Казанның Җәмигъ мәчете Бишбалта бистәсенә күчә, «Кырлай» паркы – парк булып кала?
Узган елның июлендә Казанда Җәмигъ мәчетенең эскиз проектлары халыкара конкурсы җиңүчеләрен игълан иткән иделәр. Ике җиңүченең эше лаек дип табылса да, Җәмигъ мәчете быел, гомумән, башка проект буенча, башка урында төзеләчәк. «Интертат» Казан ратушасында яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.
Узган ел Җәмигъ мәчете проектына бәйге зурлап уздырылды. Ике архитектор җиңүче дип табылган иде – Казан архитекторы Айвар Саттаров һәм Мәскәүнең «Гинзбург Архитектс» архитектура-реставрация бюросы җитәкчесе Алексей Гинзбург. Аларга 2,5 миллион сум премия да түләнелде. Ике җиңүче булса да. Айвар Саттаров эскизы буенча мәчет төзеләчәк, дигән фикер әйтелде: архитектор үзе дә бу хакта шикләнми иде ахры, һәрхәлдә, ул биргән интервьюларда бүтән проект булачагына аз гына да шик юк иде.
Конкурс булуга, «Кырлай» паркыннан күңел ачу җиһазлары чыгарылды, паркның икенче урында – Җиңү паркы янында булачагы әйтелде. Мәйданчык бушатылды.
2022 елның 20 маенда, Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең беренче көнендә, Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә «Кырлай» паркында истәлек ташы да куелды. Тарихи чарада Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
1 ел үтте. Җәмигъ мәчете менә-менә төзелә башлар, дип әйтүчеләр дә көтеп арып бетте. Төзелеш эшләре башланмады. Элекке «Кырлай» паркындагы истәлек ташы да юкка чыкты.
Парк урыны нигә буш? Җәмигъ мәчете ни өчен башка урында булачак? «Кырлай» паркы урынында нәрсә булыр? Бу сорауларга бүген Казан ратушасында Казан мэры Илсур Метшин һәм архитекторлар, бер төркем хәзрәтләр катнашында фикер алышу булды.
Илсур Метшин: «Җәмигъ мәчете конкурсында абсолют җиңүче булмады»
Шунысын искәртеп үтик, бер төркем Казан архитекторлары мәчет төзеләсе урынга каршы чыккан иде. Интернетта республика халкына һәм җитәкчелегенә юлланган ачык хат пәйда булды, анда «Кырлай» паркы Җәмигъ мәчете өчен отышлы урын түгел» дип язылган иде. Хатны имзалаучылар «мәчет татар рухы булган, транспорт белән якын килеп булган җирдә төзелергә тиеш» дигәннәр. Алар үз вариантларын да тәкъдим иткән: Бишбалта бистәсендә (Идел елгасы ярында), Троицк урманында («Ак Барс Арена» стадионының каршы як ярында), Яшь парлар паркында (Яңа татар бистәсе).
Күңелдә бер уй туа: мәчет урынын күчерүгә әллә шул ачык хат тәэсир иткәнме? Шул ачык хат безнең җитәкчеләр өчен барысын да хәл итте микән?..
Җәмигъ мәчете анда булмый!
Һәм быел яңа мәгълүмат чыкты – Җәмигъ мәчете Кырлай паркында төзелмәячәк.
Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең Киров районы Бишбалта (Адмирал) бистәсендә урнашачагы турында сөйләде.
Фикер алышуны Казан мэры Илсур Метшин башлап җибәрде. «Без киңәшергә җыелдык», – дип билгеләп үтте ул. Фикер алышу барышында ул тәкъдим ителгән карарларның төгәл булмавын һәм барлык яңгыраган кисәтүләрнең исәпкә алыначагын әйтте.
– Екатеринбургта 2019 елда собор төзелешендә ризасызлыклар, протестлар, фикер төрлелеге күп булды. Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төзелешендә дә шундый вакыйгалар күзәтелде. Россия Президенты әйтмешли: «Дини биналар кешеләрне аерырга түгел, ә берләштерергә тиеш».
Без Җәмигъ мәчете төзелешенә халыкара конкурс игълан иткән идек. Әмма анда абсолют җиңүче булмады. Нәтиҗәдә, Казан мэриясе Мәскәү архитектура бюросына мөрәҗәгать итте, аның исәбендә бик күп зур проектлар бар. Без аларга, мәчет нинди булыр иде икән, дидек. Алар бик матур эскизлар ясады, – диде Метшин.
Шунысы аңлашылмады: халыкара проектта җиңгән Айвар Саттаров та, Алексей Гинзбург та фикер алышуда катнашмады. Фикер алышуда аларның исемнәре аталмады, гомумән, алар монда чакырылган иде микән? Бик шикле. Һәрхәлдә, фикер алышуда аларның эшләре күрсәтелмәде. Алай булгач, ни өчен халыкара бәйге игълан итеп, җиңүчеләрне билгеләргә иде икән? Бик абсурд хәл.
Конкурска нәтиҗә ясалганда, аларга беренче урыннар бирелде. «Абсолют җиңүче булмады» дигәнне ничек аңларга? Конкурс шартлары буенча «Гран-при» юк иде...
Айвар Саттаровка көн дәвамында шалтыратып карадык, ләкин элемтәгә чыгып булмады.
Казан мэры һәм шәһәрнең баш архитекторы Җәмигъ мәчетенең «Кырлай» паркында төзелмәү сәбәбен аңлатты
Илсур Метшин әйтүенчә, мәчет төзелешенә Казансу комачаулый икән. Дөресрәге, елганың элекке үзәне!
– «Кырлай» паркында проектлау, геодезия эшләрен башладык, – диде Илсур Метшин. – Казансуның тарихи үзәне елгага әйләнгәне ачыкланды. Геодезия белгечләре җир асты сулары төзелешкә комачаулаганын әйтте. Хәзерге мөмкинлекләр белән инженерлар теләсә кайсы бинаны хәтта диңгез, елга өстендә төзи ала, әмма аның чыгымы бик зур булыр иде. Моннан тыш, эксплуатация мәсьәләсе дә бар бит әле.
Мэр фикерен Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хуплады. Казансуның агымын үзгәртергә ярамый, диде ул.
– Бердән, бу инде формалашкан район. Торак төзелешләре күп. Аннан соң, «Кырлай» паркы янында «бөке» җыела. Гел машиналар йөреп торганлыктан, каты тавыш бар. Төзелеш тавышлары да бар. Суларга һава юк. Мәчет янында биек биналар урнашкан, шунлыктан, үзәк мәчет әһәмиятле бина булудан туктый. Каршыда Кремль күренеп тора. Ул Кол Шәриф мәчете белән «ярышыр» иде кебек. Минемчә, Бишбалта бистәсендәге ком базасы территориясе – ил күләмендәге мәчет төзелеше өчен иң кулай урын, – дип аңлатты архитектор.
Яңа Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар ирләрне күрмәячәк, ишетә генә алачак
Яңа проектны архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим итте. Аларның проекты нигез итеп алынды. Фикер алышуда башка проектларны карамадылар да. Сүз уңаеннан, журналистларга Мәскәү архитекторларына сорау бирергә каршы төшүче булмаса да, архитекторлар матбугат чараларыннан качып йөргән сыман тоелды. Фикер алышу төгәлләнгәч тә, алар мизгел эчендә юк булды.
Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Казандагы Җәмигъ мәчете проекты белән «Архитектурная Москва» халыкара архитекторлар бәйгесендә Гран-при яулаган. Шулай ук, узган ел Мәскәүдә узган форумда «Россиянең иң яхшы архитекторлары» дигән исемгә ия булган. Архитекторлар үзләрен «Мәскәү дәүләт архитектура университетында 15 ел стажы булган мөгаллимнәр» дип тә таныштырды.
