Илназ Галәвиев күршеләре: «Аның безнең йортта яшәгәнен белмәдек тә»
Күршеләре сүзләренчә, ул «соры тычкан» кебек булган.
Илназ Галәвиев яшәгән подъезддагылар аны бөтенләй белмәвен әйтә. Әллә инде әйтәселәре дә килми.
Подъезддан чыккан бер ир-ат: «Мин андый кешеләрне белмим», — диде. Шул ук подъезддан чыккан икенче ханым да: «Мин аның безнең йортта яшәгәнен белмәдем дә», — диде һәм тиз генә китеп барды.
Икенче катта яшәүче ир-ат ишекне ачты. «Алар бу йортта яшәгәннәр, ә соңыннан әти-әнисе киткән, үзе монда яшәгән. Мин аны күргән булсам да, аның кебек соры тычканны истә калдырып булмый бит. Безнең йортта төнге бергә кадәр шакып йөрделәр», — дип сөйләде
Шунда ук каршы як фатирда яшәүче ир-ат та чыкты: «Әтисе белән исәнләшкәнем булды, ә үзен, дөресен әйткәндә, бу тирәдә бер тапкыр да күргәнем булмады. Әти-әнисе вакытлыча барлыкка килеп, юкка чыгалар иде кебек тоелды. Алай якыннан аралашканым булмады. Ул шулкадәр тыныч кеше булган, белмибез дә хәтта», — дип сөйләде ул.
Илназ Галәвиев соңгы алтынчы катта яшәгән. Анда йортның түбәсенә чыга торган баскыч, аның фатиры да караңгы якта урнашкан.
Илназның бер күршесе генә аның турында сөйләргә ризалык бирде, әмма исемен әйтмәүне үтенде. Ул бу гаилә белән таныш булган, әтисе белән дә, үзе белән дә исәнләшеп йөргән.
Фаҗига булган көнне йортта төтен исе чыккан, янгын сүндерүчеләр килгән, газны өзгәннәр. «Әлегә кадәр йортта газ юк», — дип сөйләде ул.