Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев хатыны белән чираттагы биеклекне яуларга җыена

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев хатыны белән чираттагы биеклекне яуларга җыена
Рөстәм Нәбиевнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев чираттагы биеклеген яуламакчы. Бу юлы үзе генә түгел - тормыш иптәше Индира белән. Рөстәм белән Индира шушы көннәрдә Кавказның 505 метр биеклектәге Казбек тавына менәчәк. Бу хакта алар социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Без хәзер Минеральные воды шәһәренә очабыз. Аннан Владикавказга юл тотачакбыз. Аннан инде Тбилисига. Безне Казбек тавы көтә», - дипп сөйләгән Рөстәм.

Моңа кадәр Рөстәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрус һәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавын яулаган иде инде. Татар егете Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында әлеге тауларга менүен бөтен дөнья күзәтте. Рөстәм язылучыларын җирле халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштырып барды. Тауга менгәндә боз ишелү, шторм, упкыннар очрау кебек куркынычлар, спортчыларның кырыс шартларда яшәвен дә күрсәтте. Блогерлар бу юлы да элемтәгә булган урыннарда сәяхәт турында сөйләп барырга ышандыра.

 

Фото: © Рөстәм Нәбиевнең социаль челтрәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100