Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атыш вакытында 175 гимназиядә директор булган Әминә Вәлиевага җинаять эше кузгатылган

20 тапкыр сорау алганнан соң директор җинаятьнең шаһитыннан гаепләнүчегә әйләнгән.

news_top_970_100
Атыш вакытында 175 гимназиядә директор булган Әминә Вәлиевага җинаять эше кузгатылган

Быел май аенда атыш булганда 175 гимназия белән җитәкчелек иткән Әминә Вәлиевага карата җинаять эше кузгатылган. Ул уку йортында куркынычсызлык тудыра алмауда гаепләнә, дип яза «Реальное время».

Директор кулга алынмаган, ул өй сагында.

Мәктәпнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җиһазлар — аерым алганда ишекне ООО «Ваша безопасность» җитәкчесе Сергей Иванов өй арестында калуын дәвам итә. Тикшерүчеләр фаразынча, ул махсус белеме булмаган Дюков исемле кеше җәлеп ителгән. Шулай ук иминлек булдыру өчен җиһазлар (динамиклар) куйган «Союз пожарного мониторинга» оешмасы директоры Марат Җиһаншин өй арестында.

Иванов үзен гаепләү белән килешми — мәктәп ишегенең биге булган, ди ул. Бик дөрестән дә булган, әмма Галявиев аны ачып керә алган.

Тикшерү документлары буенча, Галәвиев мәктәп ишеген җайлы гына ачып керә алган. 30 тапкыр аткан, шартлаткыч шартлаткан. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала үлгән, 23е тән җәрәхәтләре алган.

Моңа кадәр мәктәп директоры Әминә Вәлиеваның дөрес карарлар кабул итүе аркасында фаҗига корбаннары мөмкин кадәр азрак булуы турында хәбәр ителгән иде. Директор бикләнергә кушкач, бөтен класслар да бикләнә. Бары тик 8А классы гына ачык кала. Үтерүче нәкъ менә шушы класстагы 7 укучыны атып үтерә, укытучы Диләрә Галиуллинаны атып яралый.

Директор Әминә Вәлиева мәктәпкә профессиональ сак хезмәтен җәлеп итмәүдә гаепләнә. Бу сак хезмәте элегрәк булган, әмма ата-аналардан акча җыярга кирәк булу сәбәпле, директор аннан баш тарта. Директор шулай ук 8А классында динамиклар эшләмәүдә гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, класстагы динамик эшләгән, әмма тавышы акрын булган. Шул ук класс янындагы коридорда динамик тулы көчкә эшләгән.

Хәзерге вакытта Әминә Вәлиева дәвалану курсын уза. Ул үзен гаепләү белән килешми.

Галявиев исә Санкт-Петербургта психиатрик экспертиза уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100