Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда Татарстан данын яклаучы Ралинә Ибраева татар халкыннан ярдәм сорый

news_top_970_100
Казахстанда Татарстан данын яклаучы Ралинә Ибраева татар халкыннан ярдәм сорый

«Qazaqstan Даусы. Балалар» проектының беренче турына узган Казан кызы Ралинә Ибраева Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җырын башкарып, жюри әгъзаларының дүртесен дә үзенә караткан иде. Бүгенге көндә Татарстан данын яклаучы Ралинә иртәгә, 1 июльдә узачак ярымфиналда тавыш бирүләрен сорап, барлык татар халкыннан ярдәм сорый. Тавыш бирү Мәскәү вакыты белән 19:30да ачыла.

«Бер атна элек Астана шәһәренә «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектының чираттагы этабына очып килдек. Бу юлы кече кызым Раянаны да алдык. Әлеге этап туры эфир форматында узачак. Һәр командадагы 5 катнашучы үзләренең сольный җырларын башкарачак. Ярты сәгать эчендә телевизор караучыларның тавыш бирүләре нәтиҗәсендә ярымфиналга 3 катнашучы чыгачак», – дип сүз башлады Ралинәнең әнисе Рузалия ханым.

Бу юлы Казахстанга барып-кайту һәм анда яшәү өчен киткән чыгымнарны проект үзе капларга булган. Моның өчен Ралинәнең гаиләсе аеруча да шатланган.

Казахстанга очарга 2 атна кала Ралинәгә ярымфиналда башкарачак җырны җибәрәләр. Техник яктан гади булмаса да, якыннары аны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгар, дип уйлый. Көн саен педагог белән шөгыльләнү үзенең җимешләрен дә бирми калмас.

Ярымфиналга әзерлек бик тыгыз бара икән. Проект өчен интервью алалар, вокал һәм хореография буенча педагоглар шөгыльләнә. Ралинә Казандагы педагогы Альбина Казыханова белән дә гел элемтәдә тора. Уңышлы чыгыш ясар өчен, башкарачак әсәрдә соңгы аккорд нокталарын куялар.

«Казахстан халкы безне бик җылы каршы алды. Социаль челтәрләргә дә җылы хатлар килеп тора. Татарстан халкы аеруча да актив. Ралинә өчен җанатып торалар. Бу этап – бик дулкынлангыч һәм катлаулы. Кызым төп көндәше итеп үз-үзен саный. Ничек тә булса, бу дулкынлануны җиңеп, барлык белемнәрне туплап, матур номер ясарга. Бу – аның төп максаты.

Татарстан халкы безгә көчен, тавышын биреп торса, без бик рәхмәтле булыр идек. Онлайн тавышны дөнья буенча бирергә мөмкин. Ул бик гади. Махсус сылтама аша күчеп, Ралинә Ибраеваның фотосына басып, тавыш кына бирәсе булачак. Бергә булсак, без көчле»! – дип уртаклашты Ралинәнең әнисе Рузалия ханым.

Тавыш бирү менә шушы сылтама аша. 

Барлык татар дөньясына мөрәҗәгать итеп, татар кызы Ралинәгә ярымфиналга чыгарга ярдәм итик. Күмәк эш таулар күчерә. Уңышлар телик!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 июль 2023
    Исемсез
    Ралина, молодец. Мы за тебя❤️
  • 1 июль 2023
    Исемсез
    Ралина тавышымонлы, чиста. Гаилэбез, куршелэребез, барыбызда тавыш бирэбез Алла бирса🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100