Казан Сабан туе: Матурлык бәйгесе, Салават, су тамашасы һәм батырлар турында тарих
Казанда Сабан туе мәйданчыкларына бушлай шаттллар оештырыла.

Быел Казанда Сабан туе бәйрәме 21 июньдә узачак. Оештыручылар Ватанны саклаучылар елына багышлап тематик мәйданчыклар өстәгән, шул ук вакытта бәйрәмнең милли колориты да сакланып кала. Халык күңел ачулары кайда һәм ничек узачагын шәһәр мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләделәр.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
19 июньдә бүләкләр җыялар
Традиция буенча 19 июньдә Казанда Сабан туе алдыннан атлар белән батырларга бүләкләр җыю оештырыла. Арбалы атлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узачак, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Аның сүзләренә караганда, чара иртәнге 11 сәгатьтә башлана һәм 4 маршрут буенча узачак:
- ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буйлап,
- Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буйлап,
- «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буйлап,
- Иске Татар бистәсе буйлап.
Бүләкләр җыйганнан соң, 13.00 сәгатьтә барлык арбалар Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданчыкка җыела, анда кунаклар һәм шәһәр халкына театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә.

Гүзәл Сәгыйтова
Фото: © kzn.ru
Бүләкләр җыю тантанасы Казанда 2016 елдан бирле үткәрелә. Анда кече һәм урта бизнес вәкилләре, дәүләт хакимияте органнары һәм шәһәр халкы катнаша. Җыелган барлык бүләкләр, Сабан туе мәйданнарында җиңүче батырларга тапшыру өчен, тантаналы рәвештә Казан районнары администрацияләре вәкилләренә бирелә.
Төп чарага кадәр 20 июньдә Казан ипподромында традицион ат чабышлары да уза. Быелгы программада Казан һәм Татарстан җитәкчелеге призларына чабышлар планлаштырылган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Кешеләр махсус киләләр, еллык ялларын туры китерәләр»
Бәйрәм үзе Казанда 21 июньдә иртәнге 9.00 сәгатьтә Аккош күлендә, Тынычлык һәм Дәрвишләр бистәләрендәге Каенлыкларда урнашачак 3 мәйданчыкта башлана. Аларның һәрберсе аерым тематикага багышлана.
«Сабан туе – шәһәребезнең иң массакүләм һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе, һәм ул бездәге барлык халыкларны берләштерә. Бу – кешеләр махсус килә торган, еллык ялларын туры китерә торган бәйрәм. Барысын да тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим», – ди Казан мэры Илсур Метшин.
Ул шулай ук барлык шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәмгә милли костюмнарда яки үз киемнәрендә шундый костюм элементлары белән килергә чакырды.

Фото: © kzn.ru
XIX гасыр Сабан туе, 4 батыр турындагы тарих һәм су тамашасы
Иң зур бәйрәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак. Биредә кунаклар һәм Казан халкы өчен 2 меңнән артык артист чыгыш ясаячак, шул исәптән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.
Моннан тыш, Татарстанның 11 районы үз ишегалларын оештыра, аларда барлык теләүчеләрне үз җирлекләренең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырачаклар, шулай ук борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр.
Үзәк сәхнәдәге тамаша XIX гасырда Казан Сабан туен ничек билгеләп үтүләренә багышлана. Кунакларга һәм шәһәр халкына авыл һәм шәһәр традицияләренең ничек үрелеп баруын күрсәтәчәкләр, ә төп урын гаиләдә традицион кыйммәтләрне саклауга һәм тапшыруга бирелә.
Моннан тыш, кунаклар милли костюмнар күргәзмәсен карый, Казан турында конкурсларда һәм милли күңел ачуларда катнаша алачак. Ә балалар өчен биредә уеннар һәм күңел ачулар, иҗади мастер-класслар һәм истәлекле бүләкләр белән махсус мәйданчык оештырылачак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Аккош күлендә шулай ук күп кенә тематик мастер-класслар, милли уеннар һәм күңел ачулар көтелә. Монда республика районнарыннан 6 аутентик ишегалды урнашачак.
Үзәк тамаша Татарстанның төрле якларыннан булган 4 батыр турындагы тарихка багышлана.
Дәрвишләр бистәсендә Яшьләр Сабан туе мәйданчыклары оештырыла, анда бәйрәмнең төп гүзәлен сайлаячаклар, бәләкәй кунаклар өчен «Балалар мәйданы», ә Комсомольское күлендә «Су Сабан туе» узачак, анда сапбордларда программа, масштаблы су тамашалары, җилкәнле спорт буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар була.
Исегезгә төшерәбез: 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде һәм Сабан туе мәйданчыкларында хәрби эшләнмәләр күргәзмәләрен, тематик мастер-классларны, хәрби фотокүргәзмәләрне карарга, кыр кухнясы ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Транспорт белән тәэмин итәчәкбез»
– Татарстан башкаласында 20 июньнән 21 июнь кичке 5 сәгатькә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр берьяклы хәрәкәт оештырылачак. «Урман шәһәрчеге» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамыннан Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак», – дип өстәде Сәгыйтова.
Ул шулай ук 21 июньдә Сабан туе мәйданчыкларына бушлай шаттллар оештырылачагын әйтте. Шул рәвешле, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка «Җиңү проспекты», «Филармония концертлар залы», «10 нчы микрорайон», «Павлюхин урамы» һәм «Глазунов урамы» тукталышларыннан барып булачак.
Аккош күлендәге мәйданчыкка исә – «Ремплер» торак массивы янындагы тукталыштан, ә Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка кадәр «Компрессорлар заводы» тукталышыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан барырга мөмкин.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, бәйрәм вакытында шәһәр халкын җәмәгать транспортыннан файдаланырга чакырды, аның эшен лаеклы дәрәҗәдә оештырырга вәгъдә итте.
Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин