news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемероводагы милләттәшебез Рәсүл Гамзатовның «Журавли» җырын татарчага тәрҗемә иткән

news_top
Кемероводагы милләттәшебез Рәсүл Гамзатовның «Журавли» җырын татарчага тәрҗемә иткән
Фото: © Рәйхана Григорьеваның шәхси архивыннан

Кемеровода татар милли үзәге вәкиле, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, татар дәресләре үткәрүче Рәйхана Григорьева Рәсүл Гамзатовның «Журавли» шигырен татарчага тәрҗемә иткән. Бу хакта ул «Интертат» журналистына хәбәр итте.

Краснодарда яшәүче милләттәшебез Бикмулла Галиәкбәров татар милли үзәгендә ветераннар белән очрашуда тәрҗемә ителгән җырны гитарада уйнап башкарган.

«Очрашуда катнашучыларга җырның татарча эчтәлеге бик ошады. «Ә кем тәрҗемә итте соң моны?» – дип, бик сораштылар», – дип язып җибәрде миңа Бикмулла әфәнде. Мин үзем дә күңелем белән рәхәтлек кичерәм. Минемчә, бу шигырь бүгенге көн вакыйгалары белән дә аваздаш: егетләребез ил данын яклап көрәшә», – диде Рәйхана Григорьева.

Фото: Рәйхана Григорьеваның шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар