тәмамлагач, театр училищесына да барып карадым, белештем. Фәрит Бикчәнтәев курс җыя иде. Айзилләр курсы булган ул. Шунда барырга бик теләгем бар иде, Әти: «9дан соң китмисең», – дип, нык каршы булды. Әтигә каршы килә алмыйча, 11 классны укыдым, ЕГЭ тапшырдым. Башта, Казан дәүләт мәдәният институтына барырмын, дигән идем, Илдар Хәйруллинның курс җыюын белгәч, Казан театр училищесына гына барам дип, өйдәгеләрне күндердем. Театр училищесында белемне яхшырак бирәләр бит. Илдар абый Хәйруллин ул вакытта ук бик таләпчән, җитди кеше булып күренә иде, аның курсына укырга кергәндә дә бик куркып кына барган идем.
Илдар абыйны кайсы роле белән хәтерли идең иң элек?
Бөтен кешенең «Мыраубатыр»дыр инде. Алсу апа белән бергә уйнаган бер спектаклен хәтердә уелган – «Сөяркә». Алсу Гайнуллина уенын бик яратам. Эмиль Талипов, Резеда Сәлахова...
Театрда уйныйсы килми башлаган рольләрең бармы?
Барысын да яратам, кечкенәсен дә, зурларын да. Мин аларның һәрберсендә дә һаман да яңалык табарга тырышам. Әйе, кеше ролендә «ввод»ка кергән рольләр катлаулырак. Чөнки син аны режиссер белән эшләмәгән, сиңа аны кабатларга гына туры килә. Бу – кыенрак. Ә үзем чыгарган рольләр миңа бик кадерле.
Нәрсә уйныйсың килә?
Рус классикасын уйныйсым килә. Анда башкача уен манерасы, башкача сәхнәдә яшәү рәвеше. Шунысы кызык. Татар классикасын да уйныйбыз, чит ил классикасын да.
Островский? Чехов? Кайсын?
«Анна Каренина», мәсәлән. Островскийның «Гроза»сын, бәлки. Рус классикасын уйнамыйбыз бит.
Сез уйнар идегез дә, администраторларга билет сатуы кыенрактыр. Тамашачы йөрми бит. Нигә татар тамашачысы рус классикасы әсәрләренә йөрми икән?
Миңа калса, мәдәни код белән бәйледер. Бүген безнең тамашачы җырлы-биюле җиңел комедияләрне өстен күрә.
Нишләп инде? Туфан Миңнуллинның «Ат карагы»на тулы зал йөри, мәсәлән. Ярый ла, син Анна Каренинаны яки Катеринаны уйнап актриса буларак үсәм дип уйлыйсың һәм чыннан да үсәсең. Ә татар тамашачысы аңлыймы ул хатыннарны?
Һәрхәлдә, режиссер Марсель Сәлимҗанов «татар менталитетына Островский туры килә» дигән.
Әлмәт тамашачысы нинди?
Ул үзгә якын инде.
Хәзер артистларны танып, туктатып рәхмәт әйтүчеләр буламы ул?
Бар, әлбәттә. Алар гадәттә, өйдән ашыгып, бизәнми чыккан вакытта очрыйлар. Бик уңайсызланам. Комплиментлар әйткәндә дә каушап калам.
Рәхмәт, Диләрә! Спектакльдәге рольләрең белән барыбызны да алга таба да сокландыруыңны телим. Һәм, әлбәттә, кинода үзеңне табуыңны көтәбез.

«Алтынчәч. Мирас» (Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы нигезендә куелган)
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр» спектакле
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Йорт» иммерсив спектакленнән (Равил Сабыр пьесасы буенча Сәрдәр Тагировский эше)
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Ркаил Зәйдулла пьесасы мотивлары буенча «Явыз» спектакле
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Наил Гаетбай пьесасы буенча «Кызлар килде авылга», Илдар Хәйруллин режиссурасы
Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге