Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казандагы Бөек Җиңү парадында: «Ил күге аяз һәм бөтен җиһанда тынычлык булсын иде»

Илнең һәр почмагындагы шикелле, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее Казанда иртүк башланып китте. Иң башта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Җиңү паркында булсалар, аннары Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы узуы булган Меңьеллык мәйданына «Җиңү» автомобилендә юл тоттылар.

news_top_970_100
Казандагы Бөек Җиңү парадында: «Ил күге аяз һәм бөтен җиһанда тынычлык булсын иде»
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев, Юлай Низаев

Тантаналы парад Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында 10:00 сәгатьтә башланды. Әлбәттә, халык иртәрәк килергә тырышты. Шәхсән үзем метрода шулкадәр халык агымын күзәттем, шаккатмалы, чыгып җитәргә дә чиратта басып торгандай. Менә бит, нинди ватанпәрвәр рухлы безнең халык.

Республика Рәисе: «Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби парадтагы үз чыгышында 9 Майның мөһимлеген ассызыклады.

Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, ватандашлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. 9 Май – илебезнең иң төп бәйрәме, күп милләтле халыкның триумф көне һәм бердәмлекнең төп символы. Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне. Бүген фронтта һәлак булган һәркемне искә алабыз. Озак 4 ел эчендә сугыш һәр совет гаиләсе язмышында мәңге җуелмас эз калдырды. Республикадан фронтка 700 мең кеше китеп, яртысы кире кайтмаган.

Татарстан илнең тыл терәге булды. Заводларда, кырларда эшләп, хатын-кызлар, картлар, балалар фронтны кирәкле әйбер белән тәэмин итеп, көтелгән җиңүне якынайтты. Фидакяр фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы сугышның без көткән нәтиҗәләренә ирештерде. Без җиңүче буын тотрыклылыгын, ныклыгын, илгә тугрылыгын беркайчан онытмаячакбыз.

Бүген махсус операциядә катнашучы хәрби сугышчыларыбыз теләсә нинди сынауларга әзерлеген күрсәтә, алар ата-бабаларының лаеклы варислары икәнен күрсәтеп, ил куркынычсызлыгы өчен көрәшә. Без ышанабыз: Җиңү безнеке булачак! Бу – җиңүчеләргә рәхмәт белдерү, бүгенге Геройларга хөрмәт күрсәтү! Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм, барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин тормыш телим. Бөек Җиңү көне белән! Җиңүче халыкка мәңгелек дан! – дип белдерде Рәис.

Тантана барышында шулай ук ил башкаласы Мәскәүдәге Кызыл мәйданнан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавы һәм андагы парадның бер өлеше турыдан-туры трансляция аша зур экраннарда күрсәтелде.

Бәйрәм йөрешендә исә 32 парад расчеты катнашты. Парадны Казан Суворов училищесының барабанчылар ротасы – иң яхшы 100 курсанты ачып җибәрде. Мәйдан буйлап Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы укучылар үтте.

Хәрби техникадан беренче булып Татарстан хезмәтчәннәре ротага 1943 елда тапшырган «Т-34-85» танкы, аннары «ИС-3» танкы үтте. Алга таба танкка каршы совет артиллерия җайланмасы «СУ-100», легендар «Катюша» һәм ул дәвернең башка техникасы узды. Шуннан соң бүгенге көнне дә махсус хәрби операция зонасында кулланыла торган «Прорыв» танкы узды. Аның ышанычлы, куәтле техника булуын да ассызыклап үттеләр. Иң ахыргы колонна булып ретромашиналар үтеп китте. Алар арасында сугыш чорында медицина хезмәте өчен кулланышта булган автомашиналарга хәтле бар иде.

«Күтәр, илем, хаклык байрагыңны

Буяп җирнең канлы яшенә,

Үлем булсын нуры, ана канын,

Бала канын эчкән вәхшигә!» –

дип каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри юллары белән концерт номерларын башлап җибәрде Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Тәминдарова.

Шулай ук Россия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков да Җиңү парадында Александр Бугровның шигыре белән чыгыш ясады.

Сугыш чоры баласы һәм хезмәт ветераны: «Бөтен ил елаган күз яшьләреннән буа буарлыктыр»

Җиңү парадында яше дә, карты да, урта буын да күп иде. Күпләр кулларына, Җиңү алып кайткан батырларга дан һәм ихтирам йөзеннән, транспарантлар, тематик әләмнәр тотканнар. Шәхсән үзем дә, күкрәгемә, бейджик форматында – Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган дәү әтием, Бөек Ватан сугышы ветераны һәм күренекле мөгаллим Шәйхлислам Фарухшинның фотосын таккан идем. Бер матур традиция бит ул, «Үлемсез полк»!

