Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда «Туган тел»не җырлап җиңгән Ралинәнең әнисе: «Моны уртак җиңү дип саныйм»

Узган атнада «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектының беренче турына узган Казан кызы Ралинә Ибраева Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән «Туган тел» җырын башкарып, жюри әгъзаларының дүртесен дә үзенә караткан иде.

news_top_970_100
Казахстанда «Туган тел»не җырлап җиңгән Ралинәнең әнисе: «Моны уртак җиңү дип саныйм»
Ралинә Ибраеваның шәхси архивы

Ралинә Ибраева башкарган әлеге җырның видеосы бөтен Интернет киңлекләренә таралды. Чын мәгънәсендә татар халкында горурлык хисләре уятты, дисәм, бер дә ялгыш булмас.

Әле өченче көн Ралинә әнисе Рузалия ханым белән Казахстаннан әйләнеп кайттылар.

  • Ралинәгә 11 яшь, ул – Казан кызы, Казанның «Унбер» лицеенда укый. Әтисе Рамил – төзелеш оешмасы җитәкчесе. Әнисенең үз ательесы булган, хәзер балалар тәрбияләү белән мәшгуль.

Ралинәнең остазы – «Ямьле» төркеме солисты Альбина Казыйханованың студиясендә күрешеп сөйләштек.

– Без икенче турга барып кайттык. Әлегә үттекме, юкмы икәнлекне тапшыру чыкмыйча әйтә алмыйбыз. Андагы оештыручылар белән килешүгә кул куйдык, – ди Ралинәнең әнисе.

Казахстанда катнашу теләге ничек барлыкка килде? Ялгышмасам, узган елны Мәскәүдә «Голос. Дети»да катнашкан идегез.

Рузалия:

Моңарчы «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектын күзәтеп бардык. Узган елның ахырында «Qazaqstan Даусы. Балалар» проектына гаризалар кабул итүен белдек. Мәскәүдәге «Голос. Дети» проектында Казахстаннан бер малай катнашты. Аның әнисе вокал буенча дәресләр бирә һәм ватсаптагы төркемгә, Казахстанда гаризалар кабул ителә, дигән мәгълүмат куйды. Кемнәрнең катнашасы килә, катнашыгыз, дип язды. 

Гаризаны җибәреп карыйк әле, бәлки, уңыш елмаер, дидек. Күпмедер вакыттан соң оештыручылар безнең белән элемтәгә керде. Алар Ралинәнең бар булган репертуарын җибәрергә кушты. Татар телендә Габдулла Тукайның «Туган тел»ен, шулай ук Ралинәнең шәхси җыры булган «Туган ягым»ны җибәрдек.

Казахстанга беренче турга очарга 2 атна кала безгә, казах телендә җырлаячаксыз, дип әйттеләр. Продюсерлар Ралинәнең казах телендә дә җырлавын теләде. Безгә ул казах җырын җибәрделәр. Ралинә аны ныклап өйрәнде, студиядә яздырып, конкурска җибәрдек. Инде беренче турда казах телендә җырлар, дип уйладык. Бәхеткәме, беренче турга очарга 1 атна кала, продюсерлар сезнең татар телендә җырлавыгызны тели, дип хәбәр иттеләр. Ралинәнең «Туган тел» яки «Туган ягым» җырлары арасында, әлбәттә, «Туган тел» җырын сайладык.

Ралинәнең «Туган тел» җыры белән беренче турга уза алуына ышанган идегезме?

Рузалия:

Беренчедән, бу – халыкара дәрәҗәсендәге проект. Без – кунак. Вокал ягыннан үз-үзебезгә ышансак та, уза алу-алмавыбыз шик тудырды.

Альбина:

Мин Ралинәнең беренче турга уза алуына ышандым. Күңелем белән сиздем. Ул – бик талантлы кыз. Теләсә кайсы жанрдагы композицияләрне җырлый ала. Аның текә тембр. Шоу проектлары өчен кызыклы тембр дип әйтер идем. Әмма бераз дулкынлану булды. Ә, бәлки, борылмаслар, дип курыктым. Шулай да күңелем тыныч булды.

Ралинә, ә син, син ышандыңмы?

Ралинә:

Әйе (елмая).

Рузалия:

Казахстан проектында катнашу – безнең өчен тәҗрибә.

Мәскәүдәге «Голос. Дети» проектында катнашып, шактый уңай тәҗрибә җыйган идек. Анда катнашканга 1 ел узды. Проектның структурасы белән танышбыз. Интервью алачакларын белгәнгә, Ралинә белән ныклап әзерләндек. Хәтта актерлык осталыгына өйрәтүче педагог белән шөгыльләндек. Шуны әйтә алам: Ралинә Казахстанга җиңел сулыш белән әзерләнде. Мәскәүдә алган уңай тәҗрибә аңа нык ярдәм итте.

Ралинә ничә яшьтән бирле музыка белән шөгыльләнә?

Альбина:

4 яшендә әти-әнисе миңа алып килделәр. Шунда ук талантлы кыз икәнлеген күреп алдым. Башка балалардан аерылып торды. Бигрәк тә холкы белән! Энергиясе, эмоцияләре ташып торган кыз ул. Артист! Төркемдә бар атмосфераны бозып, бар игътибарны үзенә җәлеп итәргә ярата иде (көлә).

Әлбәттә, мин моны яратып сөйлим. Тыңламый иде. Бик шук бала иде. Шуның белән беррәттән, мин ул балада уникаль булган тавыш барлыгын аңлап алдым. 5 яшеннән бирле сәхнәләрдә чыгыш ясап килә. 5 яшендә Резеда Ахиярованың «Әссәламәгаләйкүм» җыры белән Венера Ганиеваның «Сандугач – Соловей» конкурсында катнаштык. Катнашкан конкурслары күп.

