news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Казан Сабан туена әзерләнә: Бүләккә – бильярд таягы, телевизор, билет, китап һәм башкалар

Кичә Казан урамнары буйлап җигелгән ат арбаларында милли бизәкле киемнәрдән халык, шаулап-гөрләп, татар җырлары башкарып һәм гармуннар тартып йөрде. Бу күренешне елга бер тапкыр – Казан Сабан туе алдыннан күрү мөмкин. Иртәгә шәһәребезнең 3 урынында узачак Сабантуйга бирнә җыю турында журналистыбыз Юлай Низаев репортажында.

news_top
Казан Сабан туена әзерләнә: Бүләккә – бильярд таягы, телевизор, билет, китап һәм башкалар
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов, Юлай Низаев

Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда бүләк җыялар

Беренче арба Казан Кремлендәге Татарстан Рәисе резиденциясеннән Кремль һәм Бауман урамнары буйлап барды. Иң элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге тапшырылды. Ул милли бәйрәм батырларына 3 бильярд таягы бүләк итте.

Алга таба сөрән салучылар Кремль урамына таба юл тоттылар. Казан мэриясе янында сөрәнчеләрне каршылаучылар арасында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да булды. Ул да милли бизәкле киемнәрдән, үрелгән чәчләренә милли чулпылар таккан иде.

«Гомер-гомергә авылларыбызда да Сабантуй нәкъ бүләк җыюдан башланган. Бу матур традицияне Казанда да дәвам итүебез – аеруча кадерле. Чөнки Казан Кремле буйлап бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәребездә йөрү генә дә ни тора! Без барлык татарстанлыларны һәм шәһәребез кунакларын Казан Сабан туена көтеп калабыз. Билгеле булганча, Сабантуй 3 мәйданда узачак. Бик күркәм, бик күңелле итеп әзерләнәбез. Сабантуй – һәрвакыт халкыбызның иң асыл, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе булган. Элек-электән тырыш хезмәт кешеләренә рәхмәт белдерү, аларны хөрмәтләү мөһим вакыйгаларның берсе булган», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.

Казан мэры Илсур Метшин Сабантуйга телевизор биргән. Шулай ук милли яулык һәм башка күптөрле бүләкләр тапшырылды.

ТР Милли музее бүләккә билетлар һәм китаплар тапшырды. Алга таба Сабантуйга бүләк җыеп сөрән салу йоласы Бауман урамы буйлап дәвам итте. Рестораннар, кунакханәләр матди бүләкләр дә тапшырдылар, шулай ук кайберләре музыкаль номерлар да әзерләгән иде. Алар Сабантуй уңаенннан матур һәм ихлас теләкләрен әйтте.

Оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары да бүләк җыюга кушылды

Бүләк җыюга багышланган йолага хезмәт коллективлары кушылучылар арасында Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе дә булды. Бу уңайдан инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова үзенең фикерләре белән уртаклашты.

«Бүген шундый матур, ямьле җәйге көн. Балачактан ук гел истә калган. Бу көнне түземсезлек белән көтеп ала торган идек. Бәләкәй чактан ук хәтердә: әби-бабайлар, әти-әниләр белән Сабан туйларына җыела идек. Ераклардан туганнар, кунаклар кайта иде. Ә әлеге вакытта бирнә җыюга килгәндә, ел саен оешмабыз белән бу ифрат дәрәҗәдә күңелле вакыйгага кушылабыз. Менә бергәләп, бөтен коллектив белән чыктык», – ди ул.

«Розалия апа, сезнең өчен Сабантуй – нинди бәйрәм?» – дип кызыксынам әңгәмәдәштән.

Авылларыбыздагы иксез-чиксез басуларда инде уңышка нигез салынган. Шаулап үсеп, тук башаклар белән генә сөендерсен кырлар. Сабантуй – чын-чыннан хезмәт кешесенә ихтирам күрсәтү, аңа ил табынын баетуга керткән өлеше өчен рәхмәтләр ирештерү. Сабантуйга халык килеп торсын, балалар һәм оныкларга шушы милли бәйрәмебезне күрсәтеп үстерсеннәр.

Әйтеп үткәнемчә, әлеге милли йолада төрле һөнәр ияләре, төрле шәхесләр катнашты. Татар халкының күренекле җырчысы Әлфия Авзалованың кызы һәм аның исемендәге фонд җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән дә сөйләшеп алдым.