Мин бик рәхмәтлемен җитәкчеләргә, миңа ихтирам күрсәтеп, парадка чакырдылар. Беләсеңме, энем, шулкадәр изге, ихлас хис-кичерешләр белән утырдым. Искиткеч бит! Күзләремдәге яшьләр әле дә кибеп бетмәгән. Сугыш елларын хәтерлисезме, дисең… Хәтерләмәү кая ул… Мин – сугыш чоры баласымын, ачы кайгылы еллар. Күп күз яшьләре акты. Бөтен ил елаган күз яшьләреннән буа буарлыктыр. Күрергә язмасын инде башкача! Балачакны күрмәдек, ничә яшь булса да, һәр бала эшләде. Мин үзем Чаллы ягыннан булам. Әткәм Әхәт Мансур улы Биккулов – бихисап фронтларда сугышты. Әнкәм Тәгъзимә Мөхәммәтша кызы Мусина – тыл хезмәтчәне, Түбән Чыршылы авыл Советы рәисе дә, басу бригадиры да булды. Өйгә кайтып кергәне бик сирәк булды. Ач-ялангач сабый чак. Хәзер күз алдына китерү дә кыен, – дип хатирәләргә бирелеп китте әңгәмәдәшем, хезмәт ветераны Венера апа Биккулова. – Әлмәттәге «Радиоприбор» оешмасындагы мәгълүмат бүлегендә хезмәт куйдым. Ирем хәрби булгач, еш күченеп йөрергә туры килде. Североморскига кадәр җиттек. Аннан соң ул отставкага чыккач кына туган якларга кайтырга насыйп булды. Укытучы булып эшләдем, сыйныф җитәкчесе дә идем. Хәзер менә «Көмеш волонтерлар» сафындамын. Халыкны яратам, илемне яратам. Бирегә кызым алып килгән иде, бераз аймылыш булдык. Бүген оныгым әткәм портреты белән «Үлемсез полк» акциясендә катнашты. Барлык Җир халкына тынычлык телим. Канкойгыч вакыйгалар булмасын иде.

Юстиция университетында белем алучы Сафия Гамирова һәм Дарина Мякишевалар дәү әтиләре хакында горурлык хис-тойгылары аша бәян иттеләр.

Кызганычка каршы, үземнең Хәбибрахман бабам Гамиров хакында бик аз беләм, ләкин аның белән нык горурланам. Ул төрле фронтларда хезмәт иткән, тик, каты яралангач, яу кырыннан чыгырга мәҗбүр була. Ул Казаннан. Әлбәттә, бүгенге бәйрәм грандиоз итеп оештырылган, искитмәле масштабта. Миңа парад бик ошады. Бөек батырларыбызның каһарманлыкларын онытырга хакыбыз юк! Ил күге аяз һәм бөтен җиһанда тынычлык булсын иде, – дип сөйләде Сафия.

Минем дәү әтием – Николай Петрович Тюшин. Ул 1925 елда республикабызның Югары Ослан районының Воробьевка авылында туган. Бөек Ватан сугышы чорында рядовой разведчик була. Берлинга кадәр барып җиткән. Ни кызганыч, 2006 елда вафат… Мин аның оныгы булуым белән чиксез рәвештә горурланам. Ул – чын герой! Сугышлар башка кабатланмасын! Илләр имин булсын. «Интертат»ның барлык укучыларын һәм курсташларымны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм. Корычтай нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим, – ди Дарина. – Парадны тамаша кылдык, марш бик ошады. «Үлемсез полк»та катнашкач, җиңүче варисымын, дигән хис тагы да ныграк артты. Ватаным белән горурланам.

Безнең транспарантта – минем әтием Әхмәтвәли Ганибаев фотосурәте. Кама Тамагы районының Клянчеево авылыннан була. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында Белорусия фронтында хезмәт итә. Аяусыз дошманны тар-мар итүләрдә катнашып, гомерлеккә инвалид булып кайта. Сугыштан соңгы тыныч елларда бик абруйлы балта остасы була. Тирә-якта аңа тиңнәр булмады. Беркайчан да сугыш еллары хакында сөйләргә яратмады, – диде Казанда яшәүче хезмәт ветераны Мөнир абый Ганибаев. – Бәйрәм тантанасына хатыным һәм оныгым, мәктәп укучысы булган Рамазан белән чыктым.

Әйтергә кирәк, парад тәмамлангач та халык таралырга ашыкмады. Истәлеккә фотосурәтләргә төштеләр, җанлы очрашулар һәм ихлас аралашулар да күп булды. «Бу – бөек бәйрәм тантанасы көне генә түгел, батырлык, үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә Бөек Җиңү яулаучыларны искә алу көне», – дигән фикердә халкыбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100