Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа рекорд» - Рөстәм Нәбиев кулларында 8163 метр биеклектәге тауны яулаган

Башкортстан блогеры Рөстәм Непалдагы Манаслу тавына уңышлы күтәрелгән.

news_top_970_100
«Яңа рекорд» -  Рөстәм Нәбиев кулларында 8163 метр биеклектәге тауны яулаган
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Башкорстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яулады. Бу юлы Рөстәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавына уңышлы күтәрелгән. Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауга менүен бөтен дөнья күзәтте. Ниһаять, татар егете Рөстәм үз теләгенә ирешкән — Манаслу тавының иң биек ноктасында төшкән фото-видеоларын инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Миңа бик аз кеше ышанды, әмма мин булдырдым. 2021 елның 2 октябрендә сәгать унда Манаслу тавының түбәсендә тора идем. Мин, кулларында „сигез меңлек“не яулаган кеше буларак, альпинизм тарихында яңа бит ачтым», — дип язган ул.

Әлеге экспедициясен Рөстәм 28 ел элек вафат булган әнисенә багышлаган. «Әнием, мин сине яратам», — дип язган ул.

Рөстәмнең экспедициясе 7 сентябрьдә башланган иде. Интернет элемтәсе булган «бәхетле» көннәрендә ул инстадусларына җирле халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын да күрсәтеп барды. Шулай ук без Рөстәмнең боз ишелү, шторм, упкыннар очрау кебек куркыныч һәр адым сагалаган кырыс шартларда яшәп, тауга күтәрелүенең онлайн шаһитләре булдык.

Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны яулаган иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100