Рузалия, ә сез ниләр белән шөгыльләнәсез?

Рузалия:

Ике кызыбызны тәрбиялим. Ралинәгә – 11, кече кызыбыз Раянага 7 яшь.

Узган ел безнең бик интенсив булды. Эштә булмадым диярлек. Бар вакытымны балаларга багышладым. Быелдан кече кызыбыз мәктәпкә бара. Иң әйбәт инвестиция ул – минем балаларым. Иремә көчле терәк булганы өчен аеруча да бик зур рәхмәт. Гел ярдәм итә. Әлегә мин өйдә балалар белән.

Узган шимбәдә беренче тур булды бит инде. Ул вакытта без Астана шәһәрендә идек. Икенче көнгә репетициягә килгәч, казахлардан хөрмәт сүзләре ишетү күңелгә рәхәт булды. Тагын кабатланам: без – Казахстанда кунак кына. Катнашкан балаларның әниләре: «Ралинәнең искиткеч тавыш. Ике дә уйламагыз, ул икенче турга да узачак», – дип, мине тынычландырып торды. 

Альбина:

Беренче турны узгач, бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем.

Социаль челтәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары Ралинәнең «Туган тел» җырын башкарган видео белән бүлешкәннәр иде. Рәхмәт бик зур. Мин үзем дә сәхнәдә җырлыйм. Татар артистлары белән аралашам. Татарстан гимнын халыкара сәхнәдә башкаруын ишеткәч, горурландык, еладык, дип әйтте артистлар.

Ралинә, син үзең бәхетлеме?

Ралинә:

Әйе, бик бәхетлемен (елмая).

Конкурсларда да катнашасың, мәктәптә дә укыйсың. Ничек өлгерәсең? Әллә укытучылар бераз ярдәм итәме?

Рузалия:

Ралинә үзе тырыш. Мәктәптә яхшы укый.

Кайсы фәннәрне яратып укыйсың?

Ралинә:

Тарих белән биология фәннәрен аеруча да яратам.

Татарча авыр сөйләшәсеңме?

Рузалия:

Без татар гаиләсеннән. Әби-бабасы татарча сөйләшәләр.

Ралинә:

Мин хәзер актив рәвештә татар телен өйрәнәм.

Татар телендә иң яраткан сүзең?

Ралинә:

Мин сине яратам (көлә). Әби-бабай минем белән татарча сөйләшә. Әмма мин русча җавап кайтарам. Шуңа күрә татарчамны үстерергә телим.

Ралинәнең Казахстанга барып, «Туган тел» җырын башкарып кайтуы – чын мәгънәсендә горурлык. Әйтеп бетерә алмаслык хисләр кичердек.

Рузалия:

Әлбәттә, сәхнәгә чыгар алдыннан, без әлеге зур җаваплылыкны аңладык. Казахстан телевидениесенә интервью биргәндә дә: «Туган тел»не начар җырларга хакым юк», – диде Ралинә.

Өстенә киеп чыккан милли киеме дә татарлыгын бизәп торды. Образны кем эшләгән иде?

Рузалия:

Мин 5 ел балалар киеме тегү белән шөгыльләндем. Үземнең студиям бар иде. Әлеге проектка киемне, минем эскизлар буенча, Казан ательеларының берсендә тектердек. Казахстанга очканда башлык алмаган идек. Образны тулыландырыр өчен, Казахстанда Ралинәгә башлык тегеп, аны бизәдем.

Анда озак торгансыз, димәк...

Рузалия:

2 атна тордык. Төшерү үзе озак булды. Шуңа озакка калырга туры килде. Ирем кече кызым белән Казанда калган иде.

Проектта катнашу чыгымнарсыз булмагандыр?

Рузалия:

Бөтен нәрсәне үзебез түләдек. Иганәчеләр юк. Проектта катнашу үзе – бушка. Тору, анда яшәү өчен чыгымнар кирәк.

Альбина:

Чыгымнары күп булган рәхәт проект. Мәскәүдәге «Голос. Дети»да катнашканда, кыска срокларда барысы да төшерелгән иде.

Рузалия:

Ә менә Казахстанда төшерү көннәре озаграк. Әле Ралинә ахырга туры килде. Инде борчыла да башладык. Беренче турны узармы, юкмы?! Жюри әгъзаларының командалары тулса, конкурсантлар бөтенләй узмый кала. Икенче елга гына чакырырга мөмкиннәр. Стресс кичердек. Ралинә белән күбрәк Астана шәһәре буенча йөрдек. Үземчә аны тынычландырырга тырыштым.

Альбина:

Казахлар безгә бик ихтирамлы булдылар. Менә шунысы бигрәк тә күңелдә уелып калды.

Ралинә, беренче булып, жюрида Алем борылды. Беренче борылганга аны сайладыңмы, әллә иҗаты белән танышмы?

Ралинә:

Әле борылганчы ук, аның командасына эләгергә теләдем. Ә болай жюрида утырган апа-абыйлар турында укып, алдан танышып чыккан идем. Алем – бик «текә», юмарт, ачык кеше. Аның командасына эләгә алуыма бик шатмын. Ул да, минем кебек, Корея юнәлешендәге җырларны ярата.

Рузалия:

Безгә көч биреп торган барлык татар халкына рәхмәт әйтәсем килә. Ралинә укыган «Унбер» лицееның укытучылары, укучылары нык җанатты. Барчагызга да бик зур рәхмәт. Чын күңелдән! Мин моны уртак җиңү дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100