Сез бит әниегез белән күпсанлы гастрольләргә, Сабантуйларга йөргәнсез. Кызык хәлләр дә булгалагандыр, мөгаен?

Әнием белән Сабантуйларга бик күп йөри торган идек. Шәһәрләрдә ул көз, кыш, яз көне гастрольләрдә булса, җәен авылларга чыгып китә иде. Ул бит гомере буена табигатьне нык яратты, авыл кешесен хөрмәт итте. Әлбәттә, гел Сабантуйларга эләгә идек. Кызык хәлләр дә була торган иде. Бер вакыт Түбән Новгородның Уразовка авылына бардык. Иске, бәләкәй генә интернат бинасына урнаштырдылар. Урамда бер әтәч йөри, талый-чукый торган. Без инде кызыксындык – нинди әтәч микән, дип. Бу бер карт әтәч икән, аны ел саен Сабантуйдагы ярышчыларга бүләк итәләр, аннары икенче елны шушы ук әтәчне кабат бүләк җыючыларга бирәләр икән.

«Битараф булмаган кешеләрне җыя торган чара»

Казан Сабан туена бүләк җыю йоласының финал ноктасы Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасы каршындагы мәйданда булды. Биредә театральләштерелгән чаралар һәм республиканың фольклор коллективлары чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм бүләкләр оештыручыларга тапшырылды. Чара барышында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов халыкны сәламләде.

«Бу бәйрәмдә сезнең белән бергә булуыма мин бик шат. Бөтен Татарстаныбыз, Россиябез һәм дөньябыз буйлап Сабан туйлары шаулап-гөрләп үтеп килә. Ниһаять, бу шимбә Казанда да бергәләп бәйрәм итәрбез. Сабан туе – гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген монда матди бүләкләр генә җыймыйбыз. Сезнең белән бергә үзебезнең күтәренке һәм сөенечле кәефләребезне туплап, җыеп, Сабантуй кунакларына бүләк итәчәкбез, уртаклашачакбыз. Бөтен оештыручыларга рәхмәт. Сабантуйлар мөбарәк булсын», – дип мөрәҗәгать итте ул.

«Җыелган барлык бүләкләр, Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга бирү өчен, Вахитов һәм Идел буе, Совет, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырылды. Бәйрәм белән сезне. Бу, чыннан да, Сабантуй алдыннан үтә торган бер матур традиция! Иң башта аның идеясе шәһәрдә яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга Татарстандагы гореф-гадәтләрне күрсәтүдән гыйбарәт иде. Бу – бик күп битараф булмаган кешеләрне җыя торган чара», – дип искәртте Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Шәһәр урамнары буйлап сөрән салып бүләк җыючылар арасында төрле югары уку йортларыннан студентлар да бар иде.

«Сезне Сабантуй бәйрәме башлануы белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Чөнки әлеге милли бәйрәмебез бүләк җыю йоласыннан башлана. Менә шундый мәдәни мирас үрнәге булып торган йоланы салауны мөһим, дип саныйм. Әлеге йоланы Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Хадипович Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә 1998 елда башлап җибәргән иде. Бүгенге көнне инде әлеге чара хәтта халыкара дәрәҗәгә чыкты. Чөнки төрле халык вәкилләре дә теләп катнаша», – диде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазифасын башкаручы Резеда Гарифуллина.

Резеда Гарифуллина бүләккә институтта тегелгән милли бизәкле яулык тапшырды. Аны йола буенча Сабантуйның көрәш батыры сөйгән ярына бүләк итәргә тиеш булуын да әйтте ул.

«Татар мәдәнияте белән танышу миңа бик кызык»

Чара ахырында ахырында Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучы Михаил Благодырны да очрадым. Ул 2 нче курста белем ала һәм Мәскәү егете икән.

«Беренче тапкыр әлеге чарада катнашам. Форсат килеп чыкса, Сабантуйны да күрәсем килә. Мине биредә катнашырга институтыбыздагы остазыбыз, атаклы мөгаллимә Гөлзирәк апа Кәлимуллина чакырды. Бик рәхмәтлемен. Татар мәдәнияте белән танышу миңа бик кызык», – дип сөйләде ул.

Казан Сабан туе котлы булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар