Рәмзия Вәлиева баласының хастаханәдә үлүе турында: «Аннан улымны алып китмәгәнгә үкенәм»
Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева 37 яшендә вафат булган улын юксына, ана йөрәге өзгәләнә, үрсәләнә. Ул хис-тойгылары турында язылучыларына да сөйли. Кадерлесен югалткан, газизен сагынуга чама калмаган ана шул рәвешле эчен дә бушатып карый.
«Яшисе дә яшисе иде бит. Эх, мин бит 8 ай ярым элек очып кына йөри идем бит. Баламны югалтканчы. Көне дә шундый булды бит әле аның, телефонымның заряды беткән иде. 12нче хастаханәдә «приемный покой»да 5,5 сәг ятты бит ул. Табиблар, килгән кешегә исләре китми, йөриләр әкрен генә. Аларны шулай укыталардыр… Кан басымы бик югары иде. «Төшерегез!» – дип өзгәләндем. «Юк, ярамый төшерергә», – дип йөрделәр. Аңын югалткач, реанимациягә алып кереп киттеләр. Шулай «тырыштылар» кеше гомере өчен, көн ярым узгач котылдылар алар. Ап-ак чәчле олы яшьтәге ир-ат табиб миннән нәрсә булганын кабат-кабат сорап торды, шулай вакыт үткәрде. Соңыннан мин аңа ничә тапкыр «мин доктор түгел бит» дип әйттем. Кабат шул сорау булды. Яшь кенә хатын-кыз невролог йөрде. Барысы да бер сүздә кебек булдылар, ярдәм итәргә теләмәделәр. Мин аннан улымны алып китмәгәнгә үкенәм. Алма кебек 2 баласы, хатыны калды.
Уйларымның берсен башлап, аннан ташлап, буталып беттем. Тынычлык эзләп чыккан идем, тапмадым мин аны. Эх, дусларым, берни дә эшләп булмый. Үземне кая куярга. Кичәдән бирле җаным уйный. Йөрәгем ярсый. Янына да барып булмый, зиратны кар басты...», – дип яза ул социаль челтәрдә.
Рәмзия ханымның язылучылары күтәрә алмаслык кайгы кичерүен аңлый, аңа терәк булырга тырышалар, күркәм сабырлык телиләр.
«Хастаханәдә яки поликлиникаларда тиешле ярдәм күрсәтмәсәләр, медицина иминият компаниясенә шалтыратып шикаять бирергә кирәк. Бик тиз урыннарына утырталар аларны», – дип, мондый очракта калучыларга киңәш тә биргән берәү.