Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайнатманы кайнар килеш банкага салырга ярыймы? - 8 кагыйдә

Кайнатма ясаганда яхшы җиләк-җимешне генә сайлап алыгыз, үз бакчагызда үскәнен куллану хәерле булыр.

news_top_970_100
Кайнатманы кайнар килеш банкага салырга ярыймы? - 8 кагыйдә
https://pixabay.com

Кайнатма әзерләүнең иң гади кагыйдәләре киңәшләр сайтында чыкты.

Кайнатма өчен бозылган җиләк-җимеш кулланырга ярамый. Аларда черек һәм күгәрек гөмбәсе — канцерогеннар була. Алар термик эшкәртүгә дә чыдый, шуңа күрә җиләк-җимеш яхшы булырга тиеш.

Кайнатманы эмальле яки корыч савытта кайнаталар. Киң таз да ярый. Алюминий савыт-сабада ясасаң, җиләк-җимеш кислотасы белән алюминий оксидлаша.

Кайнатма кайнап чыккач, С витамины шунда ук бетә. Шуңа күрә аз гына кайнатсам, С витамины саклана дип өметләнмәгез.

Кура җиләк, кара җиләк, җир җиләген бер тапкыр кайнату җитә. Калган җиләк-җимешләрне ике-өч тапкыр кайнатып аласы була.

Бер көнне бер кайнатманы гына ясагыз, юкса аның башка җиләкләрнең исен сеңдерүе бар.

Күпләр кайнатманы кайнар килеш банкаларга тутырып куя. Бу — дөрес түгел. Саклаганда кайнатма катламнарга аерылмасын, җиләкләр банкага тигез итеп урнашсын өчен, аны башта суытырга кирәк. Аннары гына стериль банкаларга тутырырга ярый.

Кайнатма өлгергәнен ачыклау өчен берничә киңәш:

  • күбеге савыт уртасына җыела, җиләкләр бата, сироп үтә күренмәле,
  • сироп тамчысын тәлинкәгә алып тамызсаң, ул җәелеп китми.

Җиләкләр сок бүлеп чыгармау сирәк, ләкин була торган хәл, җиләкләрне сүрән утта тотып болгатыгыз, шикәр комы шулай эреп бетсен. Әгәр сиробы артык булса, аны башка савытка алып куярга була.

Алма, груша кайнатмаларын берничә тапкыр кайнаталар, шулай иткәндә сироп яхшылап кайнап бетә. Җимешләр сиропка туена, кайнатма мармелад кебек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100