– Куелган максатлар бик югары. Мәчетнең ачылышы илдә зур вакыйга булырга тиеш дип күзаллана. Шуңа күрә, Җәмигъ мәчете проектын озак уйладык. Проектны ясаганда, без Мәккә шәһәрендәге әл-Мәсҗид әл-Хәрам Җәмигъ мәчете үзәгендә урнашкан Кәгъбәгә карап илһамландык. Ул безгә бары тик образ булды, без аны төгәл күчерергә, яки аңа охшатып ясарга теләмибез. Мәчетнең төп «фишка»сы – гөмбәз рәсеменең судагы чагылышы.
Мәчет кара куб формасында таштан төзеләчәк, аның манарасы бер үк вакытта маяк та булып торачак. Мәчетнең тышкы кыяфәте дөньяви һәм дини юнәлешләрне берләштерәчәк. Залның гөмбәзен ерактан һәм су транспортларыннан күрергә мөмкин булачак. Мәчетнең манарасы күзәтү мәйданчыгы булыр, дип планлаштырыла.
Мәчеткә ир-атларга – аерым, хатын-кызлар өчен аерым керү ишекләре булачак. Мәчет эчендә гөмбәз киңлеге булачак. Икенче кат – хатын-кызлар өчен каралган. Икенче каттан беренче каттагы залга карап булмаячак, ул ябык булачак. Хатын-кызлар беренче катта ир-атларның намаз укыганын күрә алмаячак, хәзрәт укыганнарны гына тыңлый алачак. Калган катларда ислам тарихы музее булыр, дип уйлыйбыз. Шулай ук, зур һәм кечкенә конференция заллары булачак. Машина куяр өчен парковка да төзеләчәк, – диде архитекторлар.
Мәскәү архитекторлары мәчетнең яңа урыны турында: «Казанда яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка киләчәк»
Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим ителгән барлык урыннарны карап чыккан, әмма иң уңайлысы дип, Бишбалта бистәсендәге ком базасы территориясен тапкан.
– «Кырлай» паркы урыны безгә уңайсыз мәйданчык булып тоелды. Яңа урында мәйдан зур, һәм мәчет Иделнең 90 градуска борыла торган урынында урнашачак. «Кырлай» паркы урыны мондый әһәмиятле корылма өчен бик үк дәрәҗәдә яхшы урын түгел. Моннан тыш, шәһәр тавышы, тирә-яктагы төзелеш тавышлары бар. Безгә бинаны тулысынча ача торган урын табу мөһим иде. Шуңа күрә без ком базасы территориясен сайладык.
Бу урын шәһәр үзәгеннән һәм Иделнең төрле якларыннан күренә. Бу урын яраклы дип табылды. Безнең өчен мәчетнең су янында урнашуы бик мөһим. Бу – безнең тәкъдим. Бөтен Казанда яңа җәлеп итү ноктасы барлыкка килергә мөмкин. Мәчет бу урынны җанландырачак, аны мәдәни үзәк итәчәк.
Без мәчет һәм Ислам мәгарифе үзәге төзиячәкбез. Бу – территориягә яңа сулыш бирәчәк. Без, шулай ук, яр буйлап, елганың иске үзәне аша җәяүлеләр бәйләнеше ясарга тәкъдим иттек, – диде Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло.
«Кырлай» паркы урынында – «Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы» паркы?
Фикер алышуда бу сорауны да күтәрделәр. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәкъдиме буенча, элекке «Кырлай» паркы урынында «Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» паркы булачак.
– Мәчет урынын күчерү – узган ел җәмәгатьчелек арасында шау-шулар куптарды. Инде «Кырлай» паркында мәчет нигезе ташы да салынган иде бит. Ләкин төзелеш булмады. Халыкта ризасызлык туды. Бу, әлбәттә, беребезне дә бизәми, матур түгел. Төзүче, тикшерүчеләргә дә каршы килеп булмый. Әмма мәчетнең урыны да дини урын булырга тиеш.
