Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан мәктәбендә балалар үтергән Илназ Галәвиевка сөйләшергә ярамаячак

Илназ Галәвиевка калган гомерен махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк. Адвокат Руслан Нагиев «Интертат»ка махсус режимлы колониянең гомуми режимлысыннан ничек аерылганын аңлатты.

news_top_970_100
Казан мәктәбендә балалар үтергән Илназ Галәвиевка сөйләшергә ярамаячак
Фото: «Татар-информ» архивыннан

Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене, шул исәптән 7 баланы, атып үтергән Илназ Галәвиевка бүген тагын бер тапкыр хөкем карары укылды. Бу юлы суд Түбән Новгородта булды. Гомуми юрисдикциядәге дүртенче апелляция суды Галәвиевны гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында хөкем карарын үз көчендә калдырды. Балалар тормышын өзгән егеткә калган бөтен гомерен махсус режимлы төзәтү колониясендә үткәрергә туры киләчәк.

Искәртеп үтик, Илназ Галәвиевның адвокаты хөкем карарын кире кагуны һәм эшне яңадан карауны сораган иде. Ул үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре белән килешмәгән. Адвокат ике экспертизаның нәтиҗәләре бер-берсенә каршы килүен искәрткән, әмма апелляция суды Татарстан Югары суды чыгарган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды, апелляция шикаятьләрен канәгатьләндермәде.

Исегезгә төшерәбез, Илназ Галәвиев 2021 елның маенда Казанның 175нче гимназиясендә 9 кешене, шул исәптән 7 баланы, атып үтерде. Зыян күрүчеләр исемлегендә 600дән артык кеше бар.

Илназ Галәвиев нинди шартларда яшәячәк?

Адвокат Руслан Нагиев «Интертат» хәбәрчесенә махсус режимлы колониянең гомуми режимлысыннан ничек аерылганын аңлатты.

Махсус режим – ул җинаять җәзасының иң югары дәрәҗәсе. Гадәттә, махсус режимлы колониягә аеруча куркыныч җинаятьчеләр, гомерлеккә хөкем ителгән кешеләр озатыла. Алар качып китмәсен өчен көчәйтелгән сак астында тотыла. Гади колонияләрдә тоткыннар баракларда яшәсә, махсус режимлы колониядә 2 кешелек камераларда тора. Махсус режимлы колониядә тотылу шартлары 3 төрлегә бүленә – җиңеләйтелгән, гадәти һәм кырыс. Беренче 5 елында, гадәттә, иң кырысы бирелә. Тоткынның тәртибе яхшы булса, шартларны җиңеләйтергә, берәр эш бирергә мөмкиннәр. Махсус режимлы колониянең кырыс шартларында якыннар белән күрешүләр елга 1-2 мәртәбә, бандероль алу елга 1 тапкыр, саф һавада йөрү көнгә 1,5 сәгать рөхсәт ителә. Чагыштыру өчен, гадәти режимлы колонияләрдә саф һавада йөрү вакыт буенча чикләнмәгән, – дип аңлатты Руслан Нагиев.

sizo.ru сайты махсус режимлы колониянең кырыс шартлары турында түбәндәгеләрне санап күрсәтә:

  • камерада 2-4 кеше яши;
  • төрмәдәге башка тоткыннардан изоляциядә яши, эш урынында 3тән артык кеше булмый;
  • башка утыручылар белән сөйләшү тыела;
  • камерага өстәмә рәшәткәләр куела;
  • төрмә буенча хәрәкәт итү куллар арттан бәйләнгән һәм гәүдә бөгелгән килеш сак астында оештырыла;
  • хезмәт хакының 70 процентын гына тоткын үзе өчен тота ала.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100