«Кырлай» паркын «Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» дип атап, шунда матур гына бер мәчет төзеп булыр иде. Икенче яктан караганда, шәһәр эчендә төзелгән мәчетләргә машина белән килеп булмый, чөнки машина куяр өчен урын юк. Җәмигъ мәчетендә милли төсебез дә, тарихыбыз да чагылыш табарга тиеш. Урыны иркен, кунакларны алып килеп күрсәтерлек мәчет булсын иде, – дип тәкъдим итте Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Хәзрәтләр бөтенесе бер тавыш белән: «Бу урында намаз кылыр өчен кечкенә мәчет тә булса иде», – дигән фикерен әйтте.
– Чөнки узган ел нигез ташын куйдык, аны болай гына калдырып булмас, –диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
– Без Рөстәм Миңнеханов белән «Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» паркын нинди формада ясарга кирәклеге турында сөйләштек. Без сезнең белән бергә киңәшләшеп бетерәчәкбез. Без кечкенә мәчет, шулай ук дөньядагы билгеле мәчетләрнең кечкенә зурлыктагы күчермәләрен куячакбыз. Әмма бу паркның сквер яисә «Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» паркы буларак калуына гарантия бирәбез, – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бу тәкъдимнәргә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирде.
– Без барыбыз да шул елны [Җәмигъ мәчетенең беренче ташын салу тантанасында] җыелдык һәм бөтен дөньяга намаз укылды, шуннан бөтенләй аерылмаячакбыз. Бу скверда дога кылу өчен ниндидер урын булырга тиеш. Без ташны барыбер нәрсәдер өчен куйганбыздыр бит?! – дип риторик сорау бирде ул.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Җәмигъ мәчете проектын 100 процент кабул итәм, дип әйтә алмыйм»
– Проект заманча эшләнгән. Төрле фикерләр яңгырады. Үзгәрешләр кертергә кирәк, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта бу проектны 100 процент кабул итәм, дип әйтә алмыйм, – диде Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа проект турында.
– Бинаны күрүгә, бу – 100 процент мөселман бинасы, дип әйтергә телем әйләнми. Яңа милли-мәдәни үзәк төзиләрме әллә, дигән фикер туа. Кәгъбә юнәлешен билгеләгән ярымай булса да – иде әле... Мәчет эчендә дә мәдәниятебезнең милли үзенчәлеге булса – урынлы булыр иде.
Җәмигъ мәчете урынында 15 гектар мәйдан бар. Киләчәктә тагын 5 гектар җир булыр, дип ышандырдылар. Мәчет шәһәргә кергәндә бик яхшы күренеп торачак. Ул – бик уңайлы урын. Проектка килгәндә, бу әле –күзаллау гына. Киләчәктә эшче төркем булдырылачак. Безнең татар каллиграфлары, тарихчыларыбыз бар. Киңәшмәләр уздырачакбыз. Белгечләрнең фикерләренә таяначакбыз.
Без шуны аңларга тиеш: үзәк мәчет күп кеше намаз укый алырлык мәчет булырга тиеш. Әйтик, бәйрәм намазлары вакытында. Үзәк мәчет кайда урнашса да, бөтен кешегә дә анда барып җитү уңайлы булыр дип әйтеп булмый. Казанда инде 80 мәчет эшли. Шуңа күрә һәркем үз тирәлегендәге мәчеткә биш вакыт намазын укырга йөри. Теләк була икән, үзәк мәчеткә дә барып җитеп булачак.
Үзәк мәчет шәһәр кырыенда урнашкан очраклар бар. Мәсәлән, Махачкалада лимонад заводы урынында үзәк мәчет төзеделәр, анда кунакханә, парк, һава сулар өчен урын, яңа фатирлар бар. Хәзер ул урын шәһәрнең үзәгенә әйләнде. Яисә Абу-Дабидагы Шәйх Зәед мәчете. Ул кеше яши торган урыннан ерак урнашкан. Астанадагы мәчет тә шулай ук. Шәһәр кырыенда булса да, аның янына машина яки шәһәр транспорты белән килеп җитеп була, – диде Татарстан мөфтие.
Җәмигъ мәчете проектын эшләүче архитекторлар Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло Җәмигъ мәчетенең мөнбәре, михрабын әле тәкъдим итмәде. «Ай, мөнбәр, михраб турында фикерләребез булыр әле», – дип өстәде Камил хәзрәт.
Айрат Әюпов: «Мәчет проектын шәм һәм табут итеп кабул иттем»
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сүзләренчә, бу проектның эскизы татар халкының холык-фигылен гәүдәләндерә – «тыйнаклык һәм матурлык»ны.
Әмма фикер алышуда кайбер катнашучыларның сайлап алынган стилистикага кискен сораулары барлыкка килде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы аксакаллары рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: «Мин сезнең архитектурагызга карадым. Бәлки, каты бәрелеп әйтәмдер, әмма мин монда шәм һәм табут күрәм», – диде.
Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Җәмигъ мәчете проектында милли архитектура традициясе юк»
Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинның да проектка карата сораулары бар иде. Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проектта милли архитектура традицияләре исәпкә алынмаганын әйтте.
– Проект модерн стильдә эшләнгән. Карап торуга аны «матур» дип әйтергә була. Мисал итеп, тагын шуңа охшаш мәчет проектлары Австралия, Словения, Германиядә бар, диделәр. Әмма ул илләрдә күп гасырлык мөселман архитектура традицияләре юк. Безнең Болгар дәүләте чорыннан – IX-X гасырлардан башлап үзебезнең архитектура традицияләре бар. Казанда бер дигән матур мәчетләр эшли. Шуңа күрә яңа мәчет – модерн стилендә булса да, анда шушы үзенчәлекләр чагылырга тиеш.
Җәмигъ мәчете урынын уңышлы дип саныйм. Ул – бик киң урын. Шәһәр уртасында бүген зур мәчет төзү – проблема. Казанда 80 мәчет, мәчет янында машина куярга урын юк, урын җитми. Җәмигъ мәчете төзеләчәк Адмирал бистәсендә инфраструктура ягыннан бик күп проблемалар хәл ителәчәк.
Архитекторларның чыгышларында: «Без сезнең традицияләрне өйрәндек, бик матур архитектура мәктәбе бар икән», – дигән сүз яңгырамаган. «Милли, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча мәчет төзү дөрес булмас иде. Бу әле проектның башы гына. Алга таба идеяләр тормышка ашар. Милли архитектура «фишкасы» килеп чыгар дип уйлыйм, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
«Николай Ляшенко һәм Александр Цимайло тәкъдим иткән проект нигез итеп алына, әмма ахыр чиктә ул проект нинди булыр – әйтүе кыен. Аңлавымча, архитекторлар барысын да орнаментка гына кайтарып калдырырга тели, ләкин архитектура үзенчәлекләре – ул башка. Бу юнәлештә уйларга кирәк», – диде Россия ислам институты ректоры.
Казан мэры вәгъдә бирде: «Сездән барлык нечкәлекләр турында да сораячакбыз»
Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, аның хезмәттәшләре һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та проект авторларына шундый ук сораулар биргән.
– Кайда ярымай? Бинаның тышкы бизәлеше нинди булачак? Хәзер без зур эскиз турында гына фикер алышабыз, ә калганы әле эшләнеп бетәчәк. Әлбәттә, безнең мөхтәрәм хәзрәтләр катнашында. Бу әле фикер алышуның башы гына, без әле берничә тапкыр җыелачакбыз, һәм без сездән барлык нечкәлекләр турында да сораячакбыз. Барысы да киңәшләшеп эшләнәчәк. Бу әле юлның башы гына. Алла теләсә, проекты да булыр, мәчете дә төзелер, – дип вәгъдә бирде шәһәр